Кешенең төгәл күчермәсен барлыкка китерү, генетик күптөрлелекне юкка чыгару һәм клонлаштыру хакында киң таралган башка мифлар
Клон — оригиналның төгәл күчермәсе
Бу бик дөрес түгел
«Клон» төшенчәсен берничә төрле рәвештә кулланып була: бер күзәнәкнең нәселен атау өчен (фәнни даирәдә кулланыла торган сленг) яисә оригиналга нык охшаган геномлы организмны билгеләү өчен (мәсәлән, «оригиналның» соматик күзәнәк төшен донор күкәй күзәнәгенә күчерү юлы белән барлыкка килгән Долли сарыгы сыман). Очраклы мутация туплау аркасында, оригинал геном һәм клон тулысынча охшаш булмый. Мәсәлән, без беренче эмбрион күзәнәкнең клоны булырга тиеш булсак та, тәнебезнең күзәнәкләре бер-берсеннән бүленү процесында барлыкка килгәнгә күрә, без аерылып торабыз. Бер күкәй күзәнәкле игезәкләр белән дә шул ук хәл, алар фактик яктан бер-берсенең клоны, әмма шуңа да карамастан, мутация җыелмалары белән аерылалар.
Клон белән оригиналның тәңгәл булмавына ышаныр өчен бу гына җитмәсә, ДНКдагы үзгәрешләрне күзәтүдән эпигенга күчәргә була. Генетик үзгәрешләр дәрәҗәсендә безнең барлык күзәнәкләр дә төрле, ә игезәкләрнең күзәнәкләре үзгә төрле, һәм хәтта Петри савытында бер үк шартларда үсә торган күзәнәкләр колониясе дә генетик яктан төрле булган күзәнәкләргә ия булырга мөмкин. Шулай итеп, клон — ул оригиналны дөньяда иң төгәл «кабатлау», анда репликация һәм эпигенетиканың хаталары булмый, әмма чын тормышта бу оригиналны булдырырга тырышып карау гына.
Мария Шутова, биология фәннәре кандидаты, РФА Гомуми генетика институты күзәнәк технологияләренең генетик нигезләре лабораториясенең фәнни хезмәткәре
Мамонтны клонлаштыру мөмкин түгел
Теоретик яктан бу мөмкин
Теоретик яктан карасак, мамонтны клонлаштыру мөмкин хәл, һәм ДНКсына зыян килмәгән күзәнәк чыннан да табылыр дигән нульдән югарырак ихтималлык бар. Бу күзәнәк клонлаштыру өчен кулланылыр иде. Галимнәр берникадәр вакыттан соң зыян күрмәгән тулы мамонт геномын да синтезлый алачаклар дигән ихтималлык нульдән зуррак. Ягъни нәзарый яктан бу мөмкин хәл, әмма якын киләчәктә клонлаштыру технологияләре ярдәмендә мондый төр манипуляцияләр булдыру икеле, чөнки тулы ДНКлар тупланган казылма мамонт күзәнәген табу өчен, 1014 күзәнәкне анализларга кирәк. Һәм миңа ясалма рәвештә тулы зурлыктагы ДНКны синтезлап чыгарыр өчен күпме вакыт сарыф ителәчәген әйтүе кыен, әмма бүгенге көндә Крейг Вентер лабораториясендә инде 106 чамасы нуклеотид синтезланган. Ә безгә исә 109 нуклеотидны синтезларга кирәк булачак, ягъни синтезның мондый техник югарылыгына ирешү өчен, ким дигәндә бер-ике дистә ел кирәк булачактыр. Шуңа күрә теоретик яктан мамонтны клонлаштыру мөмкин, әмма безнең буынга аны күрү мөмкин булмастыр.
Сергей Киселев, биология фәннәре докторы, профессор, РФА Н.И. Вавилов ис. Гомуми генетика институты эпигенетика лабораториясе мөдире
Клонлаштырылган хайваннарның әти-әниләре юк
Бу, билгеле, кемне әти-әни дип санаудан тора
Һәрбер кеше — әтисенең сперматозоиды, әнисенең күкәй күзәнәге ДНКсында урнашкан геннарның кушылу нәтиҗәсе. Якынча алганда, һәрбер генның да күчермәсе була. Билгеле бер геннарның чиратлашып эшләүләре (экспрессланулары) аркасында тулы бер организм үсә. Имезүчеләрнең күкәй күзәнәкләре ана карынында ук аталана һәм шунда ук үсә башлый.
Клонлаштырылган хайваннарда бар да башкача бара. Иң беренче һәм иң танылган клонлаштырылган хайван — Долли исемле сарык. Аның гадәти мәгънәдәге әтисе дә, әнисе дә юк. Долли дөньяга килсен өчен, галимнәр бер сарыктан аталандырылмаган күкәй күзәнәк алалар һәм механик рәвештә аннан генетик мәгълүматы булган төшне аерып алалар. Аннан бу төшсезләндерелгән (энуклеуслашкан, nucleus — төш) күкәй күзәнәккә башка сарыкның җилен күзәнәгеннән табылган төш урнаштырыла. Нәтиҗәдә ике ген җыелмасыннан торган күкәй күзәнәк барлыкка килә: геннарның яртысы – атаныкы, ә яртысы ананыкы булганга түгел, ә төш алынган сарыкның җилен күзәнәгендә ике ген җыелмасы булганга.
Клонлаштыруның соңгы этабы суррогат ананың аталандырган күкәй күзәнәген йөртүе белән бердәй. Ике ген җыелмасы булган күкәй күзәнәкне өченче – булачак Доллины йөртәчәк сарыкка урнаштыралар. Нәтиҗәдә, Доллиның берничә ата-анасы бар дияргә мөмкин, бу инде сезнең кемне ата-ана дип санавыгыздан тора. Генетика күзлегеннән караганда, Долли, һичшиксез, җилен күзәнәгеннән төш алынган хайванның клоны булып тора. Димәк, аның генетик ата-анасы – донор сарыкның ата-аналары. Суррогат ана булып Доллины карынында йөрткән сарык санала. Ә митохондрия геннарын ул өченче-күкәй күзәнәге алынган сарыктан кабул итте, ул — Доллиның митохондриаль анасы.
Константин Северинов, биология фәннәре докторы, Сколково фән һәм технологияләр институты (ScolTech) профессоры, Ратгерс университеты профессоры (АКШ), Бөек Петрның Санкт-Петербург политехник университеты молекуляр, экологик һәм гамәли микробиология лабораториясе мөдире
Кешене клонлаштыру әхлакый яктан тыелган
Дөрес
Репродуктив клонлаштыруның максатлары төрле була ала. Әхлак нормаларыннан чыгып фикер йөрткәндә, беренче кичерелмәслек максат — ул төгәл бер кешегә «запас» органнарны үстерү өчен организмның тулы генетик копиясен булдыру, ягъни клонны картаю процессы, авыруларга каршы яки органнарның эшчәнлеге бозылу очрагында трансплантация (организмның берәр тукымасын яки органын икенче урынга яки организмга күчерү) доноры буларак куллану. Әгәр тулы бер организм запас әгъзалар чыганагы итеп кенә үстерелә икән, бу кешегә чарага караган кебек карарга ярамаганлыгы турындагы әхлак кануннарына каршы килә. Әхлак күзлегеннән кеше һәм теләсә нинди тере организм, ясалма юл белән тудырылган булса да, максат кына була ала. Мондый клонлаштыру төп әхлакый нормаларны боза.
Әгәр дә без репродуктив клонлаштыруны организмны үстерү өчен түгел, ә биологик һәм социаль тулылык булдыру өчен кулланырга телибез икән, бу мөмкин түгел, чөнки барлык генетик программалар да тиешле мохиттә генә хасил була.
Тәртип, үз-үзеңне тотуның төп билгеләре саннар белән билгеләнә, ягъни аларның төгәл тәртипләре генотипка салынган реакция нормаларыннан гына тормый, ә социумның (интеллект, когнитив мөмкинлекләр, җинаять тәртибенә һәвәслек) тәэсиреннән дә тора. Без генотип реакциясе нормасын кабатласак та., без беркайчан да аңа охшаш билге булдырырлык иҗтимагый шартлар тудыра алмаячакбыз. Социум бик тә хәрәкәтчән, билгеле бер кешегә тәэсир иткән шартларны без кабатлый алмыйбыз. Кешегә ниндидер максат белән ясалган шартлар гына тәэсир итми, ә максатсыз йогынты факторлары да: тирә-юнь, матбугат чаралары һәм башка социальләштерү агентлары. Шуңа күрә максатлы җайланмалар да, репродуктив клонлаштыру идеяләрен чынга ашыру да – әхлакта һәм фәндә нигезсез.
Елена Брызгалина, фәлсәфә фәннәре кандидаты, МДУ фәлсәфә факультеты мәгариф фәлсәфәсе кафедрасы мөдире, биология һәм медицинаның фәлсәфи проблемалары буенча белгеч
Клонлаштыру генетик күптөрлелекне юкка чыгара
Дөрес түгел
Бер күкәйле күзәнәкләрнең тууы хәзерге вакытта Җир шарында бернинди дә генетик күптөрлелекне юкка чыгармады. Җир шарында клонлаштыруның бер күкәйле игезәкләр тууыннан ешрак булачагы бик шикле.
Кешелек ике мең ел гына яшәми, һәм шушы вакыт аралыгында ул юкка чыкмады, ә бит игезәкләр туа тордылар. Шуңа күрә, хәтта тагын 3 мең елга исәпләсәк тә, кешелекнең шул кадәр затны клонлаштыруы шикле булыр иде.
Ни өчен? Кеше турында сөйләсәк, беренче очракта клонлаштыру өчен хатын-кыз күкәй күзәнәге кулланырга кирәк, өстәвенә табигать бала тууының нормаль процессы өчен кулланганга караганда күпкә күбрәк санда. Шуңа күрә әлеге очракта, без берничек тә табигатькә якынлаша алмаячакбыз, хәтта Җир шарындагы барлык хатын-кызларны җыйсак та. Клонлаштыру, әлбәттә генетик күптөрлелекне юкка чыгармаячак, чөнки бер күкәйле күзәнәкләрнең тууы кешелек тарихында кешенең генетик күптөрлелегенә берничек тә тәэсир итмәде.
Сергей Киселев, биология фәннәре докторы, профессор, РФА Н.И. Вавилов ис. Гомуми генетика институты эпигенетика лабораториясе мөдире
Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе
Резеда Миргаязова, Айсылу Кәбирова, Алсу Михайлова, Зөһрә Фәсхиева, Алия Мәссарова, Галия Мөхитова, Дилә Гарипова тәрҗемәсе