Русиянең табигате искиткеч матур. Туган илебезне төрле проблемалар өчен күпме сүксәк тә, аның табигатенең гаҗәеп гүзәллеген инкарь итеп булмый. Мәсәлән, үзенә күрә бер символга әйләнгән Байкал күлен генә алыйк. Биредә без Бай күлебез турында 10 мөһим фактны тупладык.
1. Байкал күле планетабызның иң чиста күле дип санала. Күлдәге суны алдан эшкәртмичә дә эчеп була.
2. Байкал күле – дөньядагы иң тирән күл. Аның иң тирән ноктасы – 1642 км.
3. Байкалга 300дән артык елга кушыла, әмма бер Ангара елгасы гына агып чыга.
4. Байкалга инде 20 миллион яшь булуына карамастан, ул күлләрнең иң яшьләреннән санала.
5. Байкал бүтән сулыкларда очрамаган фаунаның төрләренә бик бай. Мәсәлән, байкал чуртаны (исеменнән күренгәнчә) бу күлдә генә яши.
6. Байкал суы бик салкын, хәтта кызу җәй айларында да 9-10 градустан югары җылынмый.
7. Әлеге көнгәчә «Байкал» сүзенең килеп чыгышы төгәл билгеле түгел. Күп кенә галимнәр сүзләренә караганда, Байкал күленең исеме төрки сүзләрдән («бай» һәм «күл») килеп чыккан.
8. Байкалда имезүчеләрнең бер төре – байкал түләннәре яши. Аларның монда ничек килеп эләккәннәре әлегә билгесез, әмма алар Төньяк Боз океаныннан Енисей һәм Ангара елгалары аша монда «күченеп килгәннәр» дигән фараз бар.
9. Байкал күленең үз бәйрәме дә бар икән әле. Элегрәк ул август аеның дүртенче якшәмбесендә бәйрәм ителсә, хәзер сентябрьның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
10. Байкалның күл булуына карамастан, анда штормнар еш күзәтелә. Кайбер вакытларда дулкыннарның биеклеге 45 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Наилә Исхакова язмасы