Баш мие турында бизнес-тренингларда, уңышка омтылучылар өчен махсус популяр әдәбиятта һәм төрле масс-медиа чараларында хәзерге вакытта күп сөйлиләр. Әмма хәтта алар да безнең белән иткән органның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын тулысынча ачыклап бетерми, дип яза The Guardian газетасы. Соңгы дүрт дистә елда исә уң һәм сул ярымшарларның кешенең сәләтенә ясый торган йогынтысы хакында да еш сөйләнелә, ләкин чынлыкта бу сүзләр бары миф кына. Кызганычка каршы, бу ялган әле шактый озын гомер кичерәчәк.
Баш миенең төрле ярымшарлары билгеле бер күнекмәләр һәм характер үзенчәлекләре өчен җавап бирә дигән теория бүген бик популяр: ул бизнес-әдәбиятта да, үз-үзеңне камилләштерү буенча китапларда да, һөнәри характеристикаларда һәм смартфон өчен кушымталарда да очрый. Уң як ярымшары көчлерәк булган кешеләрнең иҗади, кызу һәм субъектив булуларын, ә сул ярымшарларына таянып яшәүчеләрнең логика сөюләрен, детальләргә игътибар итүен һәм мәгълүматны яхшырак анализлавын ишеткәнсездер инде.
Бик кызганыч, ләкин боларның берсе дә дөрес түгел.
Юта университеты галимнәре ике ел дәвамында зур тикшеренү алып барып, шуның нәтиҗәләрен Plos One сайтында урнаштырган. Бу галимнәр 7-29 яшьлек 1000нән артык кешене берни эшләми яткан яки китап укыган хәлдә сканлаштырган. Тикшеренүчеләр аларның функциональ латерациясен, ягъни теге яки бу процессларның баш миенең конкрет өлешләре белән бәйләнешен өйрәнгән. Галимнәр баш миен 7000 зонага бүлеп, аларның кайсылары активлашканын күзәтеп торган. Әмма тикшеренү астында яткан кешеләрдә сул яки уң як ярымшарның көчлерәк эшләвен галимнәр исбатлый алмаган.
Әлбәттә, баш миенең кайбер функцияләре аның теге яки бу ярымшарында эшли – мәсәлән, сөйләм өчен сул як җавап бирә, ә уң ягында игътибарлылык барлыкка килә. Ләкин популяр әдәбиятта сөйләнелә торган катгый бүленеш юк. Шул ук уң ярымшарда сөйләм күренешенең интонация һәм акцент кебек үзенчәлекле яклары формалаша.
Белгечләр әйтүенчә, ярымшарларның бүленүе турында миф 1800 елларда барлыкка килгән. Шул чорда галимнәр теге яки бу ярымшарга зыян килсә, баш миенең билгеле бер функцияләре югалуына тап булган. XX гасырның алтмышынчы елларында исә Роджер Сперри белән Майкл Газзинигиның «таркалган баш мие» турында язган хезмәтләре ярдәмендә шушы миф киң тарала. Бу галимнәрнең пациентлары эпилепсиядән дәвалау өчен иң кырыс чарага дучар була: аларда сөялле тәнчек – ярымшарларны тоташтыручы нейрон сүсләре төркеме – кисеп алына. Сперри белән Газзиниги үзара тоташмаган ярымшарларның стимулларга төрлечә җавап бирүен аңлаган. Димәк, ярымшарлар төрле функцияләр өчен җавап бирә булып чыга дип уйлаганнар алар.
Әмма неврологлар уң яки сул ярымшарның өстенлеккә ия була алуы турында концепция белән беркайчан да килешмәгән. Әгәр аларның берсе икенчесенә караганда активрак эшләсә, бу баш миенең тулаем эшчәнлеге өчен файдалы булмас иде.
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
фото: wikiblues.net