Сугыш башланган вакытка бердәм милләт тәшкил иткән татар җәмгыяте дәүләти яктан бүлгәләнгән хәлдә кала. Гомуми саннары 5,5 миллионнан артып киткән татарларның 1,5 миллион чамасы Татарстан Автономияле Республикасында яши. Калганнары республика территориясеннән читтә, башлыча Россиянең Татарстан белән күрше булган Идел-Урал төбәге республикаларында һәм өлкәләрендә, Себердә, Урта Азиядә яшиләр. Татар җәмгыятенең бу сугышка мөнәсәбәтен һәрьяклап күз алдына китерү һәм татарларның аңа керткән өлешен тулырак ачыклау өчен татарлар җитәрлек дәрәҗәдә тупланып яшәгән барлык төбәкләрдәге материалларны өйрәнергә һәм гомумиләштерергә кирәк булыр иде. Хәзергә мондый эш фәкать өлешчә генә башкарылган. Шуңа күрә фикер күбесенчә Татарстан материалларына нигезләнеп йөртеләчәк.
Сугыш алдыннан булган чорда татар җәмгыятендә коммунистик абсолютизмнан ризасызлык көчәя. Икътисади өлкәдә бик күпләр хосусый милекчелекнеңбетерелүе һәм хосусый эшкуарлыкның тыелуы, нык-таза крестьян хуҗалыкларының туздырылуы, сәнәгать һәм сәүдә эшкуарларының экспроприацияләнүе белән ризалашырга теләмиләр. Татар җәмгыяте татар мөселман руханиларына каршы Россия тарихындагы чираттагы репрессияләргә, мәчетләрне ябуларга, мәсхәрәләүләргә, ислам белем системасын җимерүгә китергән сугышчан атеизм сәясәтен дә кире кага. Татар җәмгыяте, барыннан да элек милли интеллигенция, милләтләрнең тиздән кушылачагына йөз тоткан империячел сәясәт белән, рус дәүләт унитаризмының көчәюе белән ризалашырга теләми. Татар халкы болай да бик нык кысылган автономияләренә юк ителү куркынычы янаганын, аңлый. Һәм бу ризасызлык озак вакыт үзен сиздермичә кала алмаячак, барыбер өскә бәреп чыгачак иде.
Ул вакытта эш социаль кризиска кадәр барып җитми. Башланып киткән сугыш башка проблемаларны мәйданга чыгара. Барыннан да бигрәк, составына Татарстан АССР да кергән Россиянең дәүләт бәйсезлеге проблемасы, татарларның гомуммилли мәдәни һәм рухи тормышы җирлеге булган СССРның киләчәге проблемасы алда тора. Дәүләтара проблемаларны хәл итү чарасы буларак сугышка татар җәмгыятенең мөнәсәбәте катгый рәвештә тискәре була. Ә менә бу сугышның үзенәкарата ул бертөрле мөнәсәбәттә генә тормый. Татар җәмгыятендә җыелып килгән ризасызлык кызуы бераз сүрелә төшә, ләкин юкка чыкмый. Бу ризасызлык татар җәмгыятенең билгеле даирәләрендә Россиядә тамырлары сакланган идеянең — «Россия патша хөкүмәтенең сугышта җиңелүен теләү» идеясенең — хәзерге хөкүмәткә нисбәтән баш калкытуы өчен нигез була. Советлар Союзының җиңелүе коммунистик абсолютизмның юкка чыгуы өчен тышкы этәргеч итеп карала. Илнең үз эчендә бу идея бары тик тирән подпольеда гына яши. Шушы идея тарафдарлары рәхимсез эзәрлекләнә. Хәлбуки татар милли оппозициясенең шактыйөлеше яшәгән чит илләрдә хәл башкачарак була. Биредә бу сугышта Алманиянең җиңүен кулайрак күргән татар эмигрантлары хәрәкәте формалаша һәм эш итәбашлый. Аны «Идел-Урал» дигән газета нәшер иткән шул ук исемдәге комитет җитәкли. Комитет һәм газета, Россиядә коммунистик абсолютизмның җимерелүе Көнбатыш демократиясенең үзләштерелүе өчен, димәк, демократик татар дәүләтчелегенең тергезелүе өчен юл ачачак, дигән фикердә тора.
Татар җәмгыятендәге күпчелек исә обораначылык яклы була һәм сугыш бөтен халык сугышы, Ватан сугышы, дигән бәяләү белән килешә. Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәгән татарларның төп массасы бу сугышта ил халкы белән бер сафта була.
дәвамы бар
Алия Мәссарова язмасы
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез…Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998