Тәңречелек, башкача әйткәндә, Күк тәңресенә инану, төрки халыкларның һәм монголларның ислам һәм христианлык кебек диннәрне кабул иткәнчегә кадәр кулланылышта булган борынгы ышану системасы. Тәңречелек элек барлык төрки халыкларның да көнкүрешендә зур роль уйнаган булса, бүгенге көндә кайбер төркиләрнең генә тормышында һаман урын таба (мәсәлән, якутларда һәм Алтай төркиләрендә). Тәңри көнкүрешебездә Тәңре буларак искә алына һәм Тәңре бу ышану системасында яшәешнең иң югары ноктасы, үзәге булып тора.
Төрки дөньяның күпчелеге хәзер исламга күчте, ләкин хәзерге төрки гореф-гадәтләр Үзәк Азиядә килеп чыккан, монда алар диннең аерылгысыз өлеше булып кала бирә. Тәңречелек төрки халыклар, монголлар һәм Көнбатыш Кытай халыкларыннан кала, болгар һәм маҗар халыкларына да тәэсир иткән.
Бу ышану системасы турында Орхон ядкарьләре безгә бик тә әһәмиятле мәгълүматлар бирә. Орхон язуларында Билге Каһан бу ышануны киләсе җөмлә белән ачыклый: “üzä kök tänri asra yağız yer kılıntıkda, ekin ara kişi oğlı kılınmış” (Өстә зәңгәр күк, аста кара җир барлыкка килгәндә, икесенең арасында адәм баласы барлыкка китерелгән).
Тәңре берме?
Тәңречелекне бер тәңреле дин дип әйтә алмасак та, бу ышану системасын мәҗүси монотеизм дигән системага кертеп була. Диннең үзәгендә барча дөньяның хуҗасы Күк тәңресе урнаша. Әлбәттә, башка тәңре һәм алиһәләр дә бар, әмма алар грек мифологиясендәге кебек ярата алу (барлыкка китерү) көченә (үзенчәлегенә) ия түгел. Алар табигатьнең яшәешендә урын алган рухи барлык дип санала.
“Тәңри” сүзенең тамыры күк йөзе мәгънәсенә килә. Төркиләр биек тауларга да тәңри дигәннәр. Моннан чыгып, тәңречелек динен политеист ышану дип санау ялгыш булыр. Тәңречелекнең политеист ышануларыннан зур аермалары бар. Мәсәлән, бу ышану системасында илаһи өйләнүләр мөмкин түгел. Күктөрк китабәләрендә Тәңренең тиңдәшсез һәм бөек булганы әйтелә. Коркут (Куркыт) бабай хикәяләрендә тәңре белән бәйле җөмләләр бар. “Бөекләрдән бөек син, беркем белмәгән җисем син, Күктөрк тәңре” дигән сүзләр очрый. Бу сүзләр төркиләрнең бердәнбер тәңре ышанычына бәйле булганлыгы турында сөйли ала, ләкин бу система, һичшиксез, ислам динендә чагылган бераллалы системага тиң түгел.
Әхмәд ибн Фадланның юлъязмасы тәңречелектәге тәңре ышанычын гәүдәләндергән иң яхшы язма чыганакларның берсе. Ибн Фадланның әйтүенчә, ул X гасырда хәлифәнең илчесе вазифасында Огуз төркиләренә бара. Ул заманнарда әле мөселман булмаган огузларның борчылганда яисә хаксызлыкка дучар булганда башларын күккә күтәреп “Бер Тәңри” дип эндәшкәннәрен язып калдыра. Бу гадәт төрки халыклар арасында һаман дәвам итә һәм тәңречелекнең исламга җайлаштырылган бер рәвеше буларак сакланып килә.
Табигать чыннан да тере
Тәңречеләр табигатькә зур әһәмият биргән. Бу кешенең табигатькә ихтыяҗы, җәмгыять тормышының табигатьтән килгән нигъмәтләргә бәйле булуы белән аңлатыла. Табигатьтә тигезләнеш барлыгына һәм бу тигезләнешнең үзгәртелмәве кирәклегенә, юкса кешеләрнең һәм башка җан ияләренең җитди зарар күрәчәгенә ышанганнар. Тәңречеләр кешеләр белән беррәттән, хайван һәм үсемлекләрнең дә рухлары булганына инанган. Кайбер тау, урман һәм елгаларга алар изге статус биргәннәр. Хәтта кайбер планеталар, иярченнәр, йолдызлар һәм йолдызлыклар да аларның карашы буенча изге дип саналган. Кояш, ай, ут һәм су Тәңри көченең символлары булган.
Тәңречелекнең системалы ышаныч булуын ачыклау ягыннан мөһим факт: иң зур бәйрәмнәренең көн белән төннең тигезләшү чагы булуы. Төркиләрнең исламга күчүендә Күк тәңре ышанычы белән ислам арасындагы охшашлык мөһим роль уйнамаган. “Дин” төшенчәсен пәйгамбәре һәм китабы булган ышанулар өчен генә кулланырга килешсәк, тәңречелекнең ислам һәм христианлык кебек дин булмыйча, үзенә бер төрле ышану систамасы булып кына калуын күрербез.
Тәңречелек Аурупага да барып җитә
Тәңречелекнең башка ышанычларга карата мөнәсәбәтенең йомшак мөгамәләгә корылганына дәлилләр китереп була. Мәсәлән, Кара диңгезнең төнъягында ясалган казу эшләрендә электән тәңрече булганнары билгеле булган болгарларның калдыклары арасында яһүди, христиан һәм буддачыларның да яшәгәнен исбатлаучы чыганаклар табылды.
Тәңречелекнең таралу ареалына килгәндә, аның төрки халыклардан башка монголлар арасында да таралганын әйтеп үтәргә кирәк. Күпчелеге тәңрече булган халыкларны берләштереп, кеше тарихында иң зур дәүләтләрнең берсен корган Чыңгыз хан нотыгын һәрвакыт “чиксез Күк тәңресенең теләге белән…” дип башлаган булган. Буддачылыкның таралуына карамастан, тәңречелек Монголиядә өстенлек иткән. Андагы буддачылык тәңречелектән дә кайбер элементларны үзенә алган.
Аурупада тәңречелек һуннар, аварлар, кыпчаклар кебек төрки халыклар аркылы таралган.
Хорафатлар да тәңречелектән
Хәзерге төрки халыклардагы гореф-гадәтләрнең байтагы тәңречелектән килә. Күз тиюдән бөтиләр, яңа бала тапкан ананың башына кызыл тасма бәйләү, теләк агачлары, кеше үлгәннән соң 7, 40 һәм 52 көн үтүгә искә алу мәҗлесләре оештыру, баланың тууына 40 көн үтүен көтү, тактага 3 тапкыр бәрү (начар рухларның сүз барган әйберне ишетүен тоткарлый дип санала), киткән кешенең артыннан су түгү, 40 санының изгелеге кебек йолалар очрый (халыкка күрә үзгәрә ала). “Җирнең җиде каты астына кердем” әйтемендәге кебек тәңречелекнең эзе халык авыз иҗатында да чагылыш тапкан.
Төркиләрнең идеаль дине
Тәңречелек буенча яшәү төрки халыкларның яшәү рәвешенә һәм мәдәниятенә шактый туры килгән. Мәсәлән, борынгы төркиләр буддачылыкны гаять пассив һәм изоляцияләүче дин буларак күргән. Төрки каһаннар халыкның сугышчанлыгы югалуыннан куркып, Будда өйрәтмәсеннән ерак торган. Тәңречелек ышану системасы күчмә яшәү белән шул хәтле тыгыз элемтәдә булган ки, тәңрече кавемнәрнең утрак яшәүгә күчүләре күчмә тормыш белән бергә тәңречелектән дә баш тартуга һәм башка ышанычларны кабул итүгә китергән. Күчмә тормышны ташламаган кавемнәр тәңречелектән дә ваз кичмәгән. Көнчыгыш һәм Үзәк Аурупада, Урта гасырларда Тәңригә табынган кайбер кече кавемнәрне очратырга мөмкин булган.
Selim Karagöz һәм Адилә Мияссәрова әзерләде
Чыганаклар
Hikmet Tanyu, İslamlıktan Önce Türklerde Tek Tanrı İnancı, Ankara Üniversitesi Yayınları, Ankara 1980.
Hüseyin Namık Orkun, Eski Türk Yazıtları, Türk Tarih Kurumu, Ankara 1994.
İbrahim Kafesoğlu, Eski Türk Dini, Kültür Bakanlığı Yayınları, Ankara, 1980
Jena-Paul Roux, Türklerin ve Moğolların Eski Dini.
Jena-Paul Roux, Altay Türklerinde Ölüm
Muharrem Ergin, Dede Korkut Kitabı, Türk Tarih Kurumu, Ankara 1998.
Ünver Günay, Harun Güngör, Başlangıçtan Günümüze Türklerin Dini Tarihi, Raübet Yayınları, İstanbul 2003.
Yıldız Kocasavaş, “Gök Tanrı İnancı”, Türkler, c.3, s.326