татарстан тарихы
25 ел элек Татарстан Җөмһүрияте Президентлы булды. Төрле сәяси проблемалар булуга карамастан, Татарстан әле һаман да Президентлы. Бәйрәм уңаеннан, бу сәяси институт турында белгәннәребезне яңартырга тәкъдим итәбез. Кем Татарстан Президенты була ала? Нинди таләпләр куелган? Шәймиев ничә көн президентлык иткән?
30нчы елларда, җирле сәнәгатьнең зур булмаган оешмаларын исәпкә алмаганда, Татарстанның бөтен сәнәгате диярлек хәрбиләштерелгән, аны идарә итү үзәкләштергән була. Сугыш башлану белән республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эше Союз хөкүмәте төзегән хәрби-хуҗалык планы нигезендә үзгәртеп корыла. Күпчелек предприятиеләр хәрби продукция җитештерүгә күчерелә. Болардан тыш Татарстанда көнбатыштагы фронт яны республикаларыннан һәм өлкәләреннән эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләре дә урнаштырыла. Андыйлар … Тулысынча
Сугыш башлану белән хакимиятнең бердәм Мәскәү үзәгенә туплануы үзенең иң югары ноктасына җитә. Илдә хакимиятне Дәүләт Оборона Комитеты (ДОК – ГКО – Государственный Комитет Обороны) гамәлгә ашыра. Бу комитетта СССР хөкүмәте рәисе Сталин җитәкчелек итә. 19нчы июльдә Сталин оборона халык комиссары итеп билгеләнә. 8нче августта ул СССР Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие (Сәргаскәр) һәм Югары Башкомандование … Тулысынча
Сугыш башланган вакытка бердәм милләт тәшкил иткән татар җәмгыяте дәүләти яктан бүлгәләнгән хәлдә кала. Гомуми саннары 5,5 миллионнан артып киткән татарларның 1,5 миллион чамасы Татарстан Автономияле Республикасында яши. Калганнары республика территориясеннән читтә, башлыча Россиянең Татарстан белән күрше булган Идел-Урал төбәге республикаларында һәм өлкәләрендә, Себердә, Урта Азиядә яшиләр. Татар җәмгыятенең бу сугышка мөнәсәбәтен һәрьяклап күз алдына китерү һәм татарларның аңа керткән өлешен тулырак ачыклау өчен татарлар җитәрлек дәрәҗәдә тупланып яшәгән барлык төбәкләрдәге материалларны өйрәнергә һәм гомумиләштерергә кирәк булыр иде. … Тулысынча