Сугыш башлану белән хакимиятнең бердәм Мәскәү үзәгенә туплануы үзенең иң югары ноктасына җитә. Илдә хакимиятне Дәүләт Оборона Комитеты (ДОК – ГКО – Государственный Комитет Обороны) гамәлгә ашыра. Бу комитетта СССР хөкүмәте рәисе Сталин җитәкчелек итә. 19нчы июльдә Сталин оборона халык комиссары итеп билгеләнә. 8нче августта ул СССР Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие (Сәргаскәр) һәм Югары Башкомандование Ставкасының Рәисе вазифасын да үз өстенә ала. Ставка тирәсенә Г.К. Жуков, Н.Г. Кузнецов, Н.Ф. Ватутин, Н.А. Василевский, Н.Н. Воронов, К.К. Рокоссовский, Л.А. Говоров, Д.Д. Лелюшенко кебек күренекле хәрби эшлеклеләр туплана башлый. Хәрби икътисад белән СССР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары Н.А. Вознесенский җитәкчелек итә.
Татарстан сугышка юридик яктан автономияле республика саналган хәлендә керә. Ләкин унитарлык шартларында аның дәүләт хакимияте органнары үзәк дәүләт таләпләрен генә үти. Татарстан АССР Югары Советы сугышка керү мәсьәләсен тикшерми, 1943нче елның урталарына кадәр аның сессияләре бөтенләй үткәрелми. Югары Совет Президиумы (Рәисе – Г.Ә.Динмөхәммәтов), хөкүмәт (С.Х.Гарифуллин) югарыдан төшерелгән күрсәтмәләргә рәсми законлы төс бирү белән генә шөгыльләнәләр. Барлык мәсьәләләр Союз үзәгендә хәл ителә. Ә үзәктән килгән карарларны гамәлгә ашыру бөтенләе белән турыдан-туры Политбюрога буйсынган ВКП(б) өлкә комитетына һәм аның беренче секретаре Александр Алемасовка йөкләнгән була.
ВКП(б) өлкә комитетының структурасы шактый киңәйтелә. Аның составында оборонага, авиация сәнәгатенә, җиңел сәнәгатькә, транспортка, сәүдәгә һәм җәмәгать туклануына җитәкчелек итүче секретарьлар булдырыла. Авылда дәүләт органнары структурасына кермәгән сәяси бүлекләр (политотделлар) төзелә. Алар ВКП(б) райкомнары белән беррәттән колхоз һәм совхозлар эшчәнлегенә сәяси һәм хуҗалык контролен тормышка ашыра.
Сугыш вакыты законнары буенча республикада мобилизация үткәрелә. Сугышның беренче айларында ук хәрби комиссариатлар командирлар составындагы, сержантлар һәм рядовойлар составындагы 195 мең кешене армиягә чакыралар. 1нче октябрьдә 17 яшьтән 45 яшькә кадәр булган гражданнар өчен гомуми хәрби укулар башлана. Сугыш елларында Татарстанда җиде укчы дивизия, 91нче аерым танк бригадасы оештырыла, һәм алар Татарстан АССР Югары Советы Президиумының шефлык байраклары белән фронтка озатыла. Алар республиканың үзе кебек үк күпмилләтле була һәм сугышта күп кенә фронтларның төрле армия корпуслары һәм фронт армияләре составында катнаша, республика белән даими элемтәдә тора, республикадан тулыландыру өчен көчләр ала, аның делегацияләрен кабул итә.
Татарстан тыл районы булып кала. Республиканың көнбатыш чикләрендә дошманның разведка самолетлары күренүен һәм Казан тимер юлының көнбатыш өлешләренең 1941нче елның көзендә бомбага тотылуын исәпкә алмаганда, сугыш хәрәкәтләре турыдан-турыдан аңа кагылмый. Шулай да 1941нче елда Казан янында оборона сызыгы төзелә һәм Оборона комитеты булдырыла.
Алия Мәссарова тексты
фотолар: tatfrontu.ru, ТР Милли архивы, ТР Милли музее
Әдәбият исемлеге
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез…Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998