Моңа җавап норма һәм патология мәсьәләләренә турыдан-туры кагыла.
Психологик норманы аңлауга төрле караш бар. Мәсәлән, һәммәсе белгән Зигмунд Фрейдтан башланган психоаналитика мәктәбендәге фикерне кулланучылар кешенең үсеш дәрәҗәсе невроздан психозга алып барган сызыкта, дип күрсәтә, – монда невротиклар иң сәламәт кешеләр булып исәпләнә. Алар – эчләрендә каршылыклы фикер йөртүчеләр һәм психоаналитик ярдәменә мохтаҗлар. Әмма шул ук вакытта алар өчен чынбарлыкны аңлауда, тест ысулы кулланып аны белеп баруда бер авырлык та юк, аларның саклагыч механизмнары җиткелекле. Гомумән, невротиклар тормышта үз функцияләрен ару гына үтәп бара, шулай булуга карамастан психологик борчылуларга да җитәрлек кенә сәбәп бар.
Моны клиникадагыча аңлатырга теләгәндә, шуны әйтергә була: табиб ярдәменә мохтаҗлык булмаса – бу психика ягыннан табигый халәт. Әгәр дә кеше, күңелсез эмоцияләр кичергән килеш тә, бар вазифаларын үтәп торса һәм аңа психиатрга бару таләп ителмәсә, ул психик яктан сәламәт исәпләнә.
Өченче төрле аңлату кешегә экзистенциаль-һуманистик караш белән бәйле, монда психика сәламәтлеге клиника һәм психология күзлегеннән аерылып бирелә. Психолог күзлегеннән сәламәт булганлык турында сөйләгәндә, психика чиренә хас симптомнар юклыгын гына күзалламыйбыз, мисал өчен – борчылучанлыкның (синонимы – маза китәрүчәнлек), күңел төшенкелегенә бирелүчәнлекнең булмавын, без шәхесне сәламәт даирәдә тоткан психик сыйфатларына да бәя бирәбез. Аерып әйткәндә, бу – үзүсеш сәләтенә ия булу, башка кешеләр белән якын мөнәсәбәт урнаштыра белү, ялгыз булганда да, җәмгыятьтә дә вакытны уңай уздыру мөмкинлекләрен табу, үз-үзеңне дөрес бәяләү, яшәү нияте белән алдагы тормыш юлын кайгырту.
Бу сыйфатлар кешенең тормышын яхшырта. Әлеге караш нигезендә психик сәламәтлек психология күзлегеннән аңлатыла.
Психик яктан сәламәт кешеләр бармы? Әлбәттә, алар бар.
Ләкин без авыру һәм сәламәтлек турында сөйләгәндә, без моны дихотомик (бер-берсен тулысынча инкарь итүче) терминнар белән аңлата алмыйбыз. Әгәр дә һәрберебезне билгеле бер шкала: депрессия, борчылучанлык (маза китәрүчәнлек), дошманлык хисенә бирелүчәнлек, һөҗүмгә тартымлык һ.б. – буенча тикшерсәк, бары да ихлас җавап биргәндә, һәрберебез йә депрессия шкаласының, йә борчылуның (маза китәрүнең) һ.б. бер ноктасында урын алып торачак. Ләкин күбесенчә бу нокталар чир билгесе булып хисапланган дәрәҗәдә түгел. Тагын бер сорау бар әле: үзеңнең һөҗүмгә тартымлык яки депрессия хәлендә торганлык ноктасы чир дәрәҗәсенә кадәр җитүен көтеп алырга кирәк микән, әллә психика хәле начарлануын сизү белән генә үзеңә ярдәм итү турында уйларгамы?
Мария Падун, психология фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясе Психология институтында җәрәхәт сәбәпле стресс психологиясе лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, гамәли психолог һәм психотерапевт.
Зөһрә Вилданова тәрҗемәсе
Тәрҗемә мөхәррире — Марат Хәйдәр, невролог.
Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе