Нобель премиясен тапшыру — фән дөньясында елның иң зур вакыйгасы. Ләкин фәннән ерак торган кешеләр бу бүләк тирәсендә туа торган гөр килүне кайчагында аңлап бетермиләр. «Җиңү яулаган ачышлар тормышта файдалымы соң?» — диләр алар. Әйдәгез, көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр китергән олуг ачышлар «бәйгесен» карап узыйк.
10 урын
Пол Берг. 1980 елда Химия өлкәсендә Нобель бүләге (премиянең яртысы)
«Нобельчә» аңлатма: нуклеин кислоталарының биохимиясе өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләре, аеруча рекомбинант ДНК төзегән өчен
Асылда: ГМО ясаган өчен премия
Берг дөньяда беренче тапкыр рекомбинант ДНК ясый һәм шул рәвешле ген инженериясенә нигез сала. Хәзерге даруларның күпчелеге геннары модификацияләнгән тычканнарда тикшерелә, өстәлдәге ризыгыбызның байтагын ГМ-үсемлекләр тәшкил итә. Бу организмнар, мәсәлән, үсемлек сортлары, “гади” селекция юлы белән, ягъни химикатлар һәм радиация астында сайлап алу аша булдырылган сортларга караганда куркынычсызрак. Чиратта — геннары үзгәртелеп, нәселдән күчүче авырулардан котылган адәми зат.
9 урын
Альберт Эйнштейн. 1921 елгы Физика өлкәсендә Нобель бүләге.
«Нобельчә» аңлатма: теоретик физика алдында казанышлар һәм аеруча фотоэлектрика эффекты кануны ачкан өчен.
Асылда: кояш батареяләре һәм метродагы турникетлар өчен (һәм өлешчә GPS өчен дә).
XX гасырның иң бөек даһиенә премияне озак вакыт бирә алмаганнар. Альфред Нобель үзенең васыятендә бүләккә лаек булган һәрбер ачыш тормышта файда китерергә тиеш дигән. Ә чагыштырмалылык теориясен ничек кулланып була соң? Чарасызлыктан диярлек, Эйнштейнны фотоэффект күренеше өчен бүләклиләр. Бу да бик җитди ачыш була. Еллар үткәч, аның ярдәмендә фотоэлементлар һәм кояш батареяләре, зәгыйфь сигналларның фотоэлектрон арттыргычлары, төнлә күрү җайланмалары һәм башка бик күп җиһазлар ясалды. Сүз уңаеннан, Эйнштейн төзегән гомуми һәм махсус чагыштырмалылык теорияләренең икесе дә гамәли кулланылыш тапты: GPS-навигаторларда шул теориягә нигезләнгән төзәтмәләр булмаса, алар һәрвакыт ялгышыр иде.
8 урын
Уиллард Бойл белән Джордж Смит. 2008 елгы Физика өлкәсендә Нобель бүләге (һәрберсенә премиянең 0,25 өлеше).
«Нобельчә» аңлатма: сурәтләрне теркәү өчен ярым үткәргечле схема — КБП (ПЗС)-сенсор уйлап тапкан өчен.
Асылда: санлы фотография өчен.
Үзегезне көзгедән фотога төшереп, Инстаграмга куйганда, яки Чилидагы Галәмәт-Зур-Телескоп Андромеда томанлыгының искиткеч матур сурәтен ясаганда, яисә Кеплер телескобы чираттагы экзопланетаны ачканда, бөтен җиһазлар да Бойл белән Смитның ачышына мөрәҗәгать итә. Алар пленкалы фотографияләр дәверенә нокта куйды. Фотосурәттә мәгълүмат тапшыру функциясен үз өстенә КБП-матрица алды (корылмалы бәйләнеш приборы). Ә пленка нәфис фотосурәт осталары һәм үткәннәрне сөючеләрдә генә калды хәзер.
7 урын
Петер Грюнберг, Альберт Ферт. 2007 елгы Физика өлкәсендә Нобель бүләге.
«Нобельчә» аңлатма: гигант магнит каршылыгы эффектын ачкан өчен
Асылда: каты дисклар өчен
Каты дисклар әкренләп “флеш-истәлек” хәтер туплагычына (флеш-память) бирешеп бара, ләкин алар да бик популяр әле. Гадәттә, алар “гигант магнит каршылыгы эффекты” нигезендә эшли. “Флеш-истәлек”кә хәтер туплауда да еш кына Гюнберг белән Фертның ачышын кулланалар.
6 урын
Пол Лотенбур, Питер Мэнсфилд. 2003 елда Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе
«Нобельчә» аңлатма: магнит-резонанс томографиясе ысулын уйлап тапканнары өчен
Асылда: зыянлы нурланыш кулланмыйча, кешене эчтән күрә алу мөмкинлеге өчен.
МРТ булмаса, медицина турында сериалларның бар кызыгы бетәр иде. Әмма бу ачыш кинематографтан башка да искиткеч файда китерә: ул кешенең эчендә ни барын ярып карамыйча һәм зыянлы нурланыш кулланмыйча күрергә мөмкинлек бирә. Хәзерге дәвердә организмда булган бик күп үзгәрешләрнене МРТ аша карап беләләр. Аппарат тудырган магнит кыры Җирнең магнит кырыннан 20 000 тапкырга көчлерәк, ләкин аны кеше сизми дә кала.
5 урын
Александр Флеминг, Эрнст Чейн, Хоуард Флори. 1945 елгы Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе
«Нобельчә» аңлатма: пеницилинны һәм аның төрле инфекцион авырулардан дәвалау үзлеген ачкан өчен.
Асылда: антибиотиклар өчен.
Даруларның өр-яңа төре һәм коткарылган йөзләрчә мең гомер – болар Александр Флемингның иренгәнлеге аркасында килеп чыккан. Ул Петри атамалы савытларны юарга яратмаган. Өстәлдә пычрак килеш калган савытка гөмбәчек эләккән һәм бик иркен үрчегән: анда бер тере бактерия дә калмаган. Флеминг үзе пенициллинны бүлеп чыгара алмаган, шуңа Чейн белән Флорига мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Күрәбез, соңгы вакытта кешеләр антибиотиклар белән артык мавыгып киттеләр. Бактерияләр даруларга җайлаша бара, шуңа күрә инсанияткә яңа Флеминг кирәк булмагае әле.
4 урын
Исаму Акасаки, Хироси Амано, Сюдзи Накамура. 2014 елгы Физика өлкәсендәге Нобель премиясе.
«Нобельчә» аңлатма: ак яктылыкның көчле һәм энергия саклый торган чыганакларының пәйда булуына китергән эффектив зәңгәр яктылык диодлары уйлап тапкан өчен.
Асылда: “Ильич лампасын”а алмаш тапкан өчен.
Яктылык диодларын 1920-елларда яшь совет физигы Олег Лосев уйлап тапкан булган. Ләкин бүләкне нәкъ менә зәңгәр диодлар өчен япон галимнәренә бирделәр. Ни өчен дисезме? Адәм баласына ак яктылык кирәк: иртәдән кичкә кадәр без шуның белән яшибез. Уңайлы ясалма яктырту өчен табигый яктылыкка мөмкин кадәр ныграк охшаган яктылык кирәк. Ләкин ак төс мөстәкыйль түгел, ул кызыл, яшел һәм зәңгәрнең кушылмасы. Яктылык диодларының кызыл һәм яшелен күптән булдырсалар да, зәңгәре белән проблема килеп чыкты: аның дулкыны бик кыска икән. Япон галимнәре бу проблеманы хәл итә алды. Шул рәвешле, алар кызулы лампалар чорына нокта куйды — яктылык диодлы лампалар озаграк та эшли, энергияне дә азрак сарыф итә.
3 урын
Уильям Шокли, Джон Бардин, Уолтер Браттейн. 1956 елгы Физика өлкәсендә Нобель бүләге.
«Нобельчә» аңлатма: ярымүткәргечләр өлкәсендә тикшеренүләр уздырып, транзистор эффектын ачу өчен
Асылда: бар булган электроника һәм санак техникасы өчен.
Транзисторлар — һәрбер электрониканың нигезе, радиоалгычмы ул, процессормы — барысында да бар алар. Электрон җиһазларның эшләп торуы Нобель бүләге ияләренең ачышлары аркасында мөмкин булды. Сүз уңаеннан, Джон Бардин физика өлкәсендә ике премия белән бүләкләнгән. Мондый танылуга ирешкән галимнәр башка юк.
2 урын
Вильям Конрад Рентген. 1901 елгы Физика өлкәсендә Нобель премиясе
«Нобельчә» аңлатма: үз исеме белән аталган искитмәле нурларны ачып, фәнгә ясаган искиткеч хезмәтләрен тану йөзеннән.
Асылда: универсаль детектор уйлап табуы өчен.
Рентген нурлары бөтен җирдә кулланыла. Берәр сөяк сынса яки санак томографиясе ясарга кирәк булса, хастаханәдә рентген эшли. Кара тишекләрне өйрәнәсе булса, астроном рентгенга мөрәҗәгать итә, чөнки кара тишеккә төшүче матдәләр рентген диапазонында “яктырта”. Күрүегезчә, физика буенча беренче Нобель премиясе иң лаеклы галимгә бирелгән.
1 урын
Александр Прохоров, Николай Басов, Чарльз Таунс. 1964 елгы Физика өлкәсендә Нобель премиясе.
«Нобельчә» аңлатма: Лазер-мазер принцибы нигезендә эшләүче генератор һәм көчәйткечләр ясалуга китергән квант электроникасы өлкәсендә фундаменталь хезмәт өчен.
Асылда: без бөтен җирдә куллана торган универсаль технология өчен
Кайчандыр лазерларны “сорау эзләргә мәҗбүр булган җавап” дип атыйлар иде. Аларны кайда кулланырга белмәделәр башта. Хәзер лазер — универсаль технология: эретеп ябыштырабыз — лазер, кисәбез — лазер, скальпель — лазер, үт куыгында таш булса — аны лазер вата, песи баласы белән уйныйсы килсә — лазерлы уенчык. DVD’ны әйтмибез дә инде. Кыскасы, лаеклы ачыш өчен лаеклы бүләк.
Сүз уңаеннан, бу өч лауреатның берсе дә беренче лазерны төземәгән. Аны Теодор Мейман эшли, ләкин аңа Нобель бүләге бирелми.
тәрҗемә мөхәррире: Хәйдәр Марат Мансур улы, табиб-методист