10 минут, тагын 10 минут, тагын – без гадәттә иртән будильникны берничә тапкыр алга күчерәбез. Төнлә җитәрлек йокласак та, үзебезне кайчак арыган итеп хис итәбез. Мөгаен, арыганлыкның сәбәбе йокы җитмәү генә түгелдер.
Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 90%ы хроник арыганлыкның нәрсә икәнен белә. Күпчелек очракта моның сәбәбен мегаполистагы югары тормыш темпында, артык эшләүдә һәм йокы туймауда күрәләр. Ләкин башка сәбәпләр дә бар. Без сезгә арыганлыкның 7 иң таралган сәбәбен китерәбез.
Йокыдан соң тору
Галимнәр исбат итүенчә, йокыдан иртә тору соң торуга караганда яхшырак. Бу баш миенең иртән күпкә нәтиҗәле эшләве белән бәйле. Шуңа күрә, иртән эшкә китәр алдыннан үзләренә өстәмә вакыт табучы кешеләр фикерләрен тупларга, аңга килергә һәм уянып җитергә өлгерәләр. Бу, әлбәттә, аларның көнлек актив эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
Стресслар
Стресслар нерв системасын бик нык какшата. Алар шулай ук йокысызлыкка китерә, ә бу хәлне тагын да кискенләштерә, чөнки җитәрлек йокламаганнан кеше хәлсез була һәм үзен көйсез хис итә. Нәтиҗәдә кеше җитди депрессия кичерә. Мондый авыр хәл булмасын өчен проблемаларны оныта белергә кирәк.
«Агулы» кешеләр
Әгәр сезнең хезмәттәшләр һәм якыннар һәрвакыт зарланса, ачулы һәм кәнәгатьсез булса, сез, теләмәсәгез дә, аларның тойгыларын үзегезгә «сеңдерә» башлыйсыз. Мондый сөйләшүләрдән качырга теләү шулай ук көчне ала. Шулай булгач, янәшәдәге якын кешеләрнең кадерен белеп, аларның һәм үзегезнең тормышка уңай хисләр өстәргә кирәк.
Витаминнар җитешмәве
Әгәр организмга нинди дә булса витаминнар яки химик элементлар җитмәсә, кеше шулай ук үзен арыган итеп хис итәчәк. Мәсәлән, магний. Магний стресска каршы иң яраклы матдә булып тора, чөнки бу элемент үзәк нерв системасындагы ярсу процессларын туктата һәм тышкы тәэсирләргә бирешмәүчән булырга ярдәм итә. Ир-атлар өчен көндәлек магний күләме – 350-400 мг, ә хатын-кызлар өчен – 280-300 мг. Элементның организмда җитешмәүнең күрсәткечләре булып хәлсезлек, гасабилык (раздражительность), нерв авырулары (көзән җыеру, тремор, гиперярсучанлык), тахикардия (йөрәк тибешенең артуы) һәм бөер эшчәнлегенең бозылуы тора.
Кояш җитмәү
Кояш җитмәү шулай ук кешегә бик начар тәэсир итә. Кояш җитмәү сәбәпле кешенең организмында метаболизм процесслары акрыная һәм ул йокыга тала. Һәртөрле актив эшчәнлек хәлне начарайта гына, нәтиҗәдә хроник арыганлык синдромы барлыкка килә. Бу очракта кешегә солярий һәм көндез саф һавада йөреп кайту булышачак.
Түбән активлык
Аз хәрәкәтле тормыш рәвеше кешенең халәтенә тискәре йогынты ясый. Билгеле факт – көнгә нибары 2,5 сәгатьлек кенә булса да теләсә нинди физик активлык безгә үзебезне дәртле һәм җитәрлек ял иткән итеп хис итергә ярдәм итәчәк.
Сыйфатсыз ризык
Өстәлегездә эшкәртелгән ризык күп, ә табигый ризык азмы? Мондый туклану да арыганлыкның бер сәбәбе. Бәрәңге, токмач, гөмбә, икмәк — болар барысы да ашкайнату өчен «авыр» ризык булып саналалар. Үзегезнең менюга күбрәк табигый ризык кертегез. Мәсәлән, яшелчә һәм җиләк-җимеш. Шулай эшләсәгез, үзегезне шунда ук дәртлерәк хис итәчәксез.
Зөлфәт Хафизов тәрҗемәсе
постердагы фото: iflscience.com