Кызганычка каршы, хәзерге көндә бик күп сораулар фәлсәфи яктан, тирән мәгьнә белән яисә киләчәккә бәйләнештә каралмыйлар шул. Бик еш матди һәм икътисади җаваплар өстенлек ала. Бу проблемалар телләр өйрәнүгә дә кагыла. Телләрне өйрәнгәндә бары дөньякүләм популяр, глобаль, еш кулланылышта була торган һәм бизнес, сәүдә һәм финанслар ягыннан файда китерә торган телләр генә сайлана. Моңа сәбәпләр бик күп, ләкин базар икътисады нормаларының көчле булуы сәбәпләрнең бер зур өлешен алып тора. Әлбәттә, бер яктан карасаң, акча эшләргә теләкнең бернинди дә зарары юк. Ләкин ният акча эшләү белән генә чикләнсә генә, моның бик ачы нәтиҗәсе кешелекнең homo sapiens буларак үсеше тоткарлануы һәм фәннәрнең артка тәгәрәве булырга мөмкин.
Америка галимнәре расславы буенча, тел, теләсә нинди тел, ул халыкның меңъеллыклар буенча туплаган хәзинәсе: монда гыйлем дә, сәнгать тә, экологияне күзәтүләрдән алып мифлар иҗат итү кадәр булган барлык байлыклар дә керә. Бер телнең югалуы бу телдә сөйләшкән кешеләр өчен генә фаҗига түгел, әмма барлык кешеләр дөньясы өчен бик зур югалту. Телдә сакланган математика, биология, география, фәлсәфә, авыл хуҗалыгы һәм лингвистика буенча барлык белемнәр тел юкка чыгу белән мәңгегә диярлек юкка чыгарыла. Кешенең мөмкинчелекләре, аның баш миенең ничек эшләве, фикерли белүе һәм бик күп әле дә ачыкланмаган функцияләрне өйрәнү мөмкинчелекләре бермә-бер авырлаша. Бик күп телләрнең кире алып кайтмаслык байлыкларын бу телләрдә соңгы сөйләшүче үзе белән бергә кабергә алып китә.
Укуга яисә телләр өйрәнүгә килгәндә исә, туган телендә укыган бала, яхшырак укый, аның мәктәпне уңышлы итеп тәмамлау ихтималы арта. Алай гына да түгел, Стенфорд университеты профессоры Хенжи Хакута тикшеренүләре мондый нәтиҗәләр күрсәтә. Америкада яшәүче абориген халыклары өчен туган телне белү һәм өйрәнү балалар өчен
а) иминлек нигезе булып тора;
б) туган телдә белем алу яисә туган телне өйрәнү балаларның мәктәп өлгерешен үстерә,
в) үз-үзләренә ышанычны зурайта, һәм
д) авыр дөньяда югалып калмыйча, алга китү белән бәйле дип раслана.
Еш кулланылышта булмаган телләрне туган тел буларак мәктәптә өйрәнү балаларны социаль проблемалардан саклап кала ала, наркомания, криминал белән булган бәйле проблемалар һәм юкка борчылу сәбәпләре күпкә кими дип аңлатыла.
Ләкин туган теле инглиз, урыс яисә кытай телләре булган кешеләр өчен сирәк очраган телләрне өйрәнү нәрсәгә кирәк дип сораган кешеләргә дә җаваплар әзер. Иң мөһиме кешегә туган телендә эндәшү аңа хөрмәт, ихтирам һәм мирасын тану дигән сүз. Бөек Нельсон Мандела шулай дип әйткән:
«Кешегә ул аңлаган телдә сөйләгән сүзләрең аның башына барып җитә. Кешегә туган телендә сөйләгән сүзләрең аның йөрәгенә үтеп керә»
(“If you talk to a man in a language he understands, that goes to his head. If you talk to him in his language, that goes to his heart”). Кешеләрнең туган телен белмичә алар белән аралашу, аларны аңлау күпкә авыррак. Хыялларны һәм теләкләрне чит телдә тулысынча җиткерү җиңел түгел. Моннан тыш, халыкның тарихын, шигъриятен, җырларын аңлар өчен тел белмичә булмый. Дөнья глобальләшә барган саен, бар телләр югалып, дистәләгән телләр генә исән калса, һәр халыкка хас булган үзенчәлекләр югалып, халыкларның арифметик уртачасына әверелергә мөмкинбез. Бу хәлгә калмас өчен, мөмкин кадәр күбрәк телләр белән кызыксынып, бигрәк тә якындаш халыкларның телен өйрәнү һәм аралашканда мөмкин кадәр күбрәк куллану зарури.
Алсу Гыйльметдинова, лингвистик белем бирү өлкәсендә PhD (АКШ), КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге хезмәткәре.