XX гасыр башы мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең төп формасы буларак, Русия империясенең Дәүләт думасында (1906 – 1917) мөселман фракциясе оеша. Әлеге сәяси берләшмә дини һәм милли принциплар нигезендә формалаша, Русия империясенең төрки-мөселман халкы вәкилләрен берләштерә. Дәүләт думасының барлык дүрт чакырылышында да фракция либераль караш яклы була, аның сәяси платформасы кадетлар карашына якын тора.
I чакырылыш. «Безгә тигез хокуклар кирәк!»
Дәүләт думасының I чакырылышында (27 апрель – 8 июль 1906 ел) эшләгән мөселман фракциясе 21 июньдә формалаша. Аның эченә 25 депутат керә, алар арасында «Иттифакъ» хәрәкәте яклы 12 татар зыялысы, алпавытлар һәм дин әһелләре була.
I Дума кыска гомерле булу сәбәпле, мөселман фракциясе рәсми рәвештә билгеләнә алмый кала һәм күпчелек мөселман – депутатлар кадетлар фракциясенә күчә. Анда Фәйзелкотдус Миңлебаев (Казан губернасыннан), Бәләбәй ахуны Җамалетдин Курамшин (Уфа губернасыннан) һәм имам Шаһшәриф Мутинов (Оренбург губернасыннан) татар мөселманнарының карашларын яклый.
«Ватандашлык тигезлеге» турындагы канун проекты I Дәүләт думасы каралган иң мөһим кануннарның берсе була. Төп таләбе – теге яисә бу дин һәм милләткә карап билгеләнгән чикләүләрне бетерү. Фракция әгъзалары Әбессогыт Әхтәмов һәм Шаһихәйдәр Сыртланов мөселман халкының чикләнгән юридик хокуклары турында чыгышлар ясыйлар. Дума таратылганга күрә, бу канун кабул ителми. Мөселман фракциясе шулай ук җир программасының гомуми принциплары өстендә дә эш алып бара, шул исәптән, терлекчелек белән шөгыльләнү өчен каралган җирләрне һәм вакыф җирләрен тартып алмау мәсьәләсен карый.
Мөселман хезмәт таифәсе һәм либераль фракция— II чакырылыш
Дәүләт думасының икенче чакырылышында (1907 елның 20 феврале – 3 июле) мөселман фракциясендә 36 мөселман депутат катнаша, алар арасында 15 татар була.
Шуларның алтысы март аенда мөстәкыйль мөселман хезмәт таифәсе оештыра. II Дума составында Сафиулла Максутов (Казан губернасыннан), Уфаның 3 нче мәчет имамы һәм «Хәсәния» мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтсабир Хәсәни, ахун һәм Стәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаев (Уфа губернасыннан), ахун һәм Каргалыда 1 нче мәчет имамы Хәйрулла Госманов (Оренбург губернасыннан) булалар. Ахун Хәбибрахман Мәсәгутов (Нократ губернасы), мулла Һади Атласи (Самара губернасы) һәм Кызыл Утрау авылыннан килгән мулла Габдулла Нәҗметдинов (Сембер губернасы, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) мөселман хезмәт таифәсенә керәләр.
Думаның II чакырылышында мөселман фракциясенең программасы кабул ителә. Ул үз өстенә кайчандыр «Иттифакъ» башкарган функцияләрне ала, һәм «фракция алдында сәяси ышанулар буенча фикердәш булган Русия мөселман ватандашларын сәяси, икътисади, иҗтимагый, дини һәм башка реформаларны тормышка ашырыр өчен бер эшчәнлек белән берләштерү бурычы куела» дип игълан итә. Программаның «Дини корылыш» исемлеге бүлеге «Иттифакъ» программасын тулысынча диярлек кабатлый. Мөселман фракциясе «Әҗнәби башлангыч училищеләренә кагылышлы 1906 ел 31 март кагыйдәләрен юкка чыгару турында» («Об отмене правил Министерства народного просвещения (МНП) 31 марта 1906 г. о начальных училищах для инородцев») канун проектын тәкъдим итә. Канунга төзәтмәләр проекты 1906 елда узган III Бөтенрусия мөселман корылтаеның резолюциясенә туры китерелеп, училищелар реформасын күз уңында тоткан.
III чакырылыш. Русча мәктәпләрне генә калдырырга?
Дәүләт думасының III чакырылышы (1907 елның 1 ноябре — 1912 елның 9 июне) 1907 елның 3 июнендә кертелгән яңа сайлау кануны буенча җыела. Яңа кагыйдәләр буенча, Урта Азия, Дала җирләре, Кавказ (Дагъстаннан тыш) һәм Русия Кавказ артының төрек өлешендә яшәүчеләр Думада вәкилләрен югалталар. Мөселман фракциясен бу юлы 8 кеше тәшкил итә, шуларның 7се — татарлар.
Руханилар катламыннан бердәнбер вәкил монда югарыда искә алынган Мөхәммәдшакир Тукаев кына була. Думада фракциянең эшчәнлеге яңа юнәлеш ала — дөньяви дәресләр укытылган мөселман дәүләт мәктәбе өчен көрәш башлана. П.А. Столыпин хөкүмәте дүртъеллык мәктәп кысаларында мәҗбүри башлангыч белем бирү турында канун проектын кертә. Мөселман фракциясе 1906 елгы Бөтенрусия мөселман корылтаеның III резолюциясе нигезендә эш итә һәм 1910 елда петиция кампаниясе уздыра. Хөкүмәт, телне өйрәнү өчен вакыт бирү мөмкинлеген искәртеп, мәҗбүри белем бирүне рус телендә генә оештыруны таләп итә. Ә фракция исә Думага татарлар өчен укыту татарча булсын дигән проект белән чыга. Мондый вариант та Дәүләт Шурасы тарафыннан кире кагыла.
Садри Максуди, Халык мәгарифе министрлыгының югары башлангыч училищелар турында канун проектын кабул иткәндә, болай дип әйтә: «Мөселман беренче урынга динне куя, һәм аның хакына корбан итмәслек берни дә юк, хәтта мәгърифәт тә. Шуңа баланы мәктәпкә бирер алдыннан без мәктәптә дин өйрәтеләме икәнен сорыйбыз. Әгәр юк икән – бирмибез».
Садри Максуди: «Сәяси яктан мин рус гражданы»
1909 елның 16 ноябрендә шәхси кагылсызлык буенча хөкүмәт канун проекты турында фикер алышканда, С. Максуди иҗтимагый үсеш һәм Русия мөселманнарының дәүләтчелеккә мөнәсәбәтләре турында фикерен белдерә. Монда ул сәяси милләтнең классик француз билгеләмәсе, ягъни дәүләтнең гражданнар берлеге дигән билгеләмәсен яклап чыгыш ясый. Шул ук вакытта «һәр дәүләттә үз гореф-гадәтләре, көнкүреш үзенчәлекләре булган бихисап милләтләр бар. Һәм милләтләр шулар хакына гореф-гадәтләрен яклыйлар һәм яклаячаклар да. Бу очракта мин татар, һәм мин үз көнкүрешемне яклыйм, — ләкин сәяси яктан мин рус гражданы». С. Максуди милләтне ирекле мәдәни үзбилгеләнүгә хокуклы, ләкин бердәм дәүләт организмы әгъзасы булган мәдәни берлек дип билгели. Уң караш депутатлары белән бәхәс алып барганда, С. Максуди аларга түбәндәгене аңлатырга тырыша: «Русиядә яшәүче милләтләрнең дә, сезнең кебек үк, мөстәкыйль яшәргә хокуклары барлыгын аңламыйча, <…>, дәүләт белән идарә итә алмаячаксыз», ди ул. Максуди дәүләт үсеше һәм иминлегенең бердәнбер гарантиясен шәхес хокукларын тәэмин итүдә генә күргән.
Мөселманнар диннәрен якларга мәҗбүр
Православ дәүләтенең башка диндәге ватандашлары белән мөнәсәбәтләрне коруга багышланган хөкүмәт кануннары проектларын Думаның дини мәсьәләләр комиссиясе караган. Бу комиссиядә татар депутаты Мөхәммәтшакир Тукаев та була. Тикшерелгән канун проектлары арасында «Бер диннән икенчегә күчү мәсьәләсенә караган кануннамәләргә үзгәрешләр кертү» дип исемләнгәне дә булган. Татарлар арасында көчләп чукындырылып, рәсми рәвештә православие тотучы булып саналып та, чынлыкта ислам дине тарафдары булган кешеләр шактый булган. Дума тарафыннан кабул ителгән әлеге канунны да парламентның югары пулаты — Дәүләт шурасы кире кага.
Мулла армиягә барырга тиешме?
Мөселман фракциясе мөселманнарга гына хас үзенчәлекле проблемаларны да күтәрә, беренче чиратта, мөселман дини оешмаларын яңартып кору мәсьәләсен кузгата. 1912 елның 11 гыйнварында Максуди Дини җыелышларны (мөфтиятләр турында сүз бара) реформалау программасын аңлата.
Аның төп пунктлары:
* барлык руханиларны сайлап кую;
* руханиларга христиан руханилары белән тигезлек, шул исәптән, хәрби хезмәтне үтәүгә ташлама бирү;
* барлык дини мәктәп һәм мәдрәсәләрне Дини җыелышларга тапшыру;
* «Төркестан, Төньяк Кавказ һәм Кыргыз далаларында» Дини җыелышлар (мөхтәсибәтләр) оештыру;
* Дини идарәләрдә «дини мәктәпләр һәм башка дини уку йортлары белән идарә итү» өчен тиешле бүлекләр булдыру.
Котлымөхәммәт Тәфкилев Эчке эшләр министрлыгының 1908 елга чыгымнар сметасы турында фикер алышканда, хөкүмәт дәүләт бюджетыннан мөселман дини оешмаларын тотуга сарыф итә торган гаять түбән сумманың 1836 елдан бирле үзгәрешсез булуын искәртә.
Мөселман фракциясе әгъзалары чыгышларында искәртелгәнчә, Русия кануннарының кайбер маддәләре шәригать кагыйдәләрен бозырга мәҗбүр итә. Аерым алганда, «Сәүдә йортлары, складлар һәм контораларда эшләүчеләргә нормаль ял итүне тәэмин итү» канун проектын караганда, фракция Дума мөнбәреннән берничә тапкыр сәүдә белән эш итүче мөселманнарга ислам дине белән бәйле бәйрәмнәрдә ял итү мөмкинлеге сорый. Мөселман фракциясенең төзәтмәләре Дума тарафыннан кабул ителми. Аның каравы, «Хәрби вазифа низамнамәсенә үзгәрешләр кертү турында» канун проектына мөселман фракциясенең мөселман дин әһелләренә хәрби хезмәт үтәү кирәк түгел булуын белдергән төзәтмәсе кертелә.
IV чакырылыш. «Славянлыкның ислам өстендә җиңү яулавы»
IV чакырылыш Дәүләт думасының мөселман фракциясе (1912 елның 15 ноябре —1917 елның 25 феврале), аз санлы булуы сәбәпле, фракция статусын югалта һәм рәсми рәвештә мөселман төркеме дип кенә йөртелә башлый. Ул 6 депутаттан гына тора (аларның 5се татар). Мөселман фракциясе Казакъстан һәм Урта Азия мөселманнарына сайлау хокукларын яңадан кайтаруны таләп итә. 1912 елның 7 декабрендә Ибнәмин Әхтәмов (башкорт-мишәр гаскәре ахуны Габделхаликның оныгы), фракциянең киңәйтелгән мөрәҗәгатен җиткереп, III Бөтенрусия мөселман корылтаеның төп карарларын кабатлый, дини һәм мәдәни мохтарият таләп итә.
Фракциянең эшчәнлеге катлаулы сәяси шартларда бара, бу вакытта Төркия 1912-1913 елгы 1 нче Балкан сугышында җиңелә һәм уң караш депутатлары трибунадан «славянлыкның ислам өстендә җиңү яулавы» турында ачыктан-ачык сөйли. 1913 елның мартында депутат М. Җәгъфәров сугышны ике дәүләт арасында каршылык дип кенә кабул итәргә һәм ике дин көрәшенә кайтарып калдырмаска чакыра. Шул ук вакытта фракция армиядә гаскәри муллалар санын үстерү, диннәренең кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан хәрби хезмәт авырлыкларын җиңеләйтү мәсьәләләрен күтәрә.
Фракциянең халык мәгарифе мәсьәләләре буенча барлык мөрәҗәгатьләрендә чагылган төп таләпләрнең берсе — дини мәктәп һәм мәдрәсәләрне Халык мәгарифе министрлыгы идарәсеннән Оренбург мөселман дини җыелышы вәкаләте астына тапшыру. Мөселман фракциясе әгъзалары 1914 елның мартында Дума каравына «ОДМҖга мөселман дини-мәхәллә мәктәбе һәм мәдрәсәсе укытучысы һәм мөгаллимәсе шәһадәтнамәсен бирү хокукын тапшыру турында» канун проектын кертәләр. Проект кануни фаразлар буенча комиссиягә җибәрелә һәм Дума тарафыннан каралмый.
Татарлар барлык халыклар исеменнән сөйли
Дәүләт Думасының барлык чакырылышларында да мөселман депутатлары ватандашларның дини карашларга нигезләнеп юридик хокукларын чикләүне бетерү мәсьәләсен күтәрәләр. 1915 елның 20 июлендә фракция рәисе Котлымөхәммәт Тәфкилев Дума вәкилләре — латышлар, литвалылар, эстоннар, әрмәннәр, яһүдләр һәм мөселманнар — исеменнән чыгыш ясап, Русиядә яшәгән халыкларга милли һәм ватандашлык хокуклары тигезлеген таләп итә. Әлеге таләп 190га 162 тавыш белән кире кагыла. Бу чыгыш рус булмаган халыкларның Дума белән соңгы тапкыр уртак тел табу омтылышы булып чыга.
1915 елда Оренбург мөселман дини җыелышы мөфтие итеп Мөхәммәтсафа Баязитов билгеләнгәч, мөселман фракциясе әгъзалары моңа каршы протестка кул куя. Нәтиҗәдә, элек милли лидерлар мөфтиятне гомуммилли орган дип кабул итсә, хәзер, М.Баязитов килгәннән соң, алар фракция каршында бюро тибында дөньяви гомуммилли орган барлыкка китерү идеясен карый башлыйлар.
Шулай итеп, Русиядән конституцион монархия ясарга омтылган либераллар — фракция әгъзалары — патша хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылган оппозицион Прогрессив блок ягына басарга мәҗбүр булалар.
Хәбетдинов А., Мөхетдинов Д.В., Мөселман-татарларның иҗтимагый хәрәкәте: нәтиҗәләр һәм перспективалар. — Түбән Новгород: «Маһинур» НММ, 2005. — 108 б.
интернет-чыганак: «Мәдинә» нәшрият йорты сайты
Ләйсән Шакирова һәм Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе