«Гыйльми мирас» проекты кысаларында 1940 елда «Милли байрак» газетасында дөнья күргән шушы мәкаләнең кирилл язуына күчермәсен тәкъдим итәбез. Әлеге мәкаләдә тәмәке тарту күренешенә җитди фәнни анализ бирелә, шул ук вакытта, текст үз заманы өчен чагыштырмача җиңел һәм кызыклы телдә язылып, халык сәламәтлеген саклау эшенә багышлана. Сүз уңаеннан, «Милли байрак» газетасы Кытайда, Харбин шәһәрендә ун ел дәвамында чыгып килгән. Аны үз Ватаннарын ташлап калдырырга мәҗбүр булган милләттәшләребез нәшер иткән.
Аты нәүгъләре — тәмәке, духан, әт-тәбәгъ, табако – нәбатат (ботаника) фәнендә базинҗан фасыйләсеннән бер үсемлектер. Гомере бер еллыктыр, нәүгъләре күптер, яфраклары бөтендер. Чәчәкләре җимеш салкымы (тәлгәше) рәвешендәдер. Тәмәке әһле каршында мәшһүр булганнары самсуния (Төркия, Самсун вилаяте), рәйханиядер. Күп кулланганнары «никотина тобако»дыр. Җиваи булган бер төрлесе дә бардыр – Төркестанда, Кытайда күп үстерелер. Киң яфраклы булганы да бардыр – Рус Аурупасында үстерелер. Базарларда күп сатылганы шул киң яфраклысы белән бер төрле вак яфраклысыдыр.
Бу үсемлекнең төп башлап чыккан урыны Америкадыр. Димәк аурупалылар Американы фәтех итмәстән элгәре, ул нәрсә адәм агулау эшенә кулланылмамыштыр. Америкадан Аурупага, аннан Мисырга, Төркиягә, Русиягә вә бөтен Азияга таралмыштыр. Әйтәләр – испаннар Христофор Колумб белән Америкага беренче дәфгә (тапкыр) кергәнләрендә, тәмәке диелгән нәрсәне Антилья атауларының берсе булган «Тобаго» атавында табылмышдыр; ягъни шундагы вәхши халыкларның тәмәке чиккәнләрене күрмешләрдер. Тәмәкене он кылып, ягъни насбай кылып борынга тарту эше Аурупага кергәч кенә башлангандыр. Шулай булса да, элгәреге заманда тәмәке тарту һәрбер җирдә бидгать, харам булмышдыр. Тәмәке истигъмал итечүләрне (кулланучыларны) борыннарын кисү белән куркытыр булганнар.
Әйтәләр – тәмәке Аурупада 1570 нче елга кадәр бик мәгърүф (билгеле) булмаган. Бер инглиз капитаны Вирҗиниядән Англиягә алып кайтып, анда шаигъ булмыштыр (таралгандыр). Испаниядән Португал мәмләкәтенә кермештер. Франциянең Португалдагы консулы исә мәмләкәт идарәсенә табыш китерүне уйлап, тәмәкене Франциягә кертмештер. Бу нәрсәнең Франция мәмләкәте хәзинәсенә күп табыш китерүене күргәч, руслар вә башкалар йортларында истигъмал итә башлаганлардыр. Руслар тәмәкенең насбай рәвешендәгесен Бохараи шәриф әсирләренә кергезмешләрдер. Моннан һәммә халыкка наргилә, насбай рәвешендә таралып, Бохара байлыгыннан бик күп өлеше рус дәүләт хәзинәсенә күчмештер. Ахырда бу хабис (яман) нәрсә Идел-Урал төрекләре арасына барып кереп, арыш, бәрәңге аракылары, арпа сыралары белән беррәттән таралып, Идел-Урал төрекләренең кесәләрен саумыштыр һәм башларыннан миләрен, гакылларын суырмыштыр.
Адәм баласына чиксез зыян китерә торган тәмәке ошбу матдәләрдән мөрәккәптер: никотин, никотиин, никотиллин, бора ачыткысы, коллодин, күмер ачытмасы һәм күмер ачыткысы. Нашатырь вә пиридин, яшел рәтәнҗә һәм аксымнан күп өлеш бардыр. Агач мунчаласы (целлюлоза), химасинит көллесе (щелочь), фосфат көллесе, тимер ачытмасы бардыр. Шул матдәләр һәрберләре агудыр. Тәмәке авырлыгында май да бардыр. Һәрбер кадак авырлыгыннан 28 мискаль май чыгадыр. Шул матдәләрнең арасында иң көчле агу булганы никотин белән никотиллиндыр. Никотин – сагыз сымак, майга охшашлы бер нәрсәдер; суда тиз эридер. Аның нәүгенә карап тәмәке дә төрлечә буладыр. Йөздә бер, йөздә биш вә алты чамасында булыр; бик куәтле агудыр. Әгәр никотиннан ике яки өч тамчы алып, атның теленә салынса, дәрхаль (шунда ук) үтерәдер. Әгәр тәмәкедән ике грамм кадәрлек алып, суда чылатып кешенең тәненә ашланса, үтерүе мөмкиндер. Бу хәл андагы никотин матдәсенең таралып, суны агуга әйләндергәне өчендер. Тәмәке белән агулануның төрле сыйфатлары бардыр:
1. Авыздан ашказанына кергезмәк берлә булыр. Мәсәлән: чәйнәп агулану кебек яки агулау максады белән тәмәке чылатылган суны бирмәк кебек.
2. Эчәкләргә җибәреп агуланудыр. Эчәкдәге кортларны үтерәм дип гоман кылган кеше.
3. Яки төтен кылып тын юлыннан кергезмәк белән булыр. Тәмәке тартып агулану дигәнемез шулдыр.
4. Тәмәкенең төелгәнен борынга яки тел астына салып истигъмал кылу белән агуланырлар. Төтен эчүнең һәм төтен нәүгъләренең төрлечә булмагыннан агуланмакның куәте да төрлечә булыр. Бәс, тәмәкенең үзенең яфрагын бөтерелдереп ясаганы (сигара) һәммәдән каты агулыдыр. Чөнки үзен бөтерелдереп ясаган сигарада никотин агу матдәсе күп буладыр. Трубка белән тартылган тәмәкедә никотин һәм никотиин матдәләре күп кергәне өчен күп агуландырадыр. Тәмәке ни кадәрлек акрын көйсә, агуламагы шул кадәр каты булыр.
Тәмәке чигүчеләр ике төрледер: берсе төтенне йотар вә берсе йотмас. Йотканлары тын алу юлында хасил була торган авыруларның тырнакларына тизрәк эләгүчәндер. Арык тәнле булсалар, яки кызма табигатьле, ягъни гасаби (тиз кызучан) булсалар, тизрәк агуланучанлардыр. Тәмәке төтене авызның эчке тирәсенә тәэсир кыладыр. Бәс, ачыкканлыкны сизү тойгысын азайтканы кебек, үзенең сизү көчене дә азайтадыр. Еш тәмәке чигүчеләр бик тиз арыкланалар. Гыйннин хәлгә әйләнерләр, ягъни ирлек вазифасыны үти алмаслар. Теш уртлары кабырчыкланыр, бозылыр. Танау тишекләрендә пешегү, кабырчыклану, кибү кебек хәлләр пәйда булыр. Авызлык урынларында пешегү хасил булыр. Әгәр тәмәке чигүче кеше сифилис чире белән дә мөбталә булса (авырса), шул чир дәһа (тагын да) көчле булыр; ирендә, телдә сәрәтан авыруы хасил булыр. Бигрәк тә тәмәке чигүчеләр, кыска көпшәле трубка белән чигүчеләр, ул авырулар дәһа көчле булыр. Тәмәке тартучыларда ашказанының сыгынты суында (пепсин) матдәсе әзәю кебек бик куркынычлы чирләр туар. Эчәк нәзләсе күренер. Йоткылыкларында, тавыш курайларында, бугаз көпшәләрендә пешегү кебек хәлләр пәйда булыр. Шунлыктан, тәмәке тартучыларда нәзлә (томау) авыруы бик еш пәйда булыр.
Никотинның йөрәккә һәм кан тамырларына булган тәэсире дә бөектер; шириянларның (вена) катылашуына, канның кысуының артмаклыгына сәбәбтер. Шулай ук йөрәкнең калтырамаклыгына, тамыр тибүләренең интизамсызлыгына (бозылуына), яки тәмам тукталмаклыгына сәбәбтер. Кызучан табигатьле кешеләрдә ул хәл тагы да артыграк булыр, хәтта йөрәктә сәктә (инфаркт) хасил булуына кадәр барып җитәр. Тәмәкене күп чигүчеләрдә йөрәк киңәюе һәм тәнәффес (тын алу) авырлашуы кебек хәлләр күреләдер һәм йөрәк тибүенең сүлпәнәюе, ике балтырның кутырламагы кебек хәлләр хасил булыр.
Никотинның күрү хисенә зарарлы тәэсире бик куәтледер; күзнең гасабларыны (нервларыны) утлыктырадыр (ялкынсындырадыр). Шул җәһәттән «тәмәке сукырлыгы» диелгән сукырлыкка сәбәптер. Тәмәке чигүдән килгән авырулардан берсе, күз хастасының инкыядыдыр, күрүнең зәгыйфьләнүедер һәм руъят сәхәсенең кимүедер. Тәмәкене күп чигүчеләрдә йокы качмак, баш авырмак, баш әйләнмәк, аяк-кул бармаклары калтырамак кебек хәлләр пәйда булыр. Тәмәке әхвәл рухына тәэсир кылыр – ихтилаты рухия (психик өзлегү) пәйда булыр. Кайсы чагында ак җилекнең фәгәлияте (эшчәнлеге) артыр, аны уятыр; ләкин уянудан соң ак җилекнең ялыкмагына, зирәклекнең кимемәклегенә сәбәп булыр, оныту пәйда булыр. Бигрәк тә нәрсә исемләрене исендә тота алмый торган булыр. Тәмәке төтене фикерләү әгъзаларына тәэсир итәр. Тәмәке тарту ирләрне гыйннин ясаса, хатынларның гакыйм, ягъни кысыр калуларына сәбәп булыр. Тәмәке тартучы хатынларның сөтләрендә никотин матдәсе булып, аларның имезгән балаларының әхвәле рухияләренә начар тәэсир итәр. Никотин кан көпшәләрен кабыз кылыр. Җөмлә гасабиләрнең мәркәзләренә тәэсир кылыр һәм гасабиләрне кысар, шешендерү кебек, ягъни буын-буын кылу кебек хәлләргә өлгәштерер (ирештерер). Барлау тамырларына тәэсир кылып, хәятнең интизамын (тәртибен) югалтыр. Бу йөрәкләрдә, бавырда афәтләр пәйда кылыр.
Тәмәке белән агулануның гаразлары ике төрледер: берсе – үткер агулану: баш әйләнү, баш авырту, йөз вә бөтен тән саргаю, укшу, косу, суык тир чыгару, йөрәк ләпердәү, ихтилаҗ, ягъни тәннең аерым әгъзалары тартып сикерү кебек хәлләр пәйда булыр. Икенче төрле агулану, гомерлеккә агулану хәлләредер. Галәмәтләре ошбулардыр: калебтә ихтиләл (бозылу) пәйда булыр; кан тамырларында, сизгеч тамырларында, күзләрдә, аш сеңдерү әгъзаларында, ирлек, хатынлык әгъзаларында тәртип бозылыр.
Шул югарыда сөйләгәнләрдән һәрбер гакыл иясенә беленәдер ки, тәмәкенең бик зыянлы тәэсирләре бардыр. Тәмәкенең зыяны тәнгә, зирәклеккә, малга вә хәтта милләт һәм йортка бик зурдыр. Тәмәке тартучы үзенең гадәтенә кол буладыр, шуңа тоткындыр. Ул бу мәҗнүнлекне малын биреп, сатып аладыр. Аңа бу зыянлы бәладан котылу өчен бердәнбер юл – тәмәке чигүне ташламактыр һәм аны дәфгатән (бердән) ташламактыр. Тәдриҗи (акрынлап) куймакның һичбер файдасы юктыр. Дәфгатән куймак көчле ирадәгә табигъдер: сәбатлы (чыдам) булуга да баглыдыр. Тәмәке тартуны куйган кешегә табибларның әйтүенә күрә сибартин ситрикнин бирелер.
Кайсы бер кешеләр тәмәкене амуньяк гакызы, ягъни мазе имтизаҗ ителгән су берлә юып, никотиннан тазалап бирүне тәҗрибә кылдылар. Кайсы берәүләр бер кисәк мамыкны хәмизүл гакыз мәһлүле булган суга куеп, шуны тәмәке кәгазенең эченә куеп бирүне дә тәҗрибә кылдылар. Ягъни тәмәкене никотиннан тазаламакчы булдылар. Ләкин болар берсе дә файда кылмады.
Әгәр дә тәмәке тартучыны тәмәкедән аеру истәнелсә (теләнелсә), һәрбер төргәкле тәмәкегә (һәрбер сигарага) когодилят сода (уннан бер), мәглүлиден (шул нәрсә эретелгән судан) бер тамчы тамызып бирү кирәктер. Чөнки аның тәме шашырыла, мәкрүһ исе арта; тәмәке тартучы аны мәкрүһ күрә башлыйдыр. Шуның өстенә тәмәкедән вә башка нәрсәләрдән дә рузә булырга боерылса, (мәсәлән ике атна) тәмәкене мәңгелеккә ташлау мөмкиндер. Әгәр мөселман-төрек кардәшләребез, хосусән дин, милләт өчен илләрен ташлап, илгизәрлеккә чыккан сөекле йортдашларымыз тәмәке тартуны чынлап куюны истәсәләр (теләсәләр), тәмәкегә биргән акчаларының яртысын үзләренең хәләл вә мөбаһ кирәкләренә тотып, калган яртысын илгизәрлектәге юксыл кардәшләренең балаларын укыту өчен булган иганә сандыкларына бирсәләр, милләтебезнең аң, белеме, кадер вә хөрмәте артуга сәбәпче булганлары кебек, Тәңре сөбханә вә тәгалә каршында олуг савапка наил булачакларында һич шөбһә юктыр. Тәмәке тартмауда, яки аны ташлауда ялгыз кешеләрнең саулыгы, малыны саклау бар булганы кебек, милләт җыенчылыгымызның саулыгыны, хәятыны, малыны саклау да бардыр. Тәмәкенең әхвәл рухияга тәэсирене язып үттем. Мәгълүмдер ки, әхвәл рухия төзек булмаган, ирадәсе көчле булып, үзе үзенә баш була алмаган бер олыс әгъзаларыннан милләтне коткарачак бөтен ирләр чыгуыны өмет итеп булмыйдыр.
Югарыда сөйләнгән сүзләр тәмәке тартуга фәнни карашлар. Һәрберләре гакыл сәлим белән кылынган бөек тәҗрибәләрдер, фәнни хакыйкатьләрдер. Безләр фәнни хакыйкатьләр белән хисаплашырга тиешле булган акыллы төркиләр булганымыз кебек, дини җәһәтдән харамнан, мәкруһтан сакланып, фарыз, ваҗибне кылырга тиешле мөселманларыбыз һәрнәрсәдән элгәре дини җәһәтне тикшерү безләрнең дини-гакыйдаи бурычыбыздыр.
Шәех Әхмәтфәрит Габбас Ураллы мәкаләсе
Иске татар имласыннан кирилл язуына ТР ФА Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты аспиранты Зөлфәт Хафизов күчерде.
постердагы фото: deviantart.net