Сәгыйть Хәлфин — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, атаклы Хәлфиннәр нәселенең башы.
1767 елда император закон чыгару комиссиясенә (Уложенная комиссия) Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләреннән депутат булып сайлана.
Екатерина II махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче түрәләр әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы итеп Адмиралтейство конторасы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгели. Русиядә беренче тапкыр рус кешеләре өчен татар теле укытыла башлый.
С. Хәлфин Казан гимназиясендә 1785 елга хәтле эшли. Татар телен укытуда беренче юл яручы буларак, дәреслекләр булмау проблемасы белән очраша һәм үзе чишәргә алына. 1778 елда ул «Азбука татарского языка» дәреслеген яза.
«Азбука татарского языка»ны түбәндә йөкләп алып була: Хальфин_Азбука_татарского_языка_1778