Су – яшәү чыганагы, сусауны басучы, тәнгә җиңеллек бирүче эчемлек ул. Ләкин чиста, эчәргә яраклы булган су кыйммәтле һәм еш кына дефицит әйбер икән шул. Дөньяда 800 миллионга якын кеше чиста суга тилмерә. Нишләп шулай соң? Үзебез эчә торган су чыннан да эчәргә яраклымы соң? Миа Накамулли шул хакта бәян итә. _________________________________________________________________ Текст «Мин татарча … Тулысынча
экология
ПЭТ (полиэтилентерефталат) – әйләнә-тирәдә авыр таркалуына карамастан, күптәннән пластик савытлар, элпәләр һәм башка төрле эшләнмәләр җитештерүдә киң кулланыла торган матдә. Хәзерге вакытта күләме елдан-ел артучы ПЭТ чүбе табигый экосистемаларның тотрыклыгына нык тәэсир итә. Кешеләрдән ярдәм көтеп тормыйча, табигать бу төр чүп белән микрорганизмнар ярдәмендә үзе көрәшә башлады. Күптән түгел галимнәр бу «спецназчылар» белән танышу бәхетенә … Тулысынча
Зыянлы химик матдәләр планетаның кеше үзе барып җитә алмаган урыннарында да җыела ала икән. Моны инглиз экологлары ачыклаган. Галимнәрнең фикеренә күрә, зыянлы химик матдәләрнең иң куркынычлары — озак саклана торган органик пычраткычлар. Мондый матдәләр океан төпләрендә аска-өскә күчә, хайваннарның организмнарында туплана һәм эндокрин системасының эшен боза алалар. Бөекбритания галимнәре исә мондый матдәләрнең кысласыман амфиподаларда, … Тулысынча
Глобаль җылыну ул – соңгы йөз ел эчендә Җирдә уртача температураның күтәрелүе.Ул бөтен дөньядагы метеостанцияләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә, Аурупада андый станцияләр якынча 150 еллап бар инде. Гомумән, соңгы йөз ел буена алынган шундый мәгълүматләргә караганда, температура күтәрелә, һәм бу – ниндидер күпьеллык уртача температура тирәсендә «чайкалу» түгел, ә инде әһәмияткә ия булган тренд. Шунысын … Тулысынча
Дөньякүләм сәламәтлек оешмасы (ДСО) атмосфераның пычрануына багышланган яңа хисапнамәне чыгарды. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Җирдә 92% кешенең чисталыгы нормаларга туры килмәгән һава сулавы ачыкланды. БССО экспертлары мондый хисапнамәләрне даими рәвештә башкарып торалар һәм исемлеккә кергән шәһәрләрнең саны торган саен тизрәк артуга игътибар итәләр: соңгы ике елда исемлек тупланмасы ике тапкырга артты. Хәзерге вакытта һавадагы зарарлы матдәләр туплану … Тулысынча
Җир шарының төрле почмакларында (кызык, шарның нинди почмагы булсын инде, ә?) урнашкан шәһәрләргә якындагы берничә дистә ел эчендә һәлак булу яки юкка чыгу куркынычы яный. Нинди сәбәп белән дисезме? Сәбәпләр төрле, кайберләре демографиягә бәйле, башка бер шәһәрләр табигатьнең аяусызлыгы аркасында кешелек тарихында үз урыннарын югалтачак. Инфографикада исә шул шәһәрләр турында мәгълүмат күрсәтелгән. Анда Русия шәһәрләре … Тулысынча
Нәрсә ул: Ысылдавык кош — тукрансыманнар төркеменнән булган кечкенә кош. Без аны орнитолог Сергей Соловьёв белән Мәскәү астында, МДУның Звенигород биостанциясендә төшереп алдык. Ысылдавык кошның бер үзенчәлеге бар: ерткычны оясына китермәс өчен, ул елан булып кылана – муенын боргалый һәм хәтта ысылдаган тавыш та чыгара. Ерткыч мондый күренеш белән очрашкач, артка чигенә һәм кош оясын … Тулысынча
Җир планетасы өслегенең 70% океаннар били. Элек Тын, Атлантик, Һинд һәм Төньяк Боз океанын гына белсәк, соңгы 20-30 елда галимнәр Көньяк океанын да аерып күрсәтә. Ул Антарктида тирәсендә урнашкан. Әйтергә кирәк, 1914 елгы татарча география дәреслегендә дә бу океан күрсәтелгән булган: ул Җәнүби боз диңгезе (Көньяк океан, Африка, Америка кыйтгаларының җәнүбендә) дип аталган. Океаннар — … Тулысынча
Җир шарындагы көнкүреш калдыклары күләме ел саен арта бара. Кешеләр әле һаман да чүпне әзрәк түгәргә, булганын эшкәртеп, яңадан кулланырга өйрәнеп җитә алмый. Көнкүреш калдыкларының төрле илләрдәге язмышы турында «Гыйлем» тәрҗемә иткән инфографикадан белә аласыз. «Вокруг света»журналыннан тәрҗемә ителде.