Нәрсә ул: Ысылдавык кош — тукрансыманнар төркеменнән булган кечкенә кош. Без аны орнитолог Сергей Соловьёв белән Мәскәү астында, МДУның Звенигород биостанциясендә төшереп алдык. Ысылдавык кошның бер үзенчәлеге бар: ерткычны оясына китермәс өчен, ул елан булып кылана – муенын боргалый һәм хәтта ысылдаган тавыш та чыгара. Ерткыч мондый күренеш белән очрашкач, артка чигенә һәм кош оясын калдыра, ахрысы. Әлеге фотода кош кулда булса да, куркыныч янаганда, ул үзен нәкъ шулай тота.
Бу кош турында фән нәрсә белә: Кошлар үз ояларын төрлечә яклыйлар, әмма Русиядә яшәүче кошлардан бары тик ысылдавык кош кына елан булып кылана. Һәм бу аның бердәнбер үзенчәлеге түгел. Тукранлылар отрядына керүенә карамастан, ул үзенең көнкүреш рәвеше һәм тәртибе буенча бу отрядка кергән башка кошлардан аерылып тора. Беренчедән, ул башка тукранлылар кебек гел бер урында гына яшәми, бу күчмә кош кышны Африкада уздыра. Икенчедән, башка тукраннардан аермалы буларак, аның койрыгы көчсез (ул аңа таяна алмый), шулай ук томшыгы да көчсез – ул хәтта үзенә агач куышында оя да ясый алмый, шунлыктан күп очракта башка кошлар оясында яшәргә яки черек агачта көч-хәл белән оя корырга мәҗбүр. Икенче яктан, ысылдавык кошның тән төзелеше тукраннарныкы сыман: бармаклары башка тукраннарныкы кебек урнашкан, зур безсыман теле бар.
Мин ни өчен моны белергә тиеш: Ысылдавык кошлар — саннары үзгәрүе глобаль җылыну белән бәйләп каралган беренче «модель» объект иде.
Ысылдавык кош Ауразиядә киң таралган, безнең илдә аны Чукоткага кадәр очратырга мөмкин. Аурупада ХХ гасырның соңгы дистә елларында аларның саны кинәт кимеде, ә ул елларда бөтен табигый үзгәрешләрне дә глобаль җылынуга бәйләү киң таралганлыктан, бу күренешнең дә сәбәбен глобаль жылынуга бәйләделәр. Хәзер исә инанып әйтергә була: эш глобаль җылынуда түгел, ә тирә-юньне төзекләндерүдә: урманнар паркларга әйләнә, карт, йомшарган агачларны кисәләр, ә алар урынына калучы яшь, көчле агачларда ысылдавык кош үзенә оя кора алмый.
Ысылдавык кошның гомуми саны кимүе бу кошларның Мәскәү артында яшәүләренә дә тәэсир иткән. Без ысылдавык кошны гомумән күрмәгән чаклар да булды. Әмма соңгы елларда аның саны әкренләп үсә бара. Ысылдавык кошны саклау өчен, ул бик теләп урнашкан черегән агачларны калдырырга яисә ясалма оялау урыннары эләргә кирәк.
Вадим Гаврилов, биология фәннәре кандидаты, М.В. Ломоносов ис. МДУ биология факультетының С.Н. Скадковский ис. Звенигород биостанциясе өлкән фәнни хезмәткәре
Постнаука сәхифәсеннән
Эльвира Зиннәтуллина, Галия Мөхитова, Айсылу Кәбирова, Гүзәл Шәвәлиева тәрҗемәсе