• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Австралия турында 10 кызыклы факт

11.01.2017

Австралия — континент та, дәүләттә. Монда Австралия Берлеге дип аталган парламентар монархия урнашкан, шулай ук ул бик тә кызыклы хайваннарның туган җире дә. 
1. Австралия — дөньядагы иң кечкенә континент. Шулай ук ул җир шарындагы кеше яши торган иң коры континет булып санала. Австралиянең өчтән бер өлешен чүл алып тора, калган территориясе дә шактый коры.

2. Австралиядә халык тыгызлыгы бик түбән: бер кв. чакрымга бары тик 3 кенә кеше туры килә.

3. Австралия халкының 20% ы чит илдә туган.

4. Австралия 40 000нән артык ел аборигеннарның туган җире була. Алар 300 төрле телдә сөйләшкәннәр.

Һәм шулай 5600 чакрым!

5. Австралиядәге Динго коймасы дөньядагы иң озын койма булып санала. Ул 5400 чакрымны тәшкил итә.

6.Дөньядагы иң озын һәм туры юл Налларбор чүлендә урнашкан. Ул 146 чакрымга кадәр сузылган.

7. Тасмания утравы дөньядагы иң чиста һавалы урын булып санала.

8. Дөньядагы 10 иң агулы еланның 6 төре Австралиядә тереклек итә. Австралиянең кансыз еланы яки яр буе тайпаны — дөньяда иң агулы елан булып санала. Аның бер чагуыннан чыккан агу 100 кешене үтерә ала.

9. Австралия чүлләрендә бер өркәчле 750 000нән артык дөя тереклек итә. Бу җирдәге иң зур көтүлекләрнең берсе.

10. Көнгерә һәм эму (Австралиядә тереклек итүче иң эре кош) Австралия гербына символлар итеп сайланыла. Чөнки башка күп кенә хайваннардан аермалы буларак, алар бик сирәк очракта гына артка чигенә.

Зөһрә Фәсхиева туплады.

Фотолар: wikimedia

Рубрика: МәкаләТеглар: австралия, география, көнгерә, эму



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.