Олимпиада— ул башкалар белән көч сынашып, җиңү яулау гына түгел, ә күп өйрәнү, күп белү һәм шул белемеңне дөрес итеп куллана алу. Татар телендә без инде кечкенәдән аралашабыз, сөйләшәбез. Бу безнең өчен бер дә авырлык тудырмый. Ә менә телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү, аның һәрбер өлкәсе белән танышып чыгу өчен шактый күп вакыт һәм көч таләп ителә.
Җиңүнең өч кагыйдәсе
Иң беренче мөһим әйбер — ул ТЕЛӘК! Әгәр дә синдә телне өйрәнү теләге юк икән, бушка вакыт уздырма.
Беренчегә карашың уңай икән, димәк, икенче кирәкле әйбер — олимпиадага әзерләнү өчен чыганаклар. (Бу турыда алдарак язырмын әле).
Өченчесе — вакыт. Син «вакыт җитмәү« дән зарланырга яратасың икән, олимпиадага әзерләнүне башлау турында уйлама да.
Бөек Эйнштейнның да тәүлегенә 24 сәгате генә булган, шуңа күрә бу очракта беренче иң мөһим әйберне исеңә төшер.
Белем чыганаклары
Бу эшне башкарып чыга алуыңа үз-үзеңдә ышыныч бар икән, киттек! Татар теленең нигезләрен исеңә төшереп чыгу өчен, биштән алып, тугызынчы сыйныфка кадәрге татар теле дәреслекләрен укып чыгу зарур (әлбәттә, син кече сыйныфта икән, үзеңә кирәклеләрен генә). Боларга өстәп, иң кирәкле китаплар исемлеге һәм башка чыганаклар:
1. «Хәзерге татар әдәби теле», Сафиуллина Ф. С., Зәкиев М.З — Казан: «Мәгариф» нәшрияты
2. «Тел гыйлеменә кереш», Сафиуллина Ф.С. — «Хәтер»нәшрияты
3. «Татар грамматикасы: I, II, III томнар» — Казан: «Фикер» нәшрияты
4. Дөрес язарга өйрәтүче (орфографияңне ныгыту өчен) китаплар.
5. Казан федераль университеты ресурслары: old.kpfu.ru/f11/index.php?id=9
6. Дөрес язу кагыйдәләре: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/K.html
7. Тестлар: vk.com/shakert, alfinur.jimdo.com, gzalilova.narod.ru/tattele.html
8. Синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар сүзлеге.
9. Һәм, әлбәттә, укытучы үзе киңәш иткән китаплар.
Әзерләнү рецепты
Олимпиадага әзерләнү өчен вакытны үзең дөрес итеп бүләргә өйрән. Төннәр буе уку, ә икенче көнне дәрестә йоклап утыру — килешә торган эш түгел.
Укытучы тарафыннан уздырылган консультацияләрне калдырма, китаптан укып, аңламаган темалар да шактый була. Укытучы биргән биремнәрне, укырга кушканнарны – барысын да эшлә, тәҗрибә тупла. Теорияне бер укып чыгу җитә, иң мөһиме — гамәли эш (практика)! Тестлар, биремнәр эшләгәндә генә, барлык үтелгән тема истә кала.
Кагыйдәләрне язып бару өчен аерым дәфтәр башла. Кирәкле мәгълүматны язып бару — истә калдыруның бер ысулы. Әгәр дә син гайре табигый көчләргәбулмасаң инде, әлбәттә.
Барлык өйрәнгәннәреңне исеңә төшереп чыккач, син үзеңнең күп әйберне «белмәгәнеңне беләчәксең». Шуңа күрә өстәмә мәгълүмат укырга туры киләчәк. Эшеңне башлаганчы, план төзе (…беренче «моны» эшлим аннан — «тегесен»…) , башкача була алмый, чөнки син үләннән үләнгә сикереп йөрүче чикерткә түгел. Тел — ул бер система. Ул дүрт структур элементтан тора. Аларны билгеле бер тәртиптә өйрәнү мөһим, башыңда мантыйк чылбырын (логическая цепь) булдыруөчен. Бу нигә кирәк? Җавап бирәм: кеше робот түгел, аның хәтере кайчак «хыянәт итә». Шул рәвешле, әгәр олимпиада вакытында мөһим әйберне онытсаң да,«теге чылбыр» булышачак. Чөнки бу очракта инде синең баш миеңдәге киштәләрдә тәртип бар, син кирәкле мәгълүматны тиз арада, үзең белгән эзлеклелек белән эзләп таба алачаксың. Эшеңне фонетикадан башла (чөнки авазлар телнең фундамент ташлары). Бу бүлекне ныклап үзләштергәч кенә, морфология бүлегенә күчә аласың. Бик катлаулы бүлек (фигыльне генә искә төшерегез), шуңа күрә моны өйрәнүгә вакытыңны кызганма. Аннан соң килә иң кызыклысы — лексика. Кызыклы, чөнки аны өйрәнгәндә, син бик күп яңа, элек таныш булмаган сүзләр өйрәнәсең. Үзең өчен ачышлар ясаган вакытлар да була әле. Ә синтаксиста игътибарыңны җөмләләргә анализ ясауга юнәлт. Олимпиадада бу темага караган һәм шактый күп балл белән бәяләнә торган бирем бар.
Нинди биремнәр көтәчәк?
Олимпиада биремнәренең төзелешенә килгәндә, гадәттә, беренче өлешне тестлар тәшкил итә. Җавапларны сайлап алу зур кыенлык тудырмый дип уйласак та, аларны эшләү зур игътибарлылык сорый. Шуңа күрә бу өлештә ялгышлык җибәрмәс өчен биремне дөрес, аңлаганчы, кат-кат уку кирәк. Мәсәлән: «кайсы вариантта дөрес җавап бирелМӘгән?», күп очракта укучылар инкарь итү кисәкчәләрен күрмиләр).
Теоретик биремнәрне эшләп чыгар өчен, әлбәттә, укучыда теоретик белем дә булырга тиеш. Бу биремне эшләгәндә, терминнарны бутамау, сүзләргә дөрес билгеләмә бирү зарур. Кагыйдәләрне яттан белү дә комачауламый, шул ук вакытта «коры кагыйдә» язып кую синең белемеңне күрсәтми, аларны мисаллар белән дәлилләп бирү дә кирәк.
Гамәли биремне үтәү өчен дә теорияне белү мөһим. Моны уңышлы башкарып чыгуны олимпиадага әзерлек вакытында һәрбер өйрәнгән теманы гамәли биремнәр белән ныгытып бару булышачак. Монда анализлар турында да онытма (фонетик, морфологик, лексик, синтаксик анализлар). Олимпиада биремнәрендә мондый төр эшкә дә зур игътибар бирелә.
Иҗади биремгә килгәндә, күп очракта бирелгән бер темага (мәсәлән, «Туган ил», «Туган тел») инша язарга кирәк була. Инша максималь дәрәҗәдә матур эчтәлекле, образлы, грамматик хатасыз булырга тиеш. Шуңа күрә синең «сүзлек запасың» бай, телең әдәби, матур булсын өчен дә әдәби китаплар уку кирәк.
Хәрәкәт итү кирәк!
Гомумән алганда, мөһим моментлар шулар булды. Тик менә җиңүче статусына ия булганчы, бик күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры киләчәк.
Күбрәк укыган саен, күбрәк беләсе килә, шуңа күрә үз өстеңдә эшләүне бервакытта да туктатма. Кичә укып белгән мәгълүматның бүген булмаса, иртәгәкирәге чыга. Шуңа күрә алга таба хәрәкәт итү кирәк! Бу эштә уңышлар сезгә, онытмагыз: тырышкан табар, ташка кадак кагар! Әгәр дә сораулар туса, миңа мөрәҗәгать итә аласыз.
Ләйлә Исламова, КФУ Л. Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты талибәсе, татар теле буенча республикакүләм олимпиадасының йомгаклау этабы призеры
фотоиллюстрация автор архивыннан