Шрөдингер исеме фәнни медиада иң күп яңгырый торганнардан. Күрәсең, аның мәче белән эшләнгән уйланма тәҗрибәсе шулкадәр кызыклы һәм популярдыр. 20 гасырның иң атаклы физикларының берсе Эрвин Шрөдингер нинди кеше булган соң? Ни өчен шулкадәр танылган?
Эрвин Рудольф Йозеф Александр Шрөдингер (Шрёдингер дип тә языла, 12 август 1887 – 4 гыйнвар 1961). Австрия физигы, теоретик, квантлар механикасын төзүчеләрнең берсе; Нобель премиясе лауреаты.
Больцманда укый да, укымый да
Австриянең данлыклы улы Эрвин Шрёдингер 1887 елда Венада дөньяга килә. Классик гимназияне тәмамлагач, Вена университетына укырга керә.
Шрёдингер бөек Людвиг Больцман белән университетта очраша алмый. Бу галим нәкъ Шрёдингер укырга керер алдыннан вафат була. Әмма Больцман тырышлыгы белән Вена университеты физика фәненең үзәгенә әйләнә, ә аның укучылары Шрөдингерның фәнни кызыксынуларына йогынты ясый.
Больцман идеяләре турында: «Әлеге идеяләр минем өчен фәндә беренче мәхәббәт кебек булдылар. Башка бернәрсә дә мине болай үзенә тартмады һәм инде беркайчан да тартмастыр», — дип әйтә торган булган галим.
Сугыш кырында Эйнштейнны укып…
Беренче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Э. Шрөдингерны армиягә алалар. Бәхете, ул, укытучысы Фридрих Газенроль кебек, яу кырында һәлак булмый. Шрөдингер фронтның тыныч өлешендә артиллерия офицеры хезмәтендә була. Монда ул физика белән шөгыльләнүен дәвам итә алган. Пушка алдыннан китмичә, галим Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясенә караган мәкаләләрен укый, ә сугыш азагында үзе дә әлеге темага берничә хезмәт бастыра.
Ньютон белән бер дәрәҗәдә
Дөньякүләм танылу Э. Шрөдингерга Поль Дирак белән берлектә квантлар теориясе буенча иҗат иткән хезмәте өчен Нобель премиясе бирелгәч килә. «Шрөдингерның дулкыннар механикасы буенча беренче алты хезмәттән башка теоретик физикада тагын да күренеклерәк нәрсә бар соң?» — дип бәяли аның эшчәнлеген Макс Борн. Чыннан да, соңрак Шрёдингерның исемен алган дулкынлы материя тигезләмәсе белән бер дәрәҗәдә торган, физика фәне өчен мөһим булган ачышлар күп түгелдер. Мөгаен, Ньютонның классик механикасы өчен тигезләмәләре генә шул дәрәҗәдә әһәмиятледер.
Мәче тере дә, үле дә
Хәтта физика фәненнән бөтенләй ерак булган кешеләрнең дә Шрёдингерның мәчесе турында ни дә булса ишеткәннәре бардыр. Субатом системаларының макроскопик системага күчешләрендә квантлар механикасының тулы булмавын күрсәтер өчен, Э.Шрёдингер мәче өстеннән фикри тәҗрибә үткәрә.
Шрёдингерның үз мәкаләсендә әлеге эксперимент түбәндәгечә сурәтләнә (Wikipedia.org тәрҗемәсе):
“җитди шаянлыгы” шактый зур булган очракларны да уйлап чыгарып була. Мәсәлән, бер мәче корыч камерага менә мондый “тәмуг машинасы” белән бергә бикләнә (бу машина мәченең туры катнашыннан сакланган булырга тиеш): Гейгер санагычы эчендә әз генә күләмдә радиоактив матдә урнаштырыла. Аның күләме шулкадәр аз, сәгать эчендә бер генә атом таркала ала (таркалмаска да мөмкин). Әгәр дә бу процесс башкарыла икән, чагыштыру торбасы бушана, һәм чүкечне төшерүче реле хәрәкәткә килеп, чүкеч ярдәмендә синиль кислотасы колбасын вата. Мондый системаны үз-үзенә тапшырсак, атом таралганчы җәнлек исән булачак. Атомның беренче таркалуы ук аны агулар иде. Системаның пси-функциясе тулаем алганда бу процессны тигез өлешләрдә тере яисә үле мәчене җәелдерүдән тора. Мондый очракларда атомнар дөньясы белән чикләнгән билгесезлек макроскопик билгесезлеккә үзгәрә. Үзгәрүне турыдан-туры күзәтү юлы белән юк итеп була. Бу безгә «ашалу моделен» беркатлы итеп чагыштыручы чынбарлык буларак кабул итәргә комачаулый. Чынлыкта бу каршылыклы яки аңлаешсыз нәрсә түгел. Төгәл булмаган һәм фокусланмаган фото һәм болыт, томан сурәтләре арасында аерма күренеп тора.
Шуннан соң фәндә дә, башка өлкәләрдә дә «Шрөдингер мәчесе» дигән гыйбарә кереп калды. Бу мескен мәче образын кем генә кулланмый хәзер: язучы-фантастлар да, кино режиссёрлары да, санак уеннары һәм сериалларның сценарий язучылары да!
Берлин — Оксфорд — Ирландия
Һитлерның идарәсе урнашкач, галим, Берлин университетының теоретик физика профессоры вазифасын биләвенә карамастан, Алманиядә калудан баш тарта. Ул нацизмга тискәре мөнәсәбәттә булса да, сәясәттә канашырга теләми. Оксфордка китүен Шрөдингер болай аңлата: «Мине сәясәт белән интектергәннәрен күрә алмыйм».
Ләкин Оксфордта галимнең тәртипсез гаилә тормышын кабул итә алмыйлар. Шул сәбәпле кунакчыллык күрсәтмәгән Оксфордтан ул Ирландиягә күчеп китә һәм монда Австриянең бәйсезлеге кире кайтканчы хезмәт куя. Туган иленә кайтканда, аңа 70 яшь тирәсе була.
1956 елда Австриянең Фәннәр академиясе Эрвин Шрёдингер исемендәге премия булдыра. Премиянең беренче иясе галим үзе.
Шиллингтагы Шрөдингер
Австриядә Шрөдингерны, Моцарт һәм Фрейдлар арасына, илнең иң данлыклы кешеләре рәтенә куялар. Әмма әлеге танылганлыкның кулга тотып була торган дәлиле инде кулланылыштан чыкты: хәзер Австриядә евролар гамәлдә йөри. Ә кайчандыр Шрөдингерның сурәте 1 меңлек Австрия шиллингында төшерелгән иде.
Шрөдингер: нәрсә ул тормыш?
Шрёдингер, төп эшчәнлегеннән кала, алты тел өйрәнә, чыганак телдә фәлсәфи хезмәтләр укый. Хезмәтләренең бай исемлегендә биология һәм физика фәннәренең кисешендәге эше дә бар. Ул болай дип атала: «Физика күзлегеннән «тормыш» төшенчәсе нәрсә ул». Һәм бу турыда галим түбәндәгечә бәяләмә бирә: «Тирә-юньнең энтропиясе күтәрелүе исәбеннән үз энтропияңне киметү буенча махсус рәвештә оештырылган система эшчәнлеге».
Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе
Асылчыганак: «Научная Россия» порталы
фото: greatthoughtstreasury.com, worldbanknotescoins.com, imgur.com