Тел белгече Николас Эванс Австралиянең җирле телләре, аларның уникаль туганлык системасы һәм монолингвизм проблемасы хакында сөйли
Австралия телләре гаиләсенә Австралиядә яшәүче теләсә нинди җирле халыкларның телләрен кертәләр. Австралияне һәм Яңа Гвинеяне бүлә торган Торрес бугазы телләре бүленеше генә сорау уята. Анда ике телдә: папуасс телләренә керә торган — мериам-мир, һәм австралия телләре гаиләсенә керә торган, Көнбатыш Торрес бугазы теле – пама-ньюга телләрендә сөйләшәләр. Австралия телләре Океаниядә таралган папуас һәм австронезия телләренә гомумән охшамаган. Шул ук вакытта папуас телләре бер гаилә түгел. Ул 40-60 төркемчәдән торган бик зур төркемне тәшкил итә.
Австралия телләренең кардәшлеге һәм күптөрлелеге
Арнемлендның төньяк-көнчыгыш өлешендәге халыклар Австралия кыйтгасында иң беренче кеше Индонезиянең Макасарыннан килгән Варамурунгуджи исемле хатын булган дип ышаналар. Имеш, бу хатын бик күп бала тудырган һәм һәр сабыена бер тел бүләк итеп, төрле җирләргә урнаштырган. Әлбәттә, бу көнбатыш төбәкләргә таныш булмаган җирле миф кына. Ләкин бу миф кешенең дөньяда үзбилгеләнүе өчен телнең күптөрлелеге бик мөһим икәнен ассызыклый. Моннан без күптөрлелек Галәм төзелешенең үзенчәлеге икәнен аңлый алабыз. Димәк, телләр күптөрлелеге – җәмгыять төзелешенең аерылгысыз өлеше.
Австралия телләре гаиләсенә ничә тел керә соң? Әгәр без “гаилә” терминын һинд-европа һәм афразия телләре кебек “максималь дәрәҗәдә бер берсенә туган телләр төркеме” дип санасак, барысын да берләштерергә яраткан галимнәр бердәм австралия телләр гаиләсе бар дип әйтерләр. Әмма, икенче яктан, барысын да бүлергә яраткан галимнәр ныклы дәлилләр нигезе җыелмыйча бердәм төркем турында әйтергә ярамый дип җавап кайтарырлар. Шуңа күрә, алар тел бәйләнешләре дәлилләнгән 20гә якын зур телләр гаиләсен генә аералар. Бу телләрнең кардәшлеген билгеләргә ярдәм итә торган телләр охшашлыгы дәрәҗәсенә бәйле. Тел белгече Николас Эванс үз эчендә 20гә якын тармак яки төркемчәсе булган зур гаилә аерып чыгара дигән беренче караш белән килешә. Алар арасында иң зурысы – Австралия кыйтгасының 7/8 өлешен тәшкил иткән пама ньюма төркеме. Ә Австралиянең төньяк-көнбатыш өлешендә таралган телләр гаҗәеп дәрәҗәдә күптөрле.
Австралия телләре турында галимнәр арасында бердәм фикер юк. Сагырак галимнәр, телләр охшашлыгының сәбәбен озак еллар дәвамында бер тирәлектә яшәгәнлек дип әйтәләр. Чыннан да, әгәр сез нинди дә булса австралия телен тыңлап карасагыз, аны танып: “Бу австралия теле” дип җавап бирәчәксез. Фонологик яктан Австралиянең барлык телләре дә бер-берсенә охшаш. Морфологик яктан да бердәм кушымчалар (суффикслар) һәм 10-20 фигыль тамырлары да аерылмый (bu —“сугу” (“ударять”), wu —“бирү” (“давать”), ni — “утыру” (“сидеть”), na —“күрү” (“видеть”) һ.б.). Ләкин чагыштыру алымы белән караган вакытта, австралиянең төньяк телләрен башка өлеш телләре белән кардәш дип әйтеп булмый. Пама-ньюнга телләр гаиләсе аерылгач күп кенә конструкцияләр үзгәргән, ә австралия телләренең барысына да хас авыр алкушымчалар системасы төшеп калган. Шулай да префикслар системасында охшашлыклар – пама-ньюнга телләреннән тыш барлык телләрнең дә австралия телләр гаиләсенә керүенең иң яхшы дәлиле. Баба телне йөртүчеләр префикслар белән куллануны туктатып, аңсыз рәвештә австралия телләре кардәшлегенең иң яхшы дәлилен юкка чыгарганнар.
Ләкин өмет әле үлмәгән. Бәхеткә, пама-ньюнга гаиләсенә керми торган берничә төркем бар. Мәсәлән, кунвинькуск төркеме. Бу төркемнәрдә кушымчалар (суффикслар) системасын тикшереп, пама-ньюнга белән параллельләр үткәреп охшашлыкларын теркәргә кирәк. Икенче адым пама-ньюнга телләренә кермәгән барлык телләрне бай алкушымчалар системасы нигезендә тикшерү. Галимнәр бу мәсьәләне чишүдән ерак әле. Ләкин алар киләчәктә бу мантыйк нигезендә барлык австралия телләренең бәйләнеш дәлилләрен җыя алачаклар.
Аборигеннар Австралиягә моннан 60 000 ел элек килеп урнашканнар. Аурупалылар килгәнче, озак еллар иммиграция булмаган. Шуңа Австралия телләренең яше 60 000 ел дип әйтергә мөмкин. Хәлбуки, тел белгечләренә болай әйтү – табу, чөнки телләр бик тиз үзгәрә һәм үсә дигән фикер бар.
Австралия телләре, диалектлары һәм күптеллелек
Австралия телләренең санын төгәл әйтү өчен үткәнгә, беренче аурупалыларның кыйтгага бәреп керүенә игътибар итәргә кирәк. 1788 елда Аурупа колонизаторлары бәреп кергәнгә кадәр, диалектларны санамыйча, 250-300 тел яшәгән. Монда тел дип дескриптив грамматикасы булган телләр генә санала. Шул чордан бирле 120 тел юкка чыккан. Бу телләрдә сөйләшүче бер генә кеше дә юк, ә 20 тел “сәламәт” (балаларга тапшырыла) дип санала. “Сәламәт” төбәкләргә Арнемленд, Дейли елгасы үзәне, Танами чүле, Көнбатыш чүле, Үзәк Австралия, Көнбатыш Кейп-Йорк һәм Торрес бугазы керә. Телләр югалуның иң куркыныч сәбәбе – ил тарихының беренче ике гасырында илдә уздырылган төрле репрессияләр. Бу вакытта үз туган телеңдә сөйләшкән өчен җәзалар каралган: төрле кыйнаулар, балаларны әти-әниләреннән аеру очраклары да күзәтелгән. Ләкин бүгенге көндә иң зур проблем – бертеллелекне яхшы күренеш дип исәпләү. Шуның аркасында мәктәп һәм башка уку йортларында барлык көч һәм вакыт инглиз телен өйрәнүгә генә бирелә.
Димәк, мондый караш телләрнең күптөрлелеге һәрчак нормаль күренеш булган дигән фикергә каршы килә. Аборигеннар бу яктан чын тел белгечләре. Көнбатыш Арнем кебек күптеллелек төбәкләрендә ыруглар төрле телләрдә сөйләшәләр. Өлкәннәрнең күпчелеге 4-6 тел белә. Телләр бер австралия телләре гаиләсенә керсә дә, бер-берсеннән рус һәм инглиз теле кебек аерылалар. Австралиядә 100 чакрым радиусында бер-берсеннән инглиз, рус һәм әрмән телләре кебек аерыла торган телләр табылырга мөмкин. Аларда сөйләшүчеләр еш кына гаиләле булалар, шуңа өч телне дә, ә аерым очракларда аннан да күбрәк телне яхшы дәрәҗәсендә өйрәнәләр. Тел белгече Николас Эванс: «Инглиз телен яхшы белергә омтылмаучы бер генә абориген да очратканым булмады», – ди. Җирле телләргә яхшы мөгаләмә, күптеллелеккә ихтирам традицион телләрне саклауга каршы килми.
Телләрдә генә түгел, диалектларда да аермалыклар бар. Тел белән диалект арасында нинди аерма бар соң? Макс Вайнрайхның: “Тел – ул гаскәре һәм флоты булган диалект”, – дигән танылган сүзләре бар. Бу критерий австралия телләренә дә кагыла. Әгәр без аброригеннарның тел төрлелеге турында әйтүләрен тыңласак, аборигеннарның “башка тел” сүзтезмәсен куллануларын күрербез. Алар бу сүзне диалект һәм башка телгә карата да кулланалар. Бу авыр очракта безгә икенче юл сайларга кирәк. Тел белгечләре уртак лексика процентын билгеләү алымын кулланалар. Мәсәлән, ике телнең уртак лексикасы 85% тәшкил итсә, бу бер үк тел дип санала. Ләкин бу бик ышанычсыз тикшерү, чөнки уртак лексика булып, грамматикасы төрле булган телләр дә бар.
Мәсәлән, каядилт һәм юкулте телләре лексик яктан 85%ка якын, ләкин грамматик яктан төрле. Икенче яктан, озын диалект чылбырлары да бар. Алар Көнбатыш чүлендә, Үзәк Австралиядән Һинд океанына таба барганда очрыйлар. Һәр яңа адым саен тел үзгәрә, ә чылбыр ахырында телләр төрлелеге 60% тәшкил итә. Шуңа күрә бу телләр төрле тел дип саналачак. Бу критерий төгәл булмау сәбәпле, тел белгечләре аерым дескриптив грамматикага нигезләнгән юлны сайлыйлар, диалектларны телнең аерым төре дип аңлаталар.
Телләр төрлелегенең сәбәпләре
Телләр төрлелегенең сәбәпләре тел белеме өлкәсендә төп чишелмәгән мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әйтергә кирәк, бу сорау катлаулы, чөнки бүгенге көнгә кадәр телләр төрлелегенең сәбәпләрен ачыклау игътибарсыз калган. Әлбәттә, әлеге мәсьәләгә карата берничә кызыклы фараз яшәп килә. Дөньяның күп кенә җирләрендә үзәкләштерү булмау сәбәпле телләрнең төрлелеге югары дәрәҗәдә күзәтелә. Нәкъ тә менә куәтле үзәкләштерү аппараты телнең бертөрлелеген китереп чыгара. Бу күзлектән караганда, ни өчен Австралия һәм башка аңа охшаш төбәкләр телгә бик бай дип түгел, ә дөньяның башка өлешләрендә аларның саны нигә ул кадәр күп түгел соң дигән сорау туа. Элегрәк тәкъдим ителгән фаразларның берсе итеп Австралия регионнарының изоляцияләнгәнлеген атыйлар, ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми. Әгәр телнең төрлелеге югары күзәтелгән өлкәләргә, мәсәлән, Көнбатыш Арнемленд яисә Көньяк Яңа Гвинеягә игътибар итсәк, анда гомер итүчеләр, төрле телдә сөйләшүләренә карамастан, бер-берсе белән даими рәвештә аралашып торалар.
Башка фараз явым-төшемнәрнең күләме һәм вегетация (үсемлекләрнең үсү, җитлегү, үрчү процессы) чорының дәвамлыгы белән бәйле. Әйләнә-тирә мул булган саен, бер үк урында күбрәк төркем яши башлый, әмма иң уңышлы очракта да, бу бары тик икенчел сәбәп кенә була ала, чөнки фәкать явым-төшемнәр генә бер телне берничә телгә әйләндерә алмый.
Алда санап үткән климат һәм география факторлары билгеле бер җәмгыять типларының үсешенә китерә һәм нәтиҗәдә алар социаль процессларга бәйле рәвештә телнең диверсификациясен, ягъни телнең киңәюен тәэмин итеп торалар. Шуңа күрә телнең аерымлануы белән нинди социаль процесслар идарә итүен аңларга кирәк. Беренче чиратта ни рәвешле яңа тел элементлары (авазлар, грамматик структуралар, сүзләр, мәгънәләр) барлыкка килүен һәм аларның колачы төрле регионнарда аерымлануына нәрсә этәрүен ачыклау мөһим. Әйтик, бу аерымлану күптеллелеккә йогынты ясыймы? Эволюцион үсеш юлында зур аерымлануга өстенлек биргән авазлар турында сөйләсәк, аларның әйтергә җайлырак булганнарының күп төрләрен барлыкка китергән халыкның генетик төрлелеге кебек тагын нинди дә булса әйләнә-тирә факторлары бармы? Шулай итеп, әлеге сорауларга җавап табу индивидуаль төрлелекне билгеләргә ярдәм итәчәк.
Икенче этапта социум ни өчен теге яки бу вариантны (төрне) сайлаганын ачыкларга кирәк. Мәгълүм булганча, кайбер төркемнәр тел идеологиясенә ия. Тел чараларын кулланып, алар «Безнең ыруг башка төрле», «Безнең төркем аерылып тора» дип әйтә ала. Әлеге идеологияләр хәтта уйлап табылган вакытлы һәм үзенчәлекле вариантларны да куллана. Аларны иҗтимагый берлекнең маркеры (билгесе) буларак алып, киңәю юнәлешендә эш итәргә кирәк. Бу дөреслеккә якын торса да, әлеге процессларны аңлау дәрәҗәсе аерым кызыклы мисалларга гына кайтып кала. Фәнни җәмгыятьнең тел төркемнәрен, туган телен югары дәрәҗәдә белгән кешеләрне һәм аларның сөйләмен өйрәнү буенча тикшеренүләргә ихтыяҗы зурдан. Чагыштырма анализ үткәреп, тел төркемнәре тел чикләрен ничек кабул итүләрен һәм бу зурлык мәдәни урынчылыкны алмаштырган очракта ни рәвешле үзгәргәнлекне билгеләргә кирәк. Безнең “The Wellsprings of Linguistic Diversity” проекты зур төрлелек белән аерылып торган 3 төбәкне тикшерә: Төньяк Австралиядәге Арнемленд, Көньяк Яңа Гвинея һәм Вануату. Ул шул регионнарда яшәүчеләрдән нинди дә булса вакыйга турында сөйләттерә, шуннан соң әлеге вакыйга бүтән кешеләрдә ничек аерылганын карап, аларны инглиз, испан кебек зур телләр белән яки урта телләр, мәсәлән, самоан теле белән чагыштырып, киңәю процессы белән нәрсә идарә иткәнлеген ачыкларга тырыша. Аермалар нигә барлыкка килгәнен төшенү өчен, аларны барлыкка китергән процессларга игътибар итәргә кирәк.
Туганлык системасы
Туганлык атамалары Австралия телләрендә аеруча катлаулы системаны тәшкил итә. Кешеләр уйлап чыгарган кагыйдәләргә нигезләнеп, без җир йөзендәге һәркемне чикләнгән туганлык атамалары күплеге ярдәмендә билгели алганга күрә, бу системаны универсаль дип әйтергә мөмкин. Әлеге система рекурсив һәм эквивалентлык, ягъни тәңгәллек кагыйдәләреннән тора. Бертуган абый/апа атамаларының тәңгәллегенә нигезләнеп карасак, австралия телләрендә, мәсәлән, “әтиемнең абыйсы” – “минем әти” атамасы була. Шуңа күрә рус телендәге “дядя” урынына “әти” атамасы кулланыла, ә “двоюродный брат” “әтиемнең улы”на яки “абыемның улы”на әверелә. Димәк, австралия телләрендә “минем абый” атамасы – “әтиемнең әтисенең әтисенең абыйсының улының улының улы” була. Шуңа күрә, туганлыкның нигез атамалары һәм тәңгәллек кагыйдәләре белән Көньяк Африкада шәҗәрә агачы сездән 125 000 ел элек аерылган бер кешене табып, аның сезнең якын туганыгыз булуын ачыкларга мөмкин. Бу көчле система аборигеннарга бөтен кыйтга буйлап үзләренең берләшмәләрен тупларга мөмкинлек биргән. Сез кемне генә очратсагыз да, аның сезгә кем булуын белә аласыз. Шул рәвешле, сез социаль элемтәләр системасын киңәйтәсез. Әгәр сез чүлдә борынгы гореф-гадәтләргә таянып тормыш алып барасыз икән, бу искиткеч мөһим булып чыга: корылык вакытында сез берәр ерак туганыгыз янына күчә аласыз.
Моннан тыш, күпчелек аборигеннар туганлык дәрәҗәсенә ике яктан ишарә итә торган үзенчәлекле атамалар кулланалар. Мисал өчен 2 кеше – А белән В алыйк. Аралашкан вакытта алар бер үк зат турында сөйләшәләр. Шушы зат – Аның әнисе һәм Вның кызы. Әлеге затларның үзара туганлык мөнәсәбәтләрен без башка телләрдә ничек тасвирларбыз? «Әни» белән «кыз» атамаларын куллану сөйләмне нинди зат алып баруына бәйле. Австралия телләрендә сорауга ике яктан җавап биргән һәм үз эченә «мин ул затның оныгы, син — кызы һәм минем әнием» мәгънәсендәге йөзләгән сүзләрдән торган уникаль система бар. Әлеге системаны Австралиядә һәм Амазонка елгасы үзәнлегендә генә очратырга була.
Гаҗәеп тел
Австралия телләре күпчелек телләрдә гомум кабул ителгән әйберләрне гадәти аңлауга каршы килә. Моны каядилт теле мисалында аңлатып була. Мәсәлән, “абыемның хатыны” дигән тезмәне карыйк. Без “минем абыем” сүзтезмәсен төшем килешенә куябыз. Рус теле мисалында карасак, “я дал книгу жене моего брата” җөмләсендә “жена” сүзе төшем килешендә. Каядилт телендә исә башта “минем абыем” тезмәсен төшем килешенә, аннан соң барлык сүзләрне юнәлеш килешенә күчерергә кирәк һәм нәтиҗәдә “жене моего – ему брата – у” кебек тезмә барлыкка килә.
Каядилт телендә мондый үзенчәлекләр бик күп. Тел белгече Ноам Хомски телләрне охшаш, ләкин төрле вариантларга ия булган универсаль грамматикаларга мөрәҗәгать итеп тикшергән. Димәк, барлык телләр өчен дә уртак, ләкин әле эзләп табылмаган опцияләр бар дияргә була. Мәсәлән, 1990 еллар башында Стивен Пинкер һәм Пол Баум дөньядагы бер телдә дә вакытка ишарә итә торган аффикслар (кушымчалар) юк дип әйкәннәр. Ләкин бу фикер каядилт теленә кагылышлы түгел. Каядилт һәм башка астралия телләре безгә телләрне ничек бар шулай кабул итеп, аларның байлыгын һәм төрлелеген күрергә өйрәтә.
Актуаль мәсьәләләр
Австралия телләре белән бәйле күп ачык сораулар кала. Монда дүрт әһәмиятле мәсьәләне китерергә мөмкин. Беренчедән, австралия телләре күпме дәрәҗәдә бер-берсе белән бәйләнештә тора һәм ни өчен алар шулкадәр аз үзгәргәннәрен тикшерергә кирәк. Гадәттә тел сәүдә, яулап алулар нәтиҗәсендә дөнья буйлап тарала, ләкин моның белән без ни рәвешле пама — ньюнга Австралия кыйтгасының 7/8 өлешен биләп торганын аңлата алмыйбыз.
Икенче мөһим бер мәсьәлә мәдәниятнең телгә йогынтысы белән бәйле. Телнең мөмкинлекләре, без уйлаганга караганда да, бик киң. Австралия телләре үзенчәлекле юллар белән үсеш кичергәннәр, без әле һаман да элек билгесез булган феноменнарны ачыклап торабыз.
Әгәр дә без борынгы грек теленең үзенчәлекләренен өйрәнергә теләсәк, бердәм корпуска тупланган меңләгән сүзне тикшерә алабыз. Өченче мәсьәлә нәкъ тә менә телнең корпусы белән бәйле. Хәзер австралия телләренең һәрберсе өчен аерым копус төзергә кирәк.
Дүртенче мәсьәләгә килгәндә исә без телнең төзелешенә социаль процессларның тәэсире турында сүз йөртәбез. Иң беренче нәүбәттә, телнең төрлелеген нинди шартлар юкка чыгаруын аңлау мөһим.
Күз алдыгызга китерегез: сез бабаларыгыз турында бернәрсә дә белмисез ди, чөнки телегез моңа мөмкинлек бирми, яисә бөтен мәдәни мирасыгыз юкка чыккан яки гомумән булмаган, ди. Австралия телләренә нәкъ менә шундый куркыныч яный. Җирле телләрне өйрәнү бу глобальләшә бара торган дөньяда кешеләрнең, беренче чиратта, үз-үзләренә карашын һәм мәдәниятне кабул итүен үзгәртә ала.
Николас Эванс, Тел белемендә PhD, Австралия милли университеты, Лингвистика кафедрасы башлыгы, профессор
Постнаука сәхифәсеннән Айсылу Хәбибуллина һәм Алинә Гыйльметдинова тәрҗемәсе