Һәр фәннең вакыт узу белән сәер тоела башлый торган логик үсеше бар. Лингвистика телне өйрәнә торган фән буларак соңгы 100-150 ел дәверендә үзен мөстәкыйль дисциплина итеп күрергә һәм кеше белән бәйле башка фәннәргә каршы куярга тырышты. Тел белеме фәненә нәрсә керә һәм нәрсә керми икәнлеген аеруга бик күп көчләр түгелде. Нигездә лингвистларның эшчәнлекләре вербаль аралашу формасына, ягъни бертөрле аваз тышчалары булган сүзләргә, аларның элемент һәм комбинацияләренә юнәлгән иде.
Телнең просодик аспектлары
Кешеләр үзара тел ярдәмендә сөйләшкәнен күзәткәндә, тел белән аралашу формасыннан башка просодия күренеше дә барлыгы ачыклана.
Просодия ул – авазның сегментсыз аспекты. Сегмент – ул фонема, ягъни дискретлы элемент, ә сегментсыз аспект интонация, басым, темп, тавыш көче һ.б. белән бәйле.
Бу просодик, ягъни сегментсыз аспектлар шулай ук мәгънәгә ия. Гади генә бер мисал китерик. Күбебез бик юка диварлы йортларда яшибез һәм диварлар артында кешеләр ничек сөйләшкәнен ишетә алабыз. Ләкин без бер сүзне дә аңламыйбыз. Әмма просодия – сөйләм тизлеге, көче, интонация – буенча аралашуларының берникадәр мәгънәсен аңларга мөмкин. Мәсәлән, кешеләрнең әрләшкәне я әңгәмә алып барганлыклары аңлашыла.
Просодик компонент, тар лингвистика күзлегеннән тел булмаса да, гомумпроцесста барыбер катнаша. Просодия – ул альтернатив сегментсыз аваз каналы.
Вербаль булмаган аралашу
Үзара аралашканда без аваз гына түгел, визуаль сигналлар да – баш я башка әгъзалар хәрәкәте, гәүдә торышы, караш юнәлеше – кулланабыз. Болар барысы «тән теле» дип тә йөртелә, һәм шулай ук аралашу мәгълүматын җиткерә, һәм кайвакыт бу мәгълмат сүзләр ярдәме белән алмаша торганыннан да әһәмиятлерәк тә була. Мәсәлән, кеше комплиментны сытык йөз белән ясаса, әлеге комплиментның ләззәт китерүе икеле. Монда вербаль һәм вербаль булмаган ысуллар арасында конфликт килеп чыга, һәм кайсы әһәмиятлерәк булып чыгачагы әле билгесез.
Күпмодальлек белән тәҗрибә
Традицион вербаль аралашу һәм башка төрләр арасында шулкадәр катгый чикләр кую кирәкме икән – бу катлаулы сорау. Лингвистиканың әлеге чикләрне алып куюны тәкъдим иткән юнәлеше мультимодальлек дип атала да инде.
Мультимодальлек аралашу бара торган модус һәм каналларның күпчелек санын исәпләүне күз алдында тота. Лингвистлар сөйләмнең вербаль өлеше, просодия һәм хәрәкәтләр мәгънәнең никадәр күләмен тапшыра алуы турында соорау күтәрделәр. Мәсәлән, нинди дә булса чыганак материал (мәсәлән, фильмнан өзек) алып, анда өч компонент бүлеп чыгарырга һәм шуның нигезендә материалның берничә вариантын ясап була. Бернчедән, аерым алынган вербаль компонент кына. Икенчедән, берникадәр «дивар артындагы сөйләшү» тибындагы фильтр куелган просодик аспект. Өченчедән, аерым визуаль компонент, тавышсыз кино һәм шулай ук аларның төрле комбинацияләре. Аннары сыналучыларның төркемнәренә әлеге видеоматериалның төрле модификацияләнгән вариантлары күрсәтелде һәм сораулар бирелде – кем кайсы компоненттан күпмесен аңлый алган.
Тел белеменең киләчәге
Просодик компонетлар да, визуаль компонентлар да инкарь ителә алмый. Вербаль компонент бераз өстенлек итә, әлбәттә, ләкин кискен рәвештә түгел. Шуңа әлеге бер нәтиҗәдән дә аңлашыла: тел белеменең киләчәген психология, социология һәм кешене өйрәнә торган катнаш фәннәрнең башкалары белән берлектә кешене һәм аның табигатен бердәм күренеш буларак карарга кирәк. Бу фәннәр арасындагы чикләр шартлы тарихи артефакт булулары белән бәйле. Ә кешенең табигате бердәм һәм аерылмый торган. Шундый күренеш буларак аны аңларга туры киләчәк тә.
Тикшеренүләр
Мультимодаль тел белеменең казанышларыннан лингвист Крейдлин Григорий Ефим улы һәм аның хезмәттәшләре белән төзелгән ишарәләр сүзлеген искәртеп үтәргә кирәк. Әлеге сүзлектә руслар сөйләмендә параллель кулланыла торган ишарәләр җыелган.
Тагын бер кызыклы проект «Рус теленең милли корпусы» белән бәйле. Бу рус телендә мәгълүмат кулланылышының санаклаштырылган тупланмасы. Әлеге проект кысаларында Елена Гришина мультимодаль асткорпус өстендә эшли. Монда фильмнар (күбесенчә совет чорыныкы) анализлана һәм махсус система ярдәмендә шул фильмнарда кулланылган ишарәләр билгеләнә. Бу процесс ишарәләрне тикшерү буенча эмпирик мәгълүматлар базасын булдырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә РФФ тарафыннан хупланган яңа ике проект эшләп килә. Шуларның берсе булган «Язык как он есть» проекты кысаларында без хезмәттәшләр төркеме белән бер вакытта эшләгән аралашу каналларын сурәтләү өчен бердәм формат булдыруны ниятләдек. Икенче проект кысаларында Америка-Нидерланд лингвисты Алан Ченки МДЛУдан һәм Аурупа илләреннән хезмәттәшләр белән сүзләр һәм ишарәләрнең үзара бәйләнешен тикшерә.
Төрле чыганаклардан мәгълүмат интеграциясе
Әлге мультимодаль ысул кысаларында каралырга тиешле сорауларның берсе – кеше белән төрле чыганаклардан алынган мәгълүмат үзара ничек интеграциягә керә. Мәсәлән, сыналучыларга үзара конфликтка ия вербаль һәм вербаль булмаган мәгълүматлар бирелә. Сөйләүче бинадан чыгуны белдергән бер фигыль әйтә, ә ишарә белән кире хәрәкәтне – бинага керүне күрсәтә. Аннары кешегә нәрсә күргәнен сөйләргә кушалар һәм карыйлар, кайсы компонентка ул күбрәк игътибар иткән, нәрсәне яхшырак үзләштергән – вербаль мәгънәнеме, әллә вербаль булмаган ысул белән тапшырылганнымы.
Кешеләр бу каршылыкны бик сирәк сизәләр икән. Тыңлаучы сыналучы ролендә булганда, әлеге каршылыкларны күзәтүгә игътибарын юнәлтми. Кешеләрнең бер өлеше күбрәк вербаль мәгънәгә, башкалары вербаль булмаган мәгънәгә өстенлек бирә. Монда кешеләр саны тигез күләмдә бүленә. Һәм чишелергә тиешле порблемаларның берсе – әлеге мәгълүмат барлыкка килү һәм сөйләмне аңлау порцесында ничек игнтеграцияләнүе.
Андрей Кибрик, филология фәннәре докторы, РФА Тел гыйлеме институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, МДУ порфессоры
Постнаука проектыннан Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе