Бүген, 21нче февраль көнне, дөнья күләмендә инде 17нче тапкыр Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Тел һәм мәдәни төрлелекне саклау максатыннан билгеләнгән әлеге бәйрәмнең бурычлары итеп югалу куркынычы янаган телләрнең халәтен күзәтү һәм мондый вәзгыятьне булдырмауда эшчәнлек алып бару билгеләнде. Туган телебез ─ татар теле ─ югалып баручы телләр исемлегендә булмаса да, көн кадагында торган проблемаларның шактый күп икәнлеге билгеле факт. Шундый чишелешкә мохтаҗ мәсьәләләрнең берсе ─ татар теленең үз фәнни терминнарын булдыру. «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгында да бүген әлеге мәсьәлә күтәрелеп чыкты.
Әңгәмәне КДАТУ Механика кафедрасы профессоры, техник фәннәр кандидаты, татар телендә укыту кабинеты җитәкчесе Шакирҗанов Рәшит Әгъли улы башлап җибәрде:
Татар телендә фәнни терминнарның булмау проблемасы белән безнең университет күп еллар элек очрашты. Төгәл фәннәр укытыла торган югары уку йортлары арасында татар телендә беренчеләрдән булып без белем бирә башлаган идек. Инде шул вакытта туган телебез лексикасында үз фәнни терминнар булмау шактый кыенлыклар тудырды. Бу мәсьәләне чишү максатыннан 1995 елда «Фән һәм тел» журналын бастыра башладык. Мондый журналның дөнья күрүе татар телендә укытуны җиңеләйтсә дә, проблемалар бер дә юк дип әйтү һич мөмкин түгел. Икетелле фәнни терминнар сүзлекләрен төзү бүгенге көндә зур бурыч булып кала бирә.
Телдә булган проблемалар белән күзгә күз эш итүче филология галимнәре дә татар телендә фәнни терминнар булмавының аяныч күренеш икәнлеген ассызыклый. «Бүген без Европа һәм рус теленнән терминнар алу белән мавыгабыз. Шуңа да телдә табигыйлек юкка чыгып, ясалмалылык барлыкка килә. Фәнни терминнарны телебезгә нигезләнеп булдырырга кирәк»,─ дигән фикер белдерде К(П)ФУның Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина.
Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Лексикография бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Тимерханов Айнур Әхәт улы татар телен үз фәнни терминнары белән баету мәсьәләсенә карата позитив караш саклый.
Телебез без теләгән дәрәҗәдә кулланылмаса да, аның аша дөньяга чыгабыз әле, аның ярдәмендә үсәбез, шәхсән дә, республика күләмендә дә. Радикаль үзгәрешләр, проблемалар һәр телнең тарихында да булган күренеш, һәм бу табигый.
Татар телендә терминологияне туплау белән милли күтәрелеш [20-30 еллар] чорында шөгыльләнә башлыйлар. Моның башында Галимҗан Ибраһимов тора. Ул вакытта фәнни татар теле үсешенә шактый өлеш кертелә.
90-нчы елларда бу мәсьәләгә кире кайталар. Махсус телне үстерү өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган комитет булдырыла. Ә 2011 елда комитет кысаларында оешкан телне үстерү кече советы нәкъ менә терминологияләр булдыру белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә 40-лап фәнни сүзлек бар, һәм бу уңай күрсәткеч.
Җәлил Нургали улы Мотыйгуллин, Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни-техник сәясәт бүлегенең алдынгы киңәшчесе, татар теле терминологиясен проблема дип атамаска өнди. Аның фикеренчә, мондый билгеләмә мәсьәләне катлауландыра гына.
“Татар телендә фәнни терминнарны куллану мәсьәләсен проблема дәрәҗәсенә җиткергәнбез икән, бу инде фаҗига. Моның фаҗигага әверелүендә массакүләм чараларның да роле зур. Проблема дип кычкырып әйтү, хәтта мәсьәләне кабартып тасвирлау халыкны куркыта. Күзаллаган темабызны чишелергә мохтаҗ булган мәсьәлә итеп кенә күрсәтергә кирәк. Моны уртак көч белән бергәләп эшлик”,─ диде ул.
Күтәрелгән мәсьәләгә карашлар, аны чишү юллары нинди генә булмасын, татар теленең үз фәнни терминологиясен булдыру, бигрәк тә аны актив кулланылышка кертү җиңелләрдән түгел. Бер яктан, моны башкаруның актуальлеге мәсьәләсе килеп туа. Фәнни тикшеренүләр рус телендә язылганга, татар телндә фәнни терминнарның куллану өлкәсе дә, дөресен әйтик, киң түгел, бу татарча белем бирү мәктәпләрендә генә күзәтелә. Икенчедән, телебезнең үз фәнни терминнары булдырыла икән, аларны куллану өлкәсен тудыру ихтяҗы да барлыкка киләчәк, ягъни сүзлекләр төзү эшчәнлеге алып баруның максаты сүзлек төзү түгел, ә сүзләрне куллану.
Ни дисәң дә, әлеге юнәлештә юл салучылар бар, ә бу, нәтиҗәсе нинди булуына карамастан, һәр тел өчен инде зур шатлык. Җәлил Мотыйгуллин әйткәнчә, «үзен татар дип хис иткән, әдәбиятын, мәдәниятын, фәнен үстерәм дип хыялланган шәхес ─ чын шәхес. Аларга ихтирам, хөрмәт белдерергә тиешбез».
Эльвира Зиннәтуллина
Фотолар: Татар-информ