1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
терминология
Русча-татарча биология терминнары сүзлеге 1972 елда дөнья күргән. 45 ел элек бастырылган булса да, ул билгеле дәрәҗәдә һаман актуаль булып кала. Өстәвенә, татар фәнни терминнарының үсешен өйрәнгән очракта, һәрбер сүзлек кадерле. Моны истә тотып, без аны сканладык һәм интернетка урнаштырдык. Китапның авторлар коллективы: Руфил Минибаев, Рәүф Гилдеев, Рәбигә Фәйзрахманова, Әдибә Гарифуллина, Илкам Макалеев, Нәҗия Бакиева, … Тулысынча
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган «Русча-татарча география сүзлеге» 1977 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Аның авторы З.С. Дусаев булган, махсус мөхәррир хезмәтендә Адлер Тимергалин да үз каләмен керткән. Күләме ягыннан чагыштырмача кыска булса да, анда төп географик төшенчәләр һәм атамалар китерелгән. Йөкләр өчен сылтама: Google Drive Китапны Сәрбиназ Шәйхелова сканлады.
Мәхмүд Галеев һәм Адлер Тимергалин 1974 елда «Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге»н төзегәннәр. Сүзлеккә 1100 термин кергән. Әлбәттә, 40 ел эчендә астрономия фәне танымаслык булып үзгәрде, әмма фәннең нигезен тәшкил иткән терминнар сакланды. Игътибарыгызга әлеге сүзлекнең сканлаштырылган pdf-язмасын тәкъдим итәбез. Астрономия сүзлеге — йөкләргә PDF-язманы Ләйлә Миңнуллина әзерләде.
Бүген, 21нче февраль көнне, дөнья күләмендә инде 17нче тапкыр Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Тел һәм мәдәни төрлелекне саклау максатыннан билгеләнгән әлеге бәйрәмнең бурычлары итеп югалу куркынычы янаган телләрнең халәтен күзәтү һәм мондый вәзгыятьне булдырмауда эшчәнлек алып бару билгеләнде. Туган телебез ─ татар теле ─ югалып баручы телләр исемлегендә булмаса да, көн кадагында торган … Тулысынча
“Гыйлем” атаклы татар тел белгече Рифгать ага Әхмәтҗановның 2003 елда дөнья күргән китабы белән танышырга тәкъдим итә. “Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары” дигән бу хезмәтендә автор терминнарның килеп чыгышын кызыклы дәлилләр китереп аңлата. 15 тел белгән галимнең бу әсәре һәркемгә кызыклы булыр дип өметләнәбез.