1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
I китап: Үсемлекләр һәм гөмбәләр
«Үсемлекләр, гөмбәләр» – «Табигать әлифбасы» (русча-татарча, татарча-русча биология терминнары сүзлегенең тулы циклы) сериясенең беренче китабы.
II китап: Бөҗәкләр
«Бөҗәкләр һәм башка умырткасызлар» – «Табигать әлифбасы» (русча-татарча, татарча-русча биология терминнары сүзлегенең тулы циклы) сериясенең икенче китабы.
III китап: Балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр
«Балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр» – «Табигать әлифбасы» (русча-татарча, татарча-русча биология терминнары сүзлегенең тулы циклы) сериясенең өченче китабы.
IV китап: Кошлар
«Кошлар» – «Табигать әлифбасы» сериясенең дүртенче китабы. Әлеге китапта сез иң киң таралган кошларны таба аласыз. Сүзлек фән белән кызыксынган һәр кеше өчен дә файдалы булачак