1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
бөҗәкләр
Зоолог Шон О’Доннелл күчмә кырмыскалар, аларның химик коралы, һәм төрле кырмыскалар арасындагы бәрелешләр турында яза. Кырмыскалар арасындагы сугышлар – төрле колонияләрдәге кырмыскалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ачык агрессив формасы. Кырмыскалар бер-берсендә һәрвакыт көндәш күрәләр. Мәсәлән, әгәр дә колонияләрнең берсе ниндидер ризыкны үзенә ала икән, башка колонияләр бу ризыкка тия алмый. Бу – кыек көндәшлек (косвенная конкуренция) дип … Тулысынча
Вайтомо — Яңа Зеландиядәге иң зур утрауларның берсе булган Төньяк утравында урнашкан җирлек. Ул үзенең искиткеч известь таш мәгарәләре белән данлыклы. Вайтомо мәгарәләре комплексы үз эченә Вайтомо, Арануи, Гарднерс Гат һәм Руакури исемендәге берничә мәгарәне ала. Ә менә мәгарә лабиринтларын үз йортлары иткән күпсанлы утлы бөҗәкләр (светлячки) бу мәгарәләрне аеруча үзенчәлекле итә. Меңләгән бик кечкенә … Тулысынча
«Яшим дисәң, җайлаша бел». Табигатьнең бу язылмаган кануны бар тереклек өчен дә гамәлдә. Син никадәр горур булсаң да, башкаларның да теләкләрен исәпкә алмасаң, уңышка ирешә алмыйсың. Монысы кешеләргә кагыла. Ә хайваннар дөньясында җайлашу исән калуның иң мөһим бер шарты ул. Проблемаларны үзеңә уңайлы якка бору, кимчелекләрне өстенлек итеп куллану, кирәк чакта кача белү – хәйләкәр … Тулысынча