Вайтомо — Яңа Зеландиядәге иң зур утрауларның берсе булган Төньяк утравында урнашкан җирлек. Ул үзенең искиткеч известь таш мәгарәләре белән данлыклы. Вайтомо мәгарәләре комплексы үз эченә Вайтомо, Арануи, Гарднерс Гат һәм Руакури исемендәге берничә мәгарәне ала.
Ә менә мәгарә лабиринтларын үз йортлары иткән күпсанлы утлы бөҗәкләр (светлячки) бу мәгарәләрне аеруча үзенчәлекле итә. Меңләгән бик кечкенә бөҗәкләр караңгыда яктылык чәчеп, сюрреалистик күренеш булдыралар.
Мәгарә гөмбәзен каплап тора торган утлы бөҗәкләрнең үзатамалары бар — Arachnocampaluminosa. Алар гөмбә черкиләре ыруының вәкилләре булып торалар. Мондый утлы бөҗәкләр Яңа Зеландиядә генә таралыш алган.
Галимнәр фикеренчә, утлы бөҗәкләр яктылыкны ачлыктан тараталар. Никадәр ачрак булган саен, алар сипкән яктылык та шулкадәр көчлерәк була. Шулай итеп алар башка бөҗәкләрне үз тозакларына җәлеп итә. Икенче галимнәр, башка бөҗәкләр булмаган очракта, утлы бөҗәкләр гөмбә споралары белән дә туклана ала дигән фикерне алга сөрә.
Утлы бөҗәкләрнең гаять зур төркемнәре меңләгән якты яшел-зәңгәрсу нокталар булып кабынып, Яңа Зеландиянең җир астында йолдызлы күк йөзе иллюзиясен тудыра.
Бу кечкенә бөҗәкләр бер үзенчәлеккә ия: аларны каты тавыш һәм аз гына хәрәкәт тә куркыта. Нәтиҗәдә, алар яктылык сибүне туктата һәм мәгарә караңгылыкка чума.
Утлы бөҗәкләр мәгарәләре сәяхәтчеләр өчен бик популяр урын булып тора. Анда көн саен җирле гидлар тарафыннан күпсанлы экскурсияләр оештырыла. Кышын бу табигый урынны карарга уртача 100 сәяхәтче килә. Җир асты буйлап сәяхәт вакытында, күз явын алырлык күренешка карап хозурлану белән беррәттән, кунакларга әлеге уникаль урынның килеп чыгышы һәм андагы гаҗәеп бөҗәкләрнең барлыкка килүе турында төрле риваять һәм мифлар сөйлиләр. Сәяхәтләр көймәләрдә яки башка су транспортында башкарыла, чөнки Вайтомо комплексында басып йөрерлек коры җир юк. Монда шулай ук мәгарәләр комплексының авыр үтешле системаларында спелеологлар (мәгарәләрне өйрәнүчеләр) өчен экстремаль спорт ярышлары да үткәрелә.
Шулай итеп, Яңа Зеландиядәге Вайтомо комплексы дөньядагы иң гүзәл һәм гаҗәеп урыннарның берсе булып тора.
Зөһрә Фәсхиева язмасы
Udivitelno.com буенча
фотолар: udivitelno.com