Зоолог Шон О’Доннелл күчмә кырмыскалар, аларның химик коралы, һәм төрле кырмыскалар арасындагы бәрелешләр турында яза.
Кырмыскалар арасындагы сугышлар – төрле колонияләрдәге кырмыскалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ачык агрессив формасы. Кырмыскалар бер-берсендә һәрвакыт көндәш күрәләр. Мәсәлән, әгәр дә колонияләрнең берсе ниндидер ризыкны үзенә ала икән, башка колонияләр бу ризыкка тия алмый. Бу – кыек көндәшлек (косвенная конкуренция) дип атала. Көндәшлек күзлегеннән караганда, кырмыскалар арасындагы сугыш – аларның бер-берсе белән турыдан-туры бәрелешкә керә торган көндәшлек формасы. Кызыклы факт: мондый бәрелешләр бер үк төр кырмыскалар арасында да, аерым төр кырмыскалар арасында да барлыкка килергә мөмкин.
Әгәр дә кырмыскаларны үзенә күрә бер җәмгыять дип уйласак, аларның бер-берсе белән сугыш башлауларының ике вариантын табып булыр иде. Беренче вариант кешеләр өчен гадәти булган «сугыш»ка охшаган: бу сугыш бер колония кырмыскалары арасында барлыкка килә. Ә икенчесе аерым төр кырмыскалар арасындагы мөнәсәбәтләрне күз алдында тота. Ике төр конфликт та кырмыскалар биологиясе өчен бик кызыклы.
Тикшеренү үткәрүләрнең тарихы
Кешеләр кырмыскалар арасындагы сугышлар турында инде биологлар бу күренеш (феномен) белән чын-чынлап кызыксына башлаганчы ук белгәннәр. Мәсәлән, бу бөҗәкләр арасындагы конфликтлар турында Чарльз Дарвин язган. Библиядә дә кырмыскалар телгә алынып кителә, чөнки кешеләр бу феномен белән бик күп еллар дәвамында кызыксынганнар һәм аны өйрәнергә тырышканнар. Кырмыскалар арасындагы бәрелешләр – үзенә күрә бер трагик тамаша, шуңадыр да алар кешеләрнең игътибарын җәлеп иткәннәр. Алай гына да түгел, кырмыскалар, кешеләр кебек үк, социаль җан ияләре, шуңа күрәдер дә, ирексездән кешеләрнең һәм кырмыскаларның җәмгыятен янәшә куеп чагыштырасың.
Бу конфликтларны өйрәнү барышында ике нәтиҗә туа: беренчесе – кырмыскалар арасындагы сугышлар бүгенге көндә яшәп килүче фикерләрне ныгытыр гынамы, яисә инде кешеләр арасындагы конфликтларны яңа яктан ачармы дигән сорау; ә нәтиҗәнең икенче өлеше кешеләр уйлап тапкан тәгълиматларны кырмыскалар арасындагы конфликтларны аңлау максаты белән куллану мөмкинлеген бирә.
Тикшеренү ысуллары
Кырмыскалар – социаль бөҗәкләр. Гадәттә, бер колония вәкилләре бердәм эш итә һәм ниндидер дәрәҗәдә генетик яктан бөтенлеген саклый. Башкача әйткәндә, колонияне кайчак буталчык булган туганлык җепләре беркетеп тора. Колония эчендә яшәүче кырмыскалар бер-берсен яхшы тану сәләтенә ия. Алар бар бөҗәкләрне ике төркемгә бүләләр: үзләренең колонияләрендә яшәүчеләргә һәм калганнарга. Күпчелек очракта колониянең аерылып торган билгеләре бу төркем кырмыскаларын берләштерү функциясен үти.
Кырмыскалар бик еш кына башка кырмыска кабиләләре белән бәрелешәләр, бигрәк тә бу күренеш тропикларда еш очрый. Күптән түгел АКШ тагы Аппалачи тауларында үткәрелгән тикшеренү кырмыскаларның ни дәрәҗәдә тыгыз урнаша алуын күрсәтте. Тикшеренүчеләр үле бөҗәкләрне җыеп, аларны җиргә таратканнар һәм потенциаль ерткычның яисә консументның бу азыкны күпме вакыттан соң табуын ачыкларга тырышканнар. Күпчелек очракта азыкны беренчеләрдән булып кырмыскалар таба, аларга моны эшләү өчен берничә минут җитә. Кырмыска оялары җиргә якын урнашкан урыннарда кырмыскалар тарафыннан озак вакыт тикшерелмичә торган җир участогы калмый да диярлек – алар якын-тирә җирләрне һәрдаим тикшереп торалар.
Кырмыскалар еш кына башка кырмыска колонияләре, хәтта башка төр кырмыскалары белән дә бәрелешкә керәләр. Күп төрдәге кырмыскалар яши торган урыннарда ике төр кырмыскаларының арасында бәрелеш чыгу ихтималы гаять зур. Әгәр дә колония аңа ресурсларын яисә территориясен югалту янавын сизеп алса, ул моңа һөҗүмчән җавап бирергә дә мөмкин. Кайбер очракларда бу чын сугышка да әверелә ала.
Кырмыска коралларының эволюциясе
Кырмыскалар – бик борынгы бөҗәкләр. Алар Гондвана суперконтиненты таркалганчы ук барлыкка килгәннәр. Бу хәл йөз миллион ел элек булган, ә кырмыскалар инде аңа кадәр дә яшәгәннәр. Әлбәттә, кырмыскалар дистәләгән, йөзләгән, хәтта миллионлаган еллар дәвамында да дошманнары белән бәрелешләргә кергәннәр. Кырмыскаларның сугышкан вакытта корал итеп кулланыр өчен байтак җайланмалары бар. Аларның эволюциясендә сугышлар бик мөһим роль уйнаган дисәк тә, хата булмас. Кырмыскаларның эволюция процессын өйрәнүче галимнәр бу бөҗәкләрнең үсеше дәвамында аларның дошманнарының ничек үзгәргәне турында сөйлиләр. Ерак тарихта аларның төп дошманнары умырткалылар булган: мәсәлән, динозавр, кошлар һәм имезүчеләр кебек зур коры җир хайваннары. Кырмыскаларның күп төрләре шулай ук көчле чаккыч белән коралландырылган була. Алар хәтта кешегә дә һөҗүм ясый алганнар, әмма аларның «коралы» башка бөҗәкләр белән сугышыр өчен яраклы булмаган.
Кырмыскаларның үсеш кичерү процессында аларның төрләре арта, аларның бер-берсенә йогынтылары зур әһәмияткә ия була башлый. Бу сәбәптән кырмыскаларның төп дошманнарына нәкъ менә башка кырмыскалар әверелә. Бәлки, бу мәгънәсез булып тоеладыр, әмма тора бара кайбер төр кырмыскаларның чаккычлары юкка чыга. Күп очракларда чаккыч химик һөҗүм ясау системасына әверелә, ә мондый коралны үз чиратында башка кырмыскаларга каршы кулланып була дигән сүз. Әйтерсең, кырмыскалар үзләре теләп умырткалылар белән сугышудан баш тартып, нәкъ менә үз ишләре – кырмыскаларга һөҗүм итүне, алардан саклануны һәм аларны җиңүне сайлаганнар.
Хәзерге көндә күпчелек кырмыскаларның имезүчеләргә каршы көчсез, ә бөҗәкләр өчен куркыныч булган күптөрле сугыш кораллары бар. Бу химик коралларның үзенчәлекләре һәм чыганаклары (организмның кайсы өлешендә ясала һәм нинди химикатлар кулланыла) һәр төр кырмыскалары өчен аерым. Кырмыскаларның бөтен җирләрендә диярлек сугыш вакытында кулланыла торган бизләр табарга мөмкин. Химик катнашмалар да бик күп төрле.
Бу коралның эволюциягә бәйсез төрләре дә булган, һәм аларның коралларыннан чыгып, без кырмыскаларның уртак проблеманы ничек итеп чишкәннәре турында сүз йөртә алабыз.
Әйткәнебезчә, кырмыскаларның кораллары байтак. Иң күп очракта алар тешлиләр. Еш кына кырмыскалар бергәләп эш итәләр: һөҗүм ясаучы колония вәкилләре башка кабилә вәкилләрен тоткарлап торырга һәм, киресенчә, кардәшләре дошманнарны тоткарлап торган арада, үзләре каршы як кырмыскаларын өзгәләп атарга мөмкиннәр. Чынлыкта кырмыскалар бик җирәнеч. Җир йөзендә ким дигәндә бер төр кырмыскаларның тәннәрендә бик зур бизләре бар. Андый кырмыскалар бик борчылганда, бу бизгә басып, әйләнә тирәдәге бар нәрсәне ябышкак лайла белән пычратып, шартлый да алалар. Бүтән төр кырмыскаларының да төрле җирләрендә урнашкан бизләре бар: мәсәлән, башларында яки корсакларында. Ул бизләр, агулы матдә бүлеп чыгарып, кырмыскаларның дошманнарын юлдан яздыра, ягъни бутый ала. Шулай итеп, кырмыскаларның көрәш коралларыннан алып, химик коралларына кадәр бар, һәм бу аларны кешеләр белән тагын да охшаш итә.
Make Love Not War
Фәндә кеше тарафыннан әйләнә-тирә мөхитне үзгәртү белән бәйле булган феномен яшәп килә. Инвазив* төрләрнең барлыкка килүе бөтен дөньяда була торган күренеш. Кеше алып килгән яңа төр әйләнә-тирә дөньяны үзләштерү мөмкинлегенә ия булгач, ул акылга сыймаслык масштабларга үрчергә һәм моңарчы күрелмәгән тыгызлыкта урнашырга мөмкин. Инвазив төр җан ияләренең ареалы гаять зур мәйданга – меңләгән квадрат километрларга киңәергә мөмкин.
Ни өчен мондый басып керүләр шундый зур уңышка ия соң? Мондый төрләрнең өстенлеге аларның уникальлеге белән бәйле. Мондый күренеш кайбер төр җан ияләренең теге яисә бу сәбәпләр аркасында колонияләрнең чикләрен тану сәләтен югалтудан гыйбарәт. Гадәти шартларда һәрбер колониянең «безнекеләр»не һәм «ятлар»ны аерыр өчен кулланыла торган химик имзасы бар. Әмма куп кенә инвазив төр кырмыскалар бу сәләтне югалтканнар. Алар башка төр кырмыскалары белән үз колония кырмыскалары белән аралашкандай аралашалар.
Бер үк төр кырмыскалар арасындагы сугышлардан котылу һәм башка колония кырмыскаларын үз итү теләге конфликтларны киметте, ә бу үз чиратында кырмыскаларның санын һәм аларның көндәшлеккә сәләтен арттырды. Алар чит төр вәкилләренә дошманнарына кебек карый алалар, ләкин төр эчендә бернинди агрессия дә күрсәтмиләр. Моның нәтиҗәсендә кырмыскаларның бер колониясе меңләгән чакрымнарга кадәр таралырга мөмкин. Колониянең бер читендәге кырмыскалар аның икенче читендәге кырмыскалар белән үзара аралаша алалар. Бу гаҗәеп йогынты бер тапкыр гына күзәтелмәгән. Бәрелешләрдә җиңгән кырмыскалар туганлык җепләре белән бәйле түгел, алар төрлесе төрле гаилә тармагыннан. Бу аларның төрләренең тагын да артуына китерә.
Моннан без бер нәрсәне аңлый алабыз: берләшеп эш итү – уңышның сере. Әлбәттә, күп нәрсә бердәмлекнең нинди дәрәҗәдә күренүенә бәйле. Без бу очракта да кешеләрнең һәм кырмыскаларның җәмгыятьләрен чагыштыра алабыз. Кешеләр бит социаль җан ияләре: без бер-беребез белән хезмәттәшлек итәбез, берләшмәләр булдырабыз. Ләкин кырмыска колонияләрендәге бердәм эш итү сәләте кешеләрнекенә караганда бик күпкә зур. Кеше гаиләдә яисә башка иҗтимагый төркемдә яшәп тә, ниндидер дәрәҗәдә үзенең шәхси бердәйлеген саклап кала.
Без һәрвакыт юмартлыкка һәм үз-үзебезне корбан итүгә дулкынлану хисе белән карыйбыз. Ахыргы чиктә безнең тормышыбыз четерекле рәвештә икесенең берсен – үз-үзеңне яратуны яисә фидакарь хезмәттәшлекне сайлауга кайтып кала. Ә кырмыска колонияләрендә, киресенчә, эгоизм һәм шәхси мәнфәгатьләр юкка чыккан диярлек үк. Кырмыскалар чит колония вәкилләре белән бәрелешкә керүне дәвам итәләр, ләкин шунысы кызыклы: колония булдырган кагыйдәләрдән баш тарткан инвазив төр кырмыскалар зуррак уңышка ирешәләр.
Солдатлар һәм күчмә кырмыскалар
Солдат кырмыскалар – кайбер колонияләрдә очрый торган аерым бер төр кырмыскалар. Алар эшче көчнең бер өлеше һәм, гадәттә, колонияне саклау өчен җаваплы. Барлык төр кырмыскаларның да солдатлары юк, күпчелек очракта колония бары тик бер төр эшчеләр белән генә чикләнә. Солдатлар башка эшче кырмыскалардан зурлыклары һәм үз-үзләрен тотышлары белән аерылып торалар. Колонияне һөҗүмнәрдән саклауда гадәттә солдат кырмыскалар катнаша.
Күчмә кырмыскалар – бу бөҗәкләрнең тагын бер гаилә тармагы. Аларның үз-үзләрен тотышында берничә кабатланмас үзенчәлек бар. Алар үзләренең бердәм эшкә осталыкларын социальләшкән башка төр бөҗәкләргә, хәтта безгә билгеле булган барлык төр хайваннарга караганда да күбрәк үстерә алганнар. Күчмә кырмыскалар барлык эшләрен дә бергәләшеп эшләүләре белән аерылып торалар. Һәр эш тә аерым төркемнәрнең һәм төркемнең аерым вәкилләренең үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә генә башкарыла. Алар үзләре генә/мөстәкыйль/ирекле берни дә эшләмиләр, аерым эшчеләр дә беркайчан да үзләренчә генә йөрмиләр.
Күчмә кырмыскаларның колонияләрендә бары тик ата кырмыскалар гына мөстәкыйль эш итә ала. Колониядә алар ана кырмыскалар белән кушылу өчен туалар. Аларның канатлары бар һәм алар вакыт-вакыт ана кырмыскалар эзләп, колонияне калдырып китәләр. Күчмә кырмыскаларның колониясендәге калган бөтен эшчәнлек тә бер оя вәкилләреннән торган төркем тарафыннан башкарыла. Алар арасында аерым күзәтүчеләр дә, фуражир (азык саклаучы) да юк, барсы да кырмыска көтүенең масса-күләм эше. Күчмә кырмыскаларының колониясе үзенчә бер бүленми торган берлекне, организмны, амёбаның ялганаягын хәтерләтә. Күчмә кырмыскаларңың баскынын беркайчан да гәүдә белән элемтәне югалтмый торган кул яисә аяк дип күз алдына китерергә була. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар моны үзара киңәшеп һәм ярдәм итешеп эшлиләр.
Күчмә кырмыскаларны күзәтеп, алар арасындагы сугышларны шактый өйрәнергә була. Алар бу мәсъәләдә дә калган кырмыскалардан аерылып торалар. Алар өчен дөнья өчкә бүленгән: шул ук төрдәге башка колонияләр, башка төр күчмә кырмыскалар һәм башка төр хайваннар (шунда ук күчмә булмаган кырмыскалар да керә). Күчмә кырмыскалар бу өч төркемгә өч төрле мөнәсәбәттә. Гадәттә күчмә кырмыскалар башка шундый ук күчмә кырмыскалар белән сугышларда катнашмый. Шуңа да карамастан, аларның иң яраткан дошманнары булып башка төр кырмыскалар тора.
Күчмә кырмыскаларның каршылыкларга ике төрле җавабы бар: игътибар итмәү яисә качу. Еш кына, бер өер кырмыска урман аша узганда, башка төр күчмә кырмыскалары белән дә очраша. Мондый очракларда без ике якның мавыктыргыч бәрелешенең шаһиты булырга өмет итәбез. Әмма, еш кына алар бер-берсенә игътибар да итмиләр: ике зур көтү бер берсе аша тыныч кына үтеп бара бирә. Бу искиткеч күренеш.
Ә качу игътибар итмәүгә каранда күпкә азрак очрый. Бер үк төрдәге ике колония кырмыскалары үзләренең башка төркем вәкилләре белән очрашканнарын бик тиз сизеп алалар. Тик сугыш башлар урынга алар икесе ике якка китеп баралар. Алар бер-берсеннән шул кадәр ерагаерга тырышалар ки, бу хәтта тулы бер колониянең күчешенә сәбәп булырга мөмкин. Шулай итеп, күчмә кырмыскалар үз төрләренең башка төркемнәреннән качалар, алардан ераграк торырга тырышалар, ә ике төр кырмыскалары бер-берсен күрмәмешкә салыша.
Ә менә башка, күчмә булмаган кырмыскалар белән очрашканда, күчмә кырмыскалар, киресенчә, шунда ук һөҗүм башлыйлар, ул колониядәге барлык кырмыскаларны үтереп бететрергә тырышалар. Күчмә кырмыскалар, башка төр кырмыскаларын корбан санап, аларның бик зур көтүләренә дә һөҗүм ясарга мөмкин. Әлбәттә, күпчелек очракта каршы як аларга кискен каршылык күрсәтә. Мондый сугышлар ике яктан да бик зур югалтуларга китерергә мөмкин. Күчмә кырмыскалар һәм аларның корбаннарының арасындагы сугыш табигатьтә очрый торган иң мавыктыргыч һәм һәлакәтле сугышларның берсе. Күпчелек очракта мондый бәрелешләрдә күчмә кырмыскалар җиңеп чыга, әмма алар бик зур югалтулар кичерә.
Кыйммәтле берәр нәрсәгә тап булган очракта, күчмә кырмыскалар бу турыда башка бик күп кардәшләренә хәбәр итә алу сәләтенә дә ия. Аларның мондый очракларда кулланыла торган махсус матдәләре бар, ул җәлеп итү феромоны дип атала. Бу сәләтне өйрәнү күчмә кырмыскаларны һәм аларның химик коралларын тикшерүнең тагын бер тармагы. Сынаулар барышында аларның төрле мәгълүматны төрле исләр һәм химик сигналлар белән җиткерә алулары ачыкланды, әмма без әлегә бу сигналларның төгәл химик составын белмибез.
Физик яктан күчмә кырмыскалар бик зур түгел. Табигатьтә күпкә зуррак булган кырмыска төрләре дә бихисап. Әмма күчмә кырмыскалар саннары белән алдыралар. Аларның колонияләре гаять зур һәм алар барлык эшне дә хәбәрләшеп, үзара элемтәдә булып эшлиләр. Күчмә кырмыскалар белән бәрелеш турында сөйләгәндә, сүз бер генә күзәтүче турында түгел, ә инде колониянең шактый өлеше турында бара. Бер үк вакытта һөҗүмгә әзер бик күп сугышчы кырмыскалар барлыкка килә, һәм, калган кырмыскалардан аермалы буларак, алар һәрберсе мөстәкыйль эш итә, аларга берләшеп эшләүнең кирәге юк.
Күчмә кырмыскалар һәм яфрак кисүче кырмыскалар
Яңа дөньяның тропик урманнардагы кырмыскаларның бер төрдәше һәрдаим инде үсеш алган яфрак кисүче кырмыскаларның җиренә үтеп керергә омтылып карый. Күчмә һәм яфрак кисүче кырмыскалар – кырмыска эволюциясенең иң югары ноктасы: алар бик зур колонияләр булдырырга, югары дәрәҗәдәге гомүмиләштерүгә ирешергә һәм хезмәтнең күпкырлы бүленешендә катнашырга мөмкин. Күчмә кырмыскалар югары үсеш алган яфрак кисүче кырмыскаларның гаскәренә һөҗүм иткәндә, ике як кырмыскалар да сафка тезеләләр һәм дәһшәтле сугыш башлыйлар. Бу сугышлар берничә көн буе, күчмә кырмыскалар дошманнарының оборона сызыгын өзеп кереп, аларның запасларын талый башлаганчы ук дәвам итәргә мөмкин.
Яфрак кисүче кырмыскалар бик зур кырмыска оялары төзи һәм миллионлаган колонияләр булдыра. Бу кабиләләрдәге солдат кырмыскалар зурлыклары белән аерылып торалар, аларның йөк күтәрүчәнлеге эшче кырмыскаларныкына караганда йөзәр тапкырга зуррак. Әмма солдатлар колония өчен бик зур эш эшли алмыйлар: алар кирәгеннән артык зур, аларны асрау колониягә кыйммәткә төшә, ә аларның ни өчен кирәклеген биологлар әле һаман да төгәл генә әйтә алмыйлар.
Шулай да, биологлар күчмә кырмыскаларның яфрак кисүче кырмыскаларга һөҗүмнәрен күзәтә башлагач, алар яфрак кисүче кырмыскаларның бу басып керүләргә ничек итеп җавап биргәннәрен күргәннәр. Меңләгән солдат кырмыскалар алгы торышка чыгалар һәм күчмә кырмыскаларның һөҗүмен кире кайтарырга тырышалар. Күпчелек очракта аларның тырышлыгы юкка булып чыга һәм күчмә кырмыскалар барыбер оборона сызыгын өзеп керә. Әмма нәкъ менә күчмә кырмыскалардан саклану яфрак кисүче кырмыскаларның тереклек итүенә сәбәп булып тора дип гөман итәргә була. Бу күзәтү тагын бер тапкыр кырмыскалар арасындагы сугышлар аларның эволюциясендә нинди зур роль уйнаганың исбат итә.
Әгәр дә без башка кырмыскаларның күчмә кырмыскаларның һөҗүмнәренә ничек итеп җавап бирүләрен күзәтсәк, күптөрле реакцияләргә тап булачакбыз: кайберләре һөҗүмне кире кайтарырга тырыша, ә кайберләре беренче күчмә кырмыскаларны күрү белән, паникага бирелеп, ояны коткарырга ашыга. Гадәттә алар бала кырмыскаларны коткарырга тырышалар һәм булган кадәр ераграк качып китәргә тырышалар. Алар үзләренә куркыныч янамавын аңлагач, туктыйлар һәм көтеп торалар. Чит ояны талап туйган күчмә кырмыскалар туздырылган ояны калдырып киткәч, һөҗүм корбаннары өйләренә кайталар.
Хәзерге заман тикшеренүләре
Бүгенге көндә иң кызыксындыргыч сорауларның берсе – инвазив төр кырмыскаларның биологик үзенчәлекләре. Галимнәр кайсы да булса колониянең бәрелешләргә керү-кермәве турындагы мәгълүматның биологик басып керүләр һәм аларның мөмкин булган нәтиҗәләре турында күбрәк белергә ярдәм итүенә төшенгәннәр. Кайбер төр кырмыскалары кешеләр өчен генә түгел, ә алар басып кергән җирләрнең җимерек экосистемасына йогынты ясый торган глобаль экологик проблемалар чыганагы булырга да мөмкин. Кырмыскаларның югалып баручы төр җан ияләрен бөтенләй юкка чыгаруларын һәм үзләренең тору урыннарының төзелешен үзгәртүләрен хисапка алсак, без аларның әйләнә-тирәгә нинди коточкыч зур зыян салуларын күрәчәкбез.
Алар кешеләр өчен дә куркыныч: алар азык-төлеккә үрмәлиләр, кайберләре сасы ис аңкыта, төрле авырулар китереп чыгара. Кырмыскалар арасындагы сугышларның сәбәбенә төшенү инвазив төр кырмыскаларның холкын һәм аларның ни өчен үзләрен шулай тотуларын аңларга ярдәм итә алыр иде. Бәлки, бу ачыш безгә кырмыскаларның демаршларына әзер булырга, хәтта мондый хәлнең кайчанрак булуын алдан әйтергә дә ярдәм итәр иде. Шуңа күрә дә бүгенге көндә кырмыскаларның һөҗүмнәре һәм сугышлары җентекләп өйрәнелә һәм бу тикшеренүләр дәвамында биологик басып керүләр турындагы сорауларга җавап табылыр дип көтелә.
Кырмыска сугышларыннан үзләренә файда табучы хайван төрләренә телгә алып китсәк тә, артык булмас. Кырмыска колонияләренең күбесендә башка төр бөҗәкләр – мирмекофиллар да яши. Бу бөҗәкләр, гадәттә, азыкны кырмыска колониясе вәкилләре ярдәмендә таба. Сүз паразитлар турында бара, әмма, күп очракта, аларның колониягә зыяны юк диярлек. Мирмекофиллар үзләрендә кырмыскалардан кача алу сәләтен үстерәләр. Колониядә кабул ителгән үз ишләреңне тану җайланмасының тәэсире бу бөҗәкләргә таралмый. Алга табадагы үсешләре кырмыска колониясенең язмышы белән бәйле булган төрләр кырмыска сугышларының нәтиҗәләренә зур кызыксыну күрсәтә. Башкача әйткәндә, колония фәкыйрьләнсә, аларга да кыенга туры килә. Әмма, бүгенге көндә галимнәрнең мирмекофилларның турыдан-туры кырмыска сугышларында катнашуы турында мәгълүматлары юк, гәрчә бу фикер яхшы булса да.
Хәзерге вакытта без ике юнәлеш буенча эшлибез. Беренчедән, без кырмысканың баш миенең үсешен тикшерәбез, аның нерв системасының төрле табигый шартларга ничек итеп каршы җавап бирүен һәм ул системаның кырмысканың зурлыгын һәм иҗтимагый ролен алдан билгели алу-алмавын аңларга телибез. Икенчедән, без температура үзгәрешләрен тикшерүдә һәм климат үзгәрешләренең хайваннарга һәм аларның геннарына/генетикасына ничек итеп тәэсир ясавын өйрәнүдә күчеш кырмыскарларны ничек итеп кулланып булганын аңларга тырышабыз. Без күчмә кырмыскаларны өйрәнү өчен бик яхшы/кулай модель дип саныйбыз, чөнки тропикларда киң таралган күчмә кырмыскаларның төрчәләре зур даирәдәге температурага түзәргә сәләтле: тикшеренү барышында охшаш төрчәләр иңкү җирләрдә бик югары һәм тауларда бик түбән температурага дучар ителгәннәр (температура белән сыналганнар).
Ачык сораулар
2015 нче елда чыккан күпсанлы мәкаләләрдән без соңгы вакытта кырмысканың баш миенең төзелеше зур үзгәрешләр кичергәнен белдек, бигрәк тә бу үзгәрешләр аларның ерткычлардан һәм паразитлардан социаль бөҗәкләргә әверелүләрендә күренә. Бу үзгәрешләр теорретик яктан кырмыскаларның социаль бөҗәкләргә әверелгәннән соң, аларның зур үсеш алган баш миендә һәм әйләнә-тирәне танып белүдә бик үк мохтаҗ түгеллекләрен дәлилли. Алар төрләренең башка вәкилләре белән элемтәдә тора һәм мәгълүмат белән уртаклаша. Бу элемтә нейронлы элемтәләрнең группалап эшләвенә охшаган. Мондый ачыш бу өлкәдә чын-чынлап алга китеш булды, хәзер инде мондый күренешнең башка төрләргә дә хаслыгын тикшерү өчен, калган төр хайваннарда да охшаш тенденцияләрне анализлау зарур. Бу бик мөһим, чөнки умырткалыларны (мәсәлән, балыклар яисә кошлар кебек имезүчеләрне) күзәтсәк, без нәкъ кире тенденциянең шаһиты булачакбыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, төр күбрәк социальләшкән саен, аның баш мие эшчәнлеге дә арта, ә менә бөҗәкләр бу күренешнең нәкъ киресен исбатлый. Тикшеренүләрнең бу юнәлеше эчендә бик күп кызыклы ачышлар яшеренеп ятарга мөмкин.
Шулай ук мегаколонияләр турындагы сорау да ачык булып кала бирә. Аларның үзара аралаша алу сәләте никадәр дәрәҗәдә тирән икәне әлегә билгеле түгел. Бәлки ул билгеле бер урын/мәйдан белән генә чикләнә һәм кырмыскалар бер-берсе белән якын араларда гына аралаша аладыр. Интерграцияләре югары булган колонияләрнең барлыгын күз алдына китерүе кызык, гәрчә аларның ерак арадан аралашуы икеле булса да. Ә менә фәнни-хыялый роман өчен бу бик тә кызыклы фикер була алган булыр иде.
Шон О’Доннэлл, Associate Department Head, Professor, Department of Biodiversity, Earth & Environmental Science, Drexel University
Постнаука сәхифәсеннән Рузалия Шакирова тәрҗемәсе