«Гыйлем» берләшмәсе татар интернетында тиңе булмаган проект башлап җибәрә. Бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләрне – фәнни мирас ядкарьләрен – хәзерге татар язуына күчереп, сайтыбызда урнаштыра башлыйбыз. Бу ни өчен кирәк дисезме? Беренчедән, бу татар телендәге фәннең уникаль ядкарьләре. География, математика, химия кебек дәресләр өчен язылган әсбаплар татар фәненең үсешен күрсәтә. Икенчедән, без йөз ел элек кулланылышта булган фәнни тел белән тирәнрәк танышырга телибез. Өченчедән, укучыларыбыз татар мәгарифе тарихын белсен дибез.
Шул максатлардан чыгып, без, «Гыйлем» берләшмәсе әгъзалары, бу эшкә тотындык. Хәзерге язуга күчерү эшен «Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегеннән башладык. Аны Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан.
Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде.
Сезне «Гыйльми мирас» сәхифәсендә көтеп калабыз!
Рәсемле җәгърәфия
Бисми Лләхи рахмәни ррахим
§ 1— Безнең сыйныф
Без хәзер мәктәп эчендә; аның бүлмәләре күп. Алгы бүлмәсендә без тышкы киемнәребезне салып калдырабыз, аш бүлмәсендә аш ашыйбыз, йокы бүлмәсендә йоклыйбыз. Бер бүлмәсендә укыйбыз, язабыз һәм хисап мәсъәләләре чишәбез; көйләп шигырьләр, мөнәҗәтләр, бәетләр укыйбыз.
Без сыйныфта парталарга (көрсиләргә) утырабыз. Парталар алдында мөгаллим өстәле, сыйныф тактасы, болардан башка тагын сыйныфта безнең күзебезгә идән, түшәм, пич, урындык, шкаф һәм дүрт стена күренәдер. Ул стеналарның икесе мәктәпнең буе, икесе иңе була. Аларда ишек һәм тәрәзәләр ясалган, һәм эчке якларына рәсемнәр, карталар эленгән.
§2—Мәйдан (мисәхә)
Бер урында бер нәрсә булса, ул урында икенче нәрсәгә торырга туры килми; аңа ул нәрсә белән янәшә торырга яки аның өстендә ятырга, яки өстендә торырга туры килә. Безнең күзебезгә күренә торган һәрбер нәрсәнең үзе торган кадәр каплаган үз урыны була. Сыйныфтагы әйберләрнең барысының да үз урыны бар. Менә бу китапның урыны мәктәпнең сыйныф бүлмәсендәге көрси өстендә, сыйныф бүлмәсенең урыны, мәктәп эчендә, мәктәпнең урыны аны салыр өчен бүлеп алынган җир кисәгендәдер. Әйберләрнең үзләре сыйган кадәр каплаган урыннары “мисәхә” – мәйдан дип атала.
§3— Әйберләр һәм рәсем
Сыйныф бүлмәсендә без әллә ничә төрле әйбер күрәбез, мәсәлән: китап, кара савыты, тәрәзә, ишек, сыйныф тактасы һәм өстәл, счет, көрсиләр һәм башкалар. Шул ук нәрсәләрне без картиналарда да күрәбез; ләкин аерма бар: сыйныф эчендә без әйберләрнең үзләрен күрәбез; ә картиналарда ул әйберләрнең нәкъ үзләрен түгел, рәвешләрен генә күрәбез. Һәр күзгә күренгән нәрсәнең озынлыгы, киңлеге, биеклеге читтән караганда күзгә ничек булып күренсә, шулай итеп аның рәвешен кәгазьгә яки тактага сызып күрсәтергә була. Әйбернең менә шулай итеп сызылган рәвеше аның “рәсеме” диелә.
§4— План
Без китапны сыйныф тактасына куеп, һәр ягыннан акбур белән сызып аны тактадан алсак, такта өстендә дүртпөчмаклы бер сызык күрәбез.
Бу сызык безнең такта өстенә куеп тирә ягыннан акбур белән сызган китабыбызның урынының мисәхәсен күрсәтә. Бу дүртпочмаклы сызыкның буе, иңе шул китапның буеның, иңенең нәкъ үзе була. Менә шушы дүртпочмаклы сызык шул китапның “планы [1]” була.
Кара савытын кәгазь өстенә куеп, һәр ягыннан карандаш каләм белән сызгач, кәгазь өстеннән алсак, кәгазь өстендә түгәрәк бер сызык күрәбез; бу сызык безгә кара савытының кәгазь өстендә күпме урын алганлыгын – мисәхәсен күрсәтә. Бу түгәрәк сызык кара савытының планы була.
Кара савыт, китап шикелле кечкенә әйберләрнең планнарын тактага да, кәгазьгә дә сыйдырырга мөмкин. Өй, йорт урыны, урам, мәчет, басу кебек зур нәрсәләрнең планнарын үзләре зурлыкларындагы кәгазьләргә сызып ясап булмый. Чөнки аларның үз зурлыкларын сызарга андый зур кәгазь юк. Булган чагында да йөртергә уңайсыз булыр иде. Шуңа күрә мондый зур әйберләрнең планнары чын зурлыкларыннан берничә кат киметеп төшерелә. Әгәр дә план алыначак нәрсә яки урын бик зур булса, ул чагында бер дюйм ун яки йөз, сажень, бер чакрым, хәтта йөз чакрым урынында йөртелә. Зур нәрсәләрнең планнарын алганда, мәсәлән, сыйныфның планын алмакчы булсак, иң алдан бер үлчәү белән аның буен, иңен үлчибез. Аршин белән үлчәгәннән соң, сыйныфның буе 12 аршин, иңе 8 аршин булсын. Аннан соң бер кәгазь алып дүрт почмаклы сызык сызабыз. Моны сызганда чынлыктагыча зурлыкта сызар идек – кәгазьгә сыймый; шуңа күрә киметеп, буен 12 дюйм, иңен 8 дюйм итеп сызабыз. Менә шул дүртпочмаклы сызык безнең сыйныфның планы була.
§5— Микъяс — масштаб
Әйберләрнең планын төшергәндә, зур үлчәүләр урынына йөртелә торган үлчәүләргә “микъяс һәм масштаб” дип әйтәләр.
Масштабка карап планнан төшерелгән нәрсәнең чынлыктагы зурлыгыннан ничә кат кечерәйтелеп төшерелгәнен белеп була. Без югарыда сөйләгән мисалда сыйныфны чынлыктагы үлчәвеннән 28 кат кечерәйттек.
Әгәр дә безгә берәр нәрсәнең планы һәм масштабы бирелсә, без шул планга карап аның чынлыктагы буеның, иңенең зурлыкларын беләбез. Мәсәлән: безнең кулыбызда өй планы булып, ул өйнең планын алганда, бер сажень урынына бер дюйм алынган булса, бу өйнең планының буен дюйм белән үлчибез. Үлчәгәч планның буе 15 дюйм булса, моннан беләбез планны алган өйнең буе 15 сажень икәнен. Сыйныф бүлмәсе шикелле мәктәпнең һәр бүлмәсенең планын төшереп була. Бөтен өйнең планын алганда да, өйдәге бүлмәләрнең планнары масштаб буенча сызылыр. Ләкин бөтен өй планын төшергәндә, масштабны тагын да кечкенәрәк үлчәүдән алырбыз. Ике, өч һәм күбрәк саженьнәр урынына бер дюйм йөртербез.
§6— Мәктәпнең усадьбасы
Кайсыбер мәктәпнең ишек алды, ишек алдының бер читендә, бәрәнге, кәбестә вә агач бакчалары була. Ишек алдында амбар, келәт, утын сарае кебек каралтылар була. Мәктәп салынган йорт урыны вә анда бина ителгән каралтыларның барысына бер юлы мәктәпнең усадьбасы диләр. Әгәр дә мәктәп усадьбасының планын төшермәкче булсак, иң әүвәл мәктәпне вә башка бакчаларны, өй алдын, аларның арасындагы ярыкларны үлчәп масштаб буенча бер кәгазьгә сызабыз. Монда масштабны бик вак киметергә. Мәсәлән: 10, 20, 50 саженьны бер дюйм исәпләргә кирәк. Бу усадьба планында мәктәпнең вә башка каралтыларның планнарын бик ачык күрсәтеп булмый. План күпме зур булса, аның кисәкләре шулкадәр кечкенә була.
§7—Күршеләр, авыл
Мәктәп усадьбасы белән янәшә авыл кешеләренең усадьбалары тезелгән. Һәр усадьбаның үзенең махсус җире, каралтылары була. Усадьбада берсе тора торган, икенчесе тормый торган каралты була. Тора торган каралты – өй, тормый торган каралты – амбар, келәт, сарай, лапас, мунча, әвен. Амбар, келәт кебек каралтыларда урылган иген саклана. Сарайга утын, печән куела, лапасларда йорт хайваннары торалар. Мунчада кешеләр юыналар, әвендә иген киптерәләр. Бәрәнге, кәбестә бакчасы, агач бакчасы – болар да усадьба дип саналалар. Кайсыбер усадьбаларның тоташ сөреп иген чәчә торган игенлеге, печәнлеге, мал йөри торган җире дә була. Әгәр дә өйләр бер рәтле төзелеп, салынып та игенлек, печәнлек җире шул өйләрнең тирәсендә аерым булса, аңа “авыл” диләр.
Әгәр дә авыл зур булса, анда мәктәп, мәчет, ике яки бер имам һәм бер мөәззин була. Авылда һәрбер сау, таза ир кеше һәр ел хәзинәгә бер микъдар акча бирә; ул акча хәзинәдән бөтен халыкның кирәгенә сарыф ителә: мәктәпләр бина ителеп, анда мөгаллимнәр куела, аларга вазифа бирелә, шифаханәләр салына, анда докторлар, фельдшерлар куела; күперләр, юллар төзекләндерелә.
§8— Волость
Безнең мәктәп … волостендә. Волость зур вә кечкенә берничә авылдан гыйбарәттер. Бөтен волостьнең планын да алырга була. Волостьнең планын төшергәндә, һәрбер аерым авыллар, авылларның били торган җирләре, андагы таулар, чокырлар, күлләр, елгалар, инешләр, юлларның барысын да күрсәтергә кирәк. Волостьнең идарәсе шул волость кешеләренең үзара берничә елга сайлап куелган волостьневый старшина кулында. Волостьнең үзенә хас волостьневый правление исемендә мәхкәмәсе бар. Кайсыбер вак-төяк низаг вә мөрәҗәгатьләрне тикшереп хөкем итә торган волостьневый суд исемендә үзенә махсус судья да бар.
§9—Табигый вә сынагый (ясалма) хөдүд — чикләр
Янәшә усадьбалар, авыллар, күрше волостьлар бер берсенә терәлеп торалар. Менә бу усадьба вә авылларның, һәм волостьләрнең араларына “хөдүд- чик” диелә. Бу чикләр кайчак инеш, елга, күл кебек табигый була. Әгәр дә боларның араларында мондый табигый чик булмаса, болар арасына буразна, чокыр, канау казыйлар; мондый кешеләр тарафыннан ясалган чикләргә “сынагый хөдүд- чик” диләр. Бу чикләрне бер дә бозырга ярамый, бозучыга гаеп итеп җәза бирәләр.
§10— Офык вә аның җиһәтләре (яклары)
Без берәр тигез урында торган чакта, мәсәлән, киң бер басуның уртасында, шулвакыт безгә еракта күк җиргә терәлеп, икәү бергә кушылган шикелле булып күренә. Без кайсы якка карасак та, еракта, җир белән күк тирәсенең чикләнгән урынында, аның арт тарафында нәрсә барлыгы безгә беленмичә, безнең күзгә яшерен кала торган бер сызык күрәбез; менә шул безнең күзебезгә күренгән түгәрәк сызыкны “офык даирәсе[2]” дип атыйлар.
Чынлыкта бу сызык монда юк. Югарырак урынга менеп карасак, ул түгәрәк сызык безнең күзгә тагын да зуррак булып, күк безгә, үзенең читләре белән офык сызыгына таянган гөмбәз вә киемсә булып күренәдер. Кояшның күк гөмбәзе буенча күренешен тәҗрибә итеп карасак, кояш көннең яртысы булган вакытта, офыктан югары һәрнәрсәдән биек булып күренә. Әгәр дә без шул вакытта йөзебез белән кояшка каршы булсак, алдыбызда офыкның җәнүб (көньяк) тарафы, артыбызда шимәл (төньяк), сулыбызда шәрык, уң ягыбызда гареб тарафы була.
Шәрык, гареб, җәнүб һәм шимәл тарафларына “асыл җиһәтләр” дип әйтәләр.
Офыкның асыл җиһәтләрдән башка яклары да бар: шимәл шәркы, шимәл гәрбе, җәнүб шәркы, җәнүб гәрбе җиһәтләредер. Офык дәирәсенең җиһәтләрен күзгә күренә торган нәрсәләрнең күләгәсе буенча тәҗрибә кылып та белергә була. Әгәр дә тип-тигез җир өстендә төз бер агач җиргә кадалынса, күкнең әүвәлге өлешендә аның күләгәсе кыскара, икенче өлешенә таба озая, күләгә тәмам кыскарып беткән вакытны көн уртасы, төшлек заманы дип әйтәләр.
Төшлек күләгәсе шимәл ягына төшә, төшлек күләгәсеннән барлыкка килгән сызыкны төшлек сызыгы диләр. Әйбернең планын алганда, төшлек сызыгы ук кебек сызык белән күрсәтелә. Бу һәрнәрсәнең шимәле югарыга таба булып, җәнүбе түбән, шәркы уңда, гәрбе сулда булу кагыйдәсен күрсәтү өчендер.
§11— Әйберләрнең урыннарын билгеләү
Әгәр дә без читтән мәктәп бинасына карасак, ул безнең алдыбызда күренә. Шул җирдән кузгалмыйча, без артыбыз белән борылсак, ул безнең артыбызда була. Уңга яки сулга карасак, безнең уңыбызда яки сулыбызда булыр. Әгәр дә мәктәп безнең шимәл тарафта булса, без кайсы якка әйләнсәк тә, ул һаман шимәл ягында кала. Моннан беленәдер: җир йөзендә булган һәрнәрсәнең урыны җирнең төп яклары белән тәгйин ителә, шуңа күрә, бер шәһәр турында сөйләсәләр, ул шәһәр безнең алдыбызда, артыбызда булсын – аның урынын, асыл җиһәтләргә карап, шимәлдә, җәнүбтә, шәрыктә, гәребтә дип сөйлиләр.
Әйберләрнең яки урынның планын сызганда, шимәл тарафын югары, җәнүб тарафын түбән, шәрык ягын уңда, гареб ягын сулда итеп төшерәләр.
§12— Өязләр, губерналар
Безнең волость … өязендәдер. Өяз күп җирдән һәм бик күп волостьләрдән ясаладыр. Өязебездәге тәртипләрне карап башкаручы – өяз башлыгы, яки исправник. Ул шул өяздәге шәһәрдә тора. Губерналар өязләргә караганда тагын да күбрәк җирдән, берничә өяздән ясалалар.
Без … губернасында торабыз. Безнең губернада барысы … өяз бар. Бөтен губернаны идәрә итүче губерна башлыгы – губернатор. Ул губернаның баш шәһәрендә тора. Безнең губернаның мәркәзе[3] … шәһәре.
Волостьнең, өязнең, губернаның җирен күрсәтә торган планга карта диеп әйтәләр.
Искәрмәләр
[1] өлгесе
[2] Дәирә – сызык, юл.
[3] уртасы