Борынгы уйгыр теле — IX—XIII гасырлар дәвамында Кочо дәүләтенең рәсми теле булган аерым бер әдәби төрки телнең шартлы исеме.
Ике диалект аерылып күрсәтелә: X—XIII гасырларда төзелгән, XIX гасыр ахырында Дуньхуанда табылган манихей текстлары — n-диалект; j‑диалект — брахми алфавиты текстлары, шулай ук соңгы манихей һәм будда һәйкәлләр әдәбияты.
Хәзерге заман төрки телләрдән борынгы уйгыр теле түбәндәге үзенчәлекләре белән аерылып тора:
• Хәзерге заман сыйфат фигыль ясау өчен хезмәт итә торган ‑γma/‑gmä форманта,
• Киләчәк заман сыйфат фигыль ясау өчен хезмәт итә торган ‑dači/‑däči форманта;
• ‑da/‑dä аффиксы куллану.
Борынгы уйгыр язуы (уйгырның вертикаль хаты, еш кына «уйгыр» дип йөртәләр, чөнки ул милли үзенчәлеге белән аерылып тора, уйгырларда барлыкка килгәнгә ул нәкъ менә алардан монголларга күчкән, аларда исә бу билгеләр хәзерге көнгә кадәр кулланыла) — уйгырларның б. э. кадәр VIII-XVI гасыр борынгы уйгыр теле язмаларын язу өчен кулланыла торган алфавит.
Борынгы уйгыр язуы уйгырларның төрки фонетика язу өчен каралган согдий язуына керә.
Согдийдан аермалы буларак, уйгыр текстлары уңнан сулга түгел, ә өстән аска таба языла, шул ук вакытта баганалар сулдан уңга күчәләр. Бәлки, мондый язу юнәлеше битнең уң ягын горизонталь язу өчен кулланганга бәйледер. Согдий алфавитындагы төсле күпчелек хәреф формасы борынгы уйгыр язуында сүзнең кайсы позициясендә килүенә бәйле (башлангыч, урта һәм ахыргы формалары).
Христиан һәм будда диненнән ислам диненә күчкәч, XI—XII гасырда уйгырлар гарәп алфавитының үзгәртелгән «чагатай» вариантын куллана башлый. XVI гасырга борынгы уйгыр язуы гарәп алфавиты белән кысрыклап чыгарыла. Борынгы уйгыр язуындагы соңгы документлар XVIII гасырга караган, ә этник төркеме — сарыг-уйгырлар аны XIX гасырга кадәр файдаланалар.
Алинә Галиева материалы