Психология әле шактый яшь фән, ул 130 елдан чак кына күбрәк яши. Башка фәннәрдән аермалы буларак, махсус гыйлеме булмаган кешеләргә дә бу фән аңлаешлы. Шуңа күпләр зиһеннең ничек эшләве, тәртип һәм үзара мөнәсәбәт турында үз тәгълиматларын барлыкка китерергә әзер. Кайвакыт бу тәгълиматлар киң тарала, популярга әйләнә, ләкин аларның ныклы дәлилләү базалары әлегә юк.
Соционика
Авторы: Литва икътисадчысы Аушра Аугустинавичюте. Ул Карл Юнгның шәхес типологиясе белән ләх психиатры Антон Кемпинскийның мәгълүмати аралашу теориясен кисештергән. Шул төрләр арасында үзара мөнәсәбәт һәм мәгълүматлы метаболизм дип йөртелгән төрне тасвирлый торган концепция барлыкка килә.
Асылы: Мәгълүмати метаболизм – ул әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүматны кабул итү, эшкәртү һәм саклау ысулы. Метаболизмның төрен рациональлек – иррациональлек, экстраверсия – интроверсия, мантыйк – әхлак, сенсорика – интуиция кебек парлардан күбрәк туры килгән сыйфатын сайлап алып билгеләргә мөмкин. Танылган кешеләр хөрмәтенә аталган 16 төр билгеләнә: мәсәлән, «Есенин», «Дюма» яисә «Жуков». Социональ төр яшь барышы белән үзгәрми, ләкин кеше күп вакыт үзенең чыннан да кем икәнен кабул итәргә теләми һәм башка төрләргә охшарга тели. Соционика шулай ук төрләр арасындагы үзара мөнәсәбәтне дә өйрәнә. Кешеләрне дөрес төрләргә бүлсәң, алар белән уртак тел табарга, кем белән сез «килешә» алуны, ә кем беләндер бәхәс килеп чыгуын аңларга мөмкин.
Тәнкыйть: Соционика темасына аерым гыйльми чыгышлар булса да, соционика рәсми танылуга ирешә алмаган. Бу агымга карата булган төп дәгъвалар арасында – бертөрлелек булмавы (төрле авторлар төрле тәгълимат һәм ысуллар тәкъдим итә, бер үк кешегә төрле диагностика ясыйлар), соционик тәгълиматларны эмпирик раслауга тикшеренүләр җитмәве, төрләрне тасвирлаганда Барнум тәэсирен куллану, тестларның җитәрлек ышанычлы булмавы. Моннан тыш бу агымның күп кенә вәкилләре үзләре шәхсән таныш булмаган (мәсәлән, кино йолдызларын), ә кайчакта үлгән кешеләрне типлаштырырга омтылалар, бу да зур ышаныч уятмый.
Кешене кан төркеме буенча төрләргә бүлү
Автор: Масахико Номи, Танедзи Фурукаваның 20 гасырның 20 нче елларында темперамент белән кан төркеме бәйләнеше турында үткәрелгән тикшеренүләрен кулланган япон журналисты. Тикшеренүләр, Номиның башка эшләре кебек үк, фәнни түгел дип таныла, ләкин алар гади халык арасында популярлаша.
Асылы: Кан төркемнәре төрле расалар арасында тигез таралмаган, моннан тыш, кан төркемнәре бер үк булган кешеләрнең үз- үзен тотышлары һәм характерлары охшаш. Мәсәлән, О кан төркеме үз-үзеңә ышанганлык һәм лидерлык сыйфаты, ә А төркеме консервативлык һәм перфекционизм турында сөйли . Кайбер HR- менеджерлар аны хезмәткәрләрне эшкә алганда кулланалар.
Тәнкыйть: Тикшерүчеләр бу типологияне, кешеләрне зодиак билгесе белән типологияләү кебек ук, фәнни түгел дип саныйлар. Япон социологы Кенго Новато тикшерүләр барышында төрле кан төркемнәре булган кешеләр арасында кешелек сыйфатында мәгънәле аерма тапмаган. Рэйчел Ньюэр Scientific American’да чыккан «Сез – ул сезнең каныгыз» дигән мәкаләдә теориянең Япониядә һәм Көньяк Кореядә шау-шу күтәреп, популярга әйләнүе бу илләрдәге халыкның коллективистик менталитеты белән бәйле, дип белдерә. Бер яктан караганда, бу үзенчәлек кешеләрне бик тиз танылуга ия булучы гипотезаларга ышанырга мәҗбүр итә. Икенче яктан караганда, конформизмга тартылу, кан төркеме типологиясе буенча “көчсезләрне” күралмауны арттыра.
8 нче күнекмә теориясе
Автор: «Югары нәтиҗәле кешенең 7 күнекмәсе» китабының авторы, гаилә консультанты Стивен Кови Абраһам Маслоуның үз-үзеңне актуальләштерү фикере белән позитив фикерләү һәм визуальләштерү техникасын тоташтырган.
Асылы: Кешенең эшчәнлек нәтиҗәсен күтәрә торган 7 күнегү бар: проактивлык, максат күрү, хәрәкәт эзлеклелеге, җиңүгә омтылыш, тыңлый белү, синергия (үзара файдалы иҗади бәйләнешлеккә омтылу), һәрвакыт үзеңне камилләштерү. Бу күнекмәләрне үстерү 8 нчесенең — «үз тавышыңның» — барлыкка килүенә, шәхси үсешнең уникаль траекториясе формалашуына китерә.
Тәнкыйть: Лозаннаның IMD бизнес мәктәбе профессоры Роберт Хуберг үткәргән тикшеренүләр Кови тасвирлаган күнегүләрне куллану белән аерым кеше һәм төркем нәтиҗәлелеге бәйләнешен расламыйлар. Кови тәнкыйтьләгән һәм игътибарсыз калдырган кеше сыйфатлары һәм тәртип төрләре ешрак үзара уңышлы бәйләнешкә керәләр.
Чынбарлык трансерфингы
Автор: Вадим Зеланд, бу шәхес турында мәгълүматлар аз. Ул тамашачылары алдына һәрвакыт кара күзлек белән чыга. Аның әйтүе буенча, элек ул квант физикасы һәм санак технологияләре белән шөгыльләнгән.
Асылы: Дөнья бер вакытта яшәгән параллель чынбарлыклардан тора. Бу чынбарлыкларның берсендә кеше беркем булмаска мөмкин, ә икенчесендә – зур биеклеккә ирешә. Төрле техникалар ярдәмендә визуализациядән алып «слайдларга» (үзенең һәм тирә яктагы чынбарлыкның максатына ирешкән хәлдәге образлары) кадәр позитив уйларны туплап, кеше шул яисә бүтән вакыйга үсешен җәлеп итәргә мөмкин. Кеше үзенең хәрәкәтен аңлы рәвештә тикшереп торса, аның белән була торган вакыйгаларның нәтиҗәсен үзлегеннән сайлау мөмкин булу ихтималы югарырак.
Тәнкыйть: Профессиональ психологлар трансерфингны парапсихологиягә кайтарып калдыралар, аның турында, гомумән, аз сөйләшәләр. Теориягә ышанучылар исә бу фактны үз файдасына кулланып, «Әгәр киресе исбатланмаган икән, димәк, бу — хакыйкать» принцибын алга сөрәләр. Ләкин илебез галимнәре трансерфингның гыйльми түгеллеген һәм куркынычлыгын билгеләп үтәләр. Визуальләштерүне иҗади фикерләргә, мәсәлән, төрле ситуациядә башкарылачак гамәлләрне күз алдына китерергә, ярдәм итә торган техника сыйфатында куллану аны гадәти тормышта кулланудан аерыла. Көндәлек яшәештә нәтиҗә турындагы уйларыбыз бу нәтиҗәгә ирешү юлларын алыштыра. Ихтыяр көче аз булган кешеләрне көндәлек визуализация аларны чынбарлыктан аерып, аларга зыян салырга мөмкин. Төркем тәэсире һәрвакыт шәхеснең басылуына китерми: күп вакыт төркемдә булу катнашучыларга коллектив белән карар кабул итәргә һәм җаваплылыкны бүлешергә мөмкинлек бирә.
Нейролингвистик программалау
Автор: Психолог Ричард Бендлер үзенең кумирлары Фредерик Перлза, Вирджини Сатир, Милтон Эриксонның идеяләрен алып, кибернетика һәм биология терминологиясен актив куллана торган яңа концепция төзегән.
Асылы: Нейролингвистик программалау теориясе раславынча, объектив тәҗрибә юк – без дөньяны субъектив кичерешләр аша танып-беләбез. Безнең теге яисә бүтән вакыйгаларга реакция тотрыклы тәртип формалаштыра. Ләкин кешенең үзенә һәм тирә-юньдәге кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртеп, аны кире программалап та була. Безнең хәтеребезнең репрезентатив система төре, чынбарлыкны кабул итү ысулы бар.
Система, мәсәлән, визуаль, аудиаль, кинестетик (ис сизү һәм капшап сизү) яисә дискрет була ала. Әгәр кешенең системасын билгеләсәң, аның аңын аңлап һәм аның тәртибенә тәэсир итеп була. Аның өчен дөрес формулировкалар кулланырга һәм әңгәмәдәшне дә җайлашырга өйрәнергә кирәк – аның гәүдә торышын, сулыш ритмын, ишарәтләрен һәм кичерешләрен күчереп алу мөһим. Нейролингвистик программалау тарафдарлары бу техника кешеләрне бәйлелектән, кыюсызлыктан, эмоциональ контроль булмаганлыктан һәм башка проблемалардан коткарырга, нәтиҗәлелекне арттырырга һәм аралашу күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә, дип саный.
Тәнкыйть: 80 нче елларда үткәрелгән 15 тикшерүгә әдәби күзәтү ясаган Кристофер Шарнли нейролингвистик программалау кысаларында тәгъбир ителә торган гипотезаларны тәҗрибә юлы белән тикшереп булмый, дип саный. НЛП белгеченең кешедә репрезентатив системаны дөрес исәпләве дә дәлилләнмәгән; корректуралар кертү авыручыны халәтен яхшы якка кертүе дә исбатланмаган. Хәер, НЛП га гыйльми статус бирмәсәләр дә, аның техникалар тупланмасы буларак нәтиҗәлелеген таныйлар һәм психологик яисә медик гыйлеме булган белгечләрнең аны куллануын мөмкин дип саныйлар.
Система-гаилә куелышлары
Автор: Берг Холлингер, алман психотерапевты. Башта теологияне, аннары психоанализны өйрәнгән, һәм ахыр чиктә үзенең психотерапевтик техникалар системасын уйлап тапкан.
Асылы: Гаилә – һәрбер әгъзасы башкалар өчен бер мәгънәле буынга әйләнә торган система. Буынны югалту һәм буын белән бәйле вакыйгалар (көчләү, эчкечелек) бөтен системага һәм һәрбер әгъзалар өчен проблема тудыра һәм саулыкка, шәхси мөнәсәбәтләргә, эшкә, сәләткә тәэсир итә. Ата-бабалары бетермәгән эшне бетерергә теләп, кешеләр үзләре дә аңламыйча чит рольдә уйный башлыйлар.
Авыруларга үзләрен яралаган тәҗрибәне искә төшерергә, һәм гаиләнең бүтән әгъзалар белән мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итәр өчен, Хеллингер төркем белән терапиянең махсус ысулын уйлап тапкан. Катнашучылар берәр авыруның гаилә әгъзаларын сурәтлиләр һәм проблемалы ситуацияне торгызырга тырышалар.
Тәнкыйть: Хеллингерның теориясе эмпирик, ягъни тәҗрибә юлы белән исбатланмый, һәм шуның өчен гыйльми психология вәкилләре аны тәнкыйтьли. 2003 нче елда Алман система-гаилә терапевтлары берләшмәсе, гаилә проблемаларына карата бу карашның теория ягыннан җитди булса да, гамәли куллануда куркыныч булуын таныды. Терапевтның авторитар позициясен, терапевтик сеанс вакытында клиентка басым ясауны башка психотерапевтлар да тәнкыйтьли. Шул ук вакытта кайбер тикшеренүләр билгеле бер төр психик яки тәртип бозылышлары, мәсәлән, бәйлелек белән, авыручыларны уңай динамикасын күрсәтә.
Сергей Галиуллин мәкаләсе, Theory&Practice.ru
Алмаз Биккол тәрҗемәсе, тәрҗемә мөхәррире Марат Мансур улы Хәйдәр, табиб — невролог