• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Тофалар. 760 кешедән торган төрки халык

07.10.2016

%d1%82%d0%be%d1%84%d0%b0%d0%bb%d0%b0%d1%80%d0%bb%d0%b0%d1%80-%d1%82%d1%8b%d1%88%d0%bb%d1%8b%d0%baТофаларның үзләренең исемнәре тоъфа була (1930 нчы елга кадәр аларның исемнәре карагасслар булган). Бу исем тофалардагы кара-һааш халкыннан килеп чыккан. Моның турында М.А.Кастрен һәм В.В.Радлов язып чыгалар. “Алар үзләрен тофа дип атыйлар” – дип, 19 гасыр уртасында .П.Штубендорф әйтә.

Үзләренең телләрен тофалылар тоъфа дыл диеп тә атыйлар.  Баскаков классификациясендә бу тел уйгыр-угыз төркеменең уйгыр-тюкюй төркемчәсенә кергән.

География

Бу тел Тофалария исемле урында таралган. Ул Көнчыгыш Саян сыртында урнашкан. Административ яктан бу Русиянең Иркутск өлкәсе Нижнеудинский районы була. Тофалария 3 авыл администрацияләреннән тора: Алыгджер, Өске-Гутарин, Нерхин.

Өске Гутара авылы

Өске Гутара авылы. culture.ru

Күчмә тормыш белән тереклек иткән тофалылар элек 3 төркем белән яшәгәннәр:

1) төньяк-көнбатыш төркем, тофалылар аны СОҢГУ ААЛЛААР дип әйткәннәр;

2) көньяк-көнчыгыш – БУРУҢГУУ ААЛЛААР;

3) үзәк төркем – оърта ааллаар.

Тел үзенчәлекләре

Фонетик яктан, тофа теле типик төрки тел диеп санала. Сузык авазларның калын, нечкәләре бар:а о у ы һәм э ө ү и. Бу рәткә тагы ә,i керә. Тагын монда фарингаль авазлар бар: аъ оъ уъ ыъ һәм эъ өъ үъ иъ әъ iъ. Озын фонемалар бар:аа оо уу ыы ээ үү ии әә ii .

Бу агглютинатив-аналитик телләргә кергән тел. Морфологик яктан караганда, монда тамыр, ясагыч кушымчалар күрәбез.

Лексик составы гомумтөрки. Бурят һәм борынгы монгол теленнән алынмалар күп. Рус сүзләре бар.

Алмашлыклар

Мен — Мин
Сен — сез
Оң — ул
биъс — без
сiлер — сез
оларың — алар
Бо — бу
Тээ — нәрсә?
Кум — кем?

Әлифба

%d1%82%d0%be%d1%84%d0%b0%d0%bb%d0%b0%d1%80-%d3%99%d0%bb%d0%b8%d1%84%d0%b1%d0%b0%d1%81%d1%8b

Тофаларга хас авазларны белдерә торган хәрефләр: Ғғ (ɣ), Әә (æ), Ii (я), Ққ (q), Ңң (ŋ), Өө (œ), Үү (y),Һһ (h), һәм Ҷҷ [d ͡ʒ].].

Хәзерге вакыттагы торышы

1986 нчы елда тофа теленең язуы уйлап табыла, 1990 нчы елдан алып мәктәпләрдә укытыла. Язу графикасы — кириллица. Рус алфавитына үз хәрефләре кушылган.

Бүгенге көндә төрле саннар бар, 30 дан алып 357 гә хәтле кеше бу телдә аралаша.

Хәзерге вакытта тофа теле рус теле белән бик тыгыз элемтәдә тора, тел рус сүзләре белән баетыла.

Хәзерге тофалылар РФда төрки телле иң аз күләмле халык дип санала. Җанисәп буенча, 1989 елда — 731 кеше, 2002 елда — 723 кеше (681е авыл кешеләре) тофалылардан булган. Үзләренең статуслары буенча аларны Себер халыкларына кертәләр. Аермалы яклары булса да, 3 төркем сөйләмнәре бик охшаш. Шуңа күрә диалектлар бүленми.

Алинә Галиева мәкаләсе

фотолар: culture.ru постерда: national-mentalities.ru

Рубрика: МәкаләТеглар: лингвистика, тел белеме, телләр, төрки телләр



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.