Авыл сугышка коллективлаштыру белән башланган реформаны төгәлләмәгән хәлдә килеп керә. Моңа кадәр илне туендырып килгән хосусый крестьян хуҗалыклары бетерелгән була. Аларны алмаштырган колхоз һәм совхозлар әле ныгып өлгермәгән. Уйланылганча, алар дәүләт ихтыяҗларын гына түгел, колхозчы һәм совхоз эшчеләренең үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә тиеш була. Чынбарлыкта исә, колхоз һәм совхозлар хәтта уңыш мул булган елларда да дәүләткә ашлык тапшыру планнарын зур кыенлык белән үти. Колхозчыларга бүлеп бирү һәм совхоз эшчеләренә түләү өчен уңышның бик аз өлеше кала яисә бөтенләй калмый.
Союз хөкүмәте колхозчыларга һәм совхоз эшчеләренә зур булмаган шәхси хуҗалык (өй тирәсендәге җир кишәрлеге, чикләнгән күләмдә терлек) тотарга рөхсәт итә. Күмәк хуҗалыкта (колхозда яки совхозда) җитештерелгән бөтен әйбер дәүләткә тапшырыла. Эшчеләргә һәм колхозчыларга шәхси куллану өчен үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукция генә кала. Шул керемнәрдән алар әле тагын салым түлиләр, армиягә ярдәм күрсәтәләр, фронтовикларга бүләкләр җибәрәләр, авыл мәктәпләрен, хастаханәләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Башка сүз белән әйткәндә, авыл халкы шәһәрдә яшәүчеләргә караганда авыррак хәлдә була. Яз көннәрендә күпләргә кырда кыш чыккан орлык, бәрәңге белән тукланып торырга туры килә, һәм бу хәл каты авыруларга сәбәп була. Аларны сугыш елларының даими юлдашы — ачлык сагалый. Хәер, колхозлар дәүләт өчен бердәнбер котылу чарасы була, чөнки алар, елдан-ел киметеп булса да, дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясе җибәреп торалар.
Авылда хезмәт шартлары бик күпкә начарлана. Ирләрне армиягә җибәреп бетергәннән соң, авылдагы хезмәткә яраклы кешеләр саны бик нык кими. Сугышның беренче айларында ук 3 меңнән артык йөк машинасы, 400 гә якын иң яхшы трактор, шактый күп ат фронтка озатыла. Яңа техника, запас частьлар һәм ягулык-майлау материалларының килүе кими. Кул хезмәтенең өлеше арта. Күп кенә колхозларда дәүләткә тапшырыласы ашлыкны хатын-кызлар, бала-чагалар еш кына кул арбалары белән илтәләр. Чәчү мәйданнары, уңыш кими, җәмәгать секторында да, йорт тирәсе хуҗалыкларында да хайваннар саны азая, тулай уңыш күләме төшә. 1941нче елда Татарстан дәүләткә 656 мең тонна ашлык тапшырган булса, 1942нче елда бу 412 мең тоннага кадәр кими.
Алия Мәссарова тексты
tatfrontu.ru фотосы
Әдәбият исемлеге:
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез…Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998