«Интеллектуаль инсульт. Роботлар дөньясында ничек кеше булып калырга һәм үзеңне югалтмаска» китабы авторлары һәркайсыбызның интернетта күп утырырга яратуы турында һәм әлеге шөгыльнең безнең баш миенә ничек йогынты ясавы хакында яза.
Лондон университетының күренекле психологы Гленн Уилсон 2005 нче елда офис хезмәткәрләре белән бер тәҗрибә үткәрә. Тәҗрибәнең шартлары чынбарлыктагы эш көнен хәтерләтә: офис хезмәткәрләренең гадәткә кергән эш процессын даими рәвештә СМСлар, телефонга шалтыратулар һәм социаль челтәрләрдәге хәбәрләр өзеп торганнар. Көн азагында белгечләр тәҗрибәдә катнашучыларның IQ дәрәҗәсен үлчиләр. Нәтиҗәдә, эш вакытында игътибарны телефоннарга, социаль челтәрләргә юнәлдерү кешенең IQ дәрәҗәсен 10 пунктка киметә дигән фикергә киләләр.
Бу тәҗрибә турында сүз алып барганда, чагыштыру өчен һәрвакыт кешенең аң дәрәҗәсен 2 тапкырга азрак, ягъни 5 пунктка киметкән марихуана тартуны искәртәләр.
2009 елда Калифорния университеты тарафыннан үткәрелгән How Much Information тишеренүләренә караганда, 1986 нчы елдан бирле бер атнада мәгълүмат куллану микъдары 5 тапкырга, ягъни 250 мең сүздән алып 1,25 миллион сүзгә кадәр арта. Әгәр кеше мөстәкыйль рәвештә әлеге мәгълүмат ташкыныннан качу юлын эзләмәсә, ул анда батып үләргә дә мөмкин. Әмма шулай да күбебездә мәгълүмат ташкыннары белән идарә итә алабыз дигән иллюзия яшәп килә. Мәсәлән, интернет файдасына телевизордан баш тарту.
Игътибар иткәнегез бармы, бүгенге көндә «Мин телевизор карамыйм, минем өемдә гомумән телевизор юк», дип бик күпләр горурланып сөйлиләр. Стив Джобс әйтүенчә: «Яшь вакытта телевизор карыйсың һәм телекомпанияләр кешеләрне аңгырайтыр өчен сүз куешканнар дигән фикергә киләсең, ләкин олыгая барган саен моның алай түгеллеген аңлыйсың. Кешеләр моны үзләре тели һәм бу күпкә начаррак. Каршы чыгу – куркыныч түгел, чөнки син күңелеңә ятмаганнарны атып үтерә, инкыйлаб оештыра аласың. Әмма бернинди дә сүз куешу юк, телекомпанияләр бары тик кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр генә. Хакыйкать шунда».
Телевидениене бары тик мәгънәсез шоулар, зәвыксыз сериаллар, теңкәгә тиючән рекламалар белән генә тулган тартма дип характерлаучы социаль актив һәм алдынгы карашлы кешеләр «үзем ни телим – шуны карыйм» дип интернет челтәренә юл тоталар. Ләкин монда гадәти аналоглы технологияләрне «саннарга» гына алыштырылалар.
Шуңа да карамастан, телевизорның күп кенә шикләндергеч яклары арасында бер бик яхшы ягы бар. Ул да булса, мәгълүмат ташкынының чикле булуы.
Телевизорда 3, хәтта 150 канал булырга мөмкин, ләкин шуңа да карамастан алар санап була (бу очракта Smart TV исәпкә алынмый). Әгәр дә сез пульттагы барлык төймәләргә баскалый-баскалый да, берни тапмасагыз, һичшиксез телевизорны сүндерәсез. Билгеле, диванда ялкауланып ятарга яки мөһим эшне кичектереп торырга теләгегез булуга карамастан, кызык булмаган, акылга сыймый һәм минут саен ачуны чыгара торган тапшыруларны карамаячаксыз.
Без телевизор яклы түгел, ләкин шулай да анда мәгълүмат ташкыны төгәл төзелгән, программалар җәдвәле исә бар сорауларга җавап бирә. Әгәр кызыклы фильмнар табылмаса, тыныч кына телевизорны сүндерергә мөмкин: анда көтелмәгән хәлләр көтүдән мәгънә юк. Ә менә интернетның исә, структурасы да, билгеле бер программасы да һәм хәтта чик ноктасы да юк. Мәгълүмат ташкынының азагы юк. Һәм һәрвакыт киләсе төймәгә баскан саен берәр нинди кызык әйбер килеп чыгар шикелле. Шуңа күрә кеше интернетта вакытын күбрәк сарыф итә. Аны һаман канәгатьсезлек хисе интектереп тора. Нәкъ менә әлеге хис аркасында кеше санакны сүндерергә җөрьәт итә алмый. YouTube’тагы бер роликка алмашка экранда ачык сурәтләр белән яктыртылып, мизгел эчендә унлаган башка ролик килеп чыга.
Алдагы ролликка чиртергә яисә максатсыз рәвештә сайттан сайтка күчеп йөрергә безне нәрсә мәҗбүр итә соң? Кызыксынумы? Бәлки. Әмма, еш кына, безнең карашыбызча, уңайлылык зонасыннан чыгарга теләмәвебез шулай эшләргә этәргеч ясый.
Интернеттагы чиксез мәгълүмат кешегә имин хис итәргә мөмкинлек бирә. Артык көч куясы, авыр мәсьәләләр чишәсе, үз өстеңә җаваплылык аласы, гомумән берни эшлисе юк бит.
Җитмәсә виртуаль дөнья безнең прокрастинациягә, ягъни мөһим яки күңелгә хуш килмәгән эшләрне кичектереп торуга омтылышыбызны саклау максатыннан махсус ясалган сыман. Туктаусыз мәгълүмат ташкыны булганлыктан, без һәрвакыт эшсез утыруыбызга акланулар табып торабыз: тагын бер тапкыр почтаны тикшерергә, социаль челтәрдәге хатларны карап чыгарга һәм дуслар куйган яңалыкларны карап чыгарга кирәк. Әлеге гамәлләрнең барысын да башкарып чыккач, тагын бер хат килеп төшә һәм интернет челтәрендә максатсыз эзләнеп утырулар дәвам итә.
Психологлар фикеренчә, серфинг – максатсыз рәвештә интернетта утыру – бәйлелекнең иң авыр төре. «Йөкләмә саен яңа йөкләмә, рекламалар бездә куллану ихтыяҗын тудыралар, конкурентларның гамәлләре җавап таләп итә. Кызганычка каршы, хәзерге заман кешесе төп вакытын мәгълүмат ташкынын эшкәртүгә һәм яңасын булдыруга юнәлтә. Нәтиҗәдә кешеләр мәгълүматны куллану, җитештерү чылбырын тудыралар һәм әлеге чылбырдагыларның бик сирәге генә уйга кала: бу вакыйга каян килеп чыкты соң?» – дигән сораулар бирә Ecwidка нигез салучы Руслан Фазлыев.
Интернет-серфинг барлыкка килүенең тагын бер сәбәбе яшәп килә. Без югарыда сөйләп узган баш миенең унбиш нейрон челтәре арасында ләззәт челтәре дә бар. Әлеге челтәр яңа белем үзләштерү ихтыяҗын активлаштырып тора. Калифорния технология интитуты галиме Колин Камерер үзенең хезмәттәшләре белән үткәргән тәҗрибә барышында, катнашучылар викторина сорауларын уку белән беррәттән үзләренең җавапны белү теләге никадәр көчле икәнен билгеләп барганнар.
Җавапны тизрәк белергә теләгән саен, катнашучыларның баш миендәге ләззәтләнү челтәре ныграк активлашкан.
Кеше баш миенең әлеге гаҗәеп сәләте төрле фәнни ачышлар ясауны, яңа уйлап табуларны һәм, гомумән, прогрессны стимуллаштырып тора. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, яңа белем үзләштерү ихтыяҗын кешеләр хәзер башкача канәгатьләндерә. Моңа инаныр өчен Pew Research Center мәгълүматларына күз салу гына да җитә.
Русиядә кешеләрнең 85 %ы интернетны дуслары һәм якыннары белән аралашу өчен һәм нибары 13%ы гына белем үзләштерү өчен куллана.
Таблица 10.1. Интернетны төрле илләрдә куллану дәрәҗәсе
Кешеләрнең күпчелеге интернетны аралашу һәм мәгълүматка ия булу өчен кулланса, аз өлеше исә карьера һәм коммерция өчен куллана.
Түбәндә саналганнардан сез ахыргы 12 ай буена интернетта нишләдегез? (Сорауны олы яшьтәге интернет кулланучыларга биргәннәр).
Гәрчә интернет белем, карьера һәм бизнес өчен уникаль мөмкинлекләр ачса да, дөнья буйлап интернетның максималь трафигын порносайтлар алып тора (Америка сайты Online Schoots мәгълүматларына караганда, дөньядагы сайтларның 12% порнография эчтәлекле), ә Gangnam Style ролигы исә кыска вакыт эчендә 2 миллиардтан артык карау җыйды.
Әгәр дә интеллектуаль инсультның потенциал корбаннары бары тик порноконтент һәм сәер биюләрне яратучылар гына булса, без әлеге китапны сезнең өчен, ягъни сәламәт, бәхетле һәм уңышлы булырга йөз тоткан, һәм яңа чор таләп иткән уңайсыз кагыйдәләргә буйсынган хәлдә генә прогресс чорында уңышка ирешергә мөмкин, дип чын күңеленнән ышанучылар өчен гомумән язмаган да булыр идек. Ахыр чиктә, хәзерге заманда санлы технологияләр, күп кимчелекләре булуга карамастан, безнең эшчәнлегебезнең нәтиҗәсен арттырырга ярдәм итә түгелме соң?
Әлеге могҗизага тиң «эффективлык» сүзен тәүлек буена гаджетларны еш кулланучылар дога сыман кабатлап торалар. Һәм менә монда шундый стереотипка тап булабыз: мәгълүматка күбрәк ия булган саен, безнең нәтиҗәлегебез дә югарырак була, имеш. Чынлыкта исә, эффективлыкны куелган көчнең һәм нәтиҗәнең бәйләнеше итеп билгеләсәк, соңгы ун ел эчендә кешеларнең әлеге сыйфатны («эффективлылыкны») югалтуларын күрербез, ягъни көч һәм вакыт күп бирелсә дә, нәтиҗәлелек эллеккечә кала бирә.
Ни өчен соң болай килеп чыга? Әлеге иллюзия нигезендә мәгълүматтан файдаланмаган очракта, асылда чүп-чар гына куллануыгызны белмәү һәм аңламау ята.
Тик торганнан гына мәгълүматны гадәттән тыш актив куллану безне акыллырак та, нәтиҗәлерәк тә итми һәм тормышыбызны да яхшы якка үзгәртми.
Моннан тыш, бу мәгълүматләрнең күп өлеше безгә гомумән кирәк түгел. Аларны кулланып, нәтиҗәлелегебезнең дәрәҗәсен күтәрүгә ирешеп булмый. Мәгълүм булганча, һәрбер мәгълүмат үзенең гамәли файдасы белән кыйммәтле, ләкин актуаль мәгълүматкә тап булган очракта да, аны анализларга безнең вакытыбыз җитми һәм истә калдырыр өчен хәтеребез дә саек була. Без әлеге мәгълүматларны пассив рәвештә кулланабыз, димәк, бүгенге көндә атнага 1,25 миллион сүзгә кадәр җиткән күләмле башка мәгълүмат аны киләчәктә кулланырга гына түгел, хәтта искә төшерергә дә мөмкинлек бирмәячәк. Язучы, психолог Рудольф Арнхейм әйтүенчә, без үзләштерү – аңлау һәм белүгә тиң дигән иллюзия тоткынында яшибез.
Әлбәттә, әлеге фактны кабул итү кыен. Иң беренче чиратта, үз-үзең белән гадел булырга кирәк. Көнгә йомгак ясаганда, үзегезнең көн дәвамында күпме мәгълүмат үзләштергәнегезне бәяләгез. Сезнеңчә, аның кайсы өлеше кызыклы булудан бигрәк, сезнең үзегез өчен файдалы? Бу мәгълүматның нинди өлеше киләчәктә сезгә уңыш китерергә мөмкин? Әгәр бу сорауларга җавап тапсагыз, барысы да үз урынына басачак. […]
Өстәвенә, күп кенә ширкәтләр үзләренең кызыксынучан хезмәткәрләре аркасында миллиардлаган югалтуларга дучар булган очракта, нинди нәтиҗәлелек хакында сүз алып барырга була? «Уртача алганда, хәзерге мәгълүмат хезмәткәрләре эш процессында өч минут саен игътибарларын социаль челтәрләрдәге хатларга, телефон шалтыратуларына юнәлдерәләр. Нәтиҗәдә эш вакытының 25-50 %ы «мин нәрсәдә туктап калдым соң әле» дигән сорауга җавап табуга китә. Intel тикшеренүләре күрсәткәнчә, нәкъ менә шушындый эш процессын өзүләр ел саен компанияләрнең миллиард долларларын җилгә очыра. Бүгенге көн технологияләре безне аңсызлата», – дип яза Э.Смарт.
Теләсә кайсы секундта хатларга һәм шалтыратуларга җавап кайтару әзерлеген – моны югалтырга курку хисе белән дә аңлатырга мөмкин. Әлеге хис табышка ия булу теләгеннән күпкә көчлерәк.
Безнең әлеге үзенчәлекне маркетологлар акчаны кулдан ычкындырмас өчен һәм без товарны тизрәк сатып алсын өчен актив кулланалар. Роберт Чалдининың «Йогынты психологиясе» китабында тасвирланган югалтырга курку хисе безне бер мизгел эчендә телефонга ябышырга мәҗбүр итә. Ә бәлки шалтыратуларга җавап кайтармасак, без кыйммәтле мәгълүматны югалтырбыз?
Технологияләрнең мондый ситуация вакытында игътибарны читкә тайпылдырмаска ярдәм итүләре бик кызыклы. Forest (iOS, Android һәм Windows өчен кушымта) берәр нинди эшкә керешкәнче телефонда агач утыртырга тәкъдим итә. Кеше телефонындагы башка кушымталарны ачмыйча, үзенең эшләрен башкарыр өчен билгеле бер вакыт аралыгын сайлый ала. Әгәр түземлеге җитмәсә, агач корыячак, киресенчә, әлеге сынауны җиңеп чыга алса, агач виртуаль дөньядагы урманга утыртылачак. Кулланучылар фикеренчә, агачны һәлак итәргә теләмәү стимулы чыннан да нәтиҗәләр бирә. Виртуаль кыйммәтләр дәверендә үз тормышың өчен җаваплы булуга караганда, телефонда ясалган агач өчен кайгыру күпкә аңлаешлырак.
Кирилл Николаев һәм Шекия Абдуллаева, «Интеллектуаль инсульт» китабының авторлары
«Нож» сәхифәсеннән Алинә Гыйлметдинова тәрҗемәсе
иллюстрацияләр: knife.media