Хәзерге биология һомосексуальлек турында нәрсә белә, аның сәбәпләре нинди һәм ул эволюция күзлегеннән ничек аңлатыла
Кешеләр арасында һомосексуальлекнең объектив тикшеренүләрен уздыру гаять авыр. Популяциядә үз җенесендәге затларга карата теләк хисе кичерүчеләр санын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә торган ышанычлы критерийлар юк. Барлык тикшеренүләр дә кешеләр үзләренең сексуаль ориентацияләре хакында үзләре хәбәр итә торган сайланган тупламаларда үткәрелә. Әмма күп кенә җәмгыятьләрдә, бигрәк тә үтә дини һәм консерватив булганнарында, һомосексуалларга үзләре хакында ачыктан әйтү җиңел түгел, еш кына бу куркыныч та була әле. Шуңа да һомосексуальлекнең биологик үзенчәлекләрен өйрәнгәндә галимнәр АКШ, Австралия һәм Аурупада яши торган берничә этнос вәкилләрен генә тикшерергә мәҗбүр. Мондый шартларда ышанычлы мәгълүмат туплау җиңел түгел. Шулай да, соңгы елларда барыбер шактый күп мәгълүмат җыелды һәм хәзер без әйтә алабыз: һомосексуаллар һомосексуал булып туа, һәм бу феномен кешеләр арасында да, башка хайваннар арасында да таралган.
Популяциядә һомосексуаль кешеләрнең санын исәпләп чыгарырга тырышкан беренче кеше америкалы биолог Альфред Кинси булган. 1948 елдан 1953 елга кадәр ул 12 мең ир-ат һәм 8 мең хатын-кыз арасында сораштыру үткәргән һәм аларның сексуаль кызыксынуларын нульдән (100 % һетеросексуал) алтыга (саф һомосексуал) кадәр исәпләнгән шкала нигезендә бәяләгән. Аның фикеренчә, популяциядә ир-атларның якынча ун проценты «азмы-күпме һомосексуал» була. Соңрак аның хезмәттәшләре аңа каршы чыгалар һәм Кинси сайлаган тупламаның объектив булмаган диләр. Аларның позициясенә күрә, һомосексуалларның чын проценты ир-атлар арасында 3-4, ә хатын-кызлар арасында 1-2% булган.
Көнбатыш илләрендә уздырылган хәзерге сораштырулар гадәттә бу саннарны раслыйлар. 2013-2014 елларда Австралиядә сораштыруда катнашкан ирләрнең 2 % үзләрен һомосексуал дип атаган, Франциядә алар – 4%, Бразилиядә – 7%. Хатын-кызлар арасында бу сан гадәттә 1,5-2 тапкыр азрак булып чыккан.
Һомосексуальлек гены бармы?
1980-еллардан бирле гаиләләрне һәм игезәкләрне өйрәнәләр, бу тикшеренүләр күрсәткәнчә, һомосексуальлекнең нәселдән килә торган компонентасы бар. Бу темага багышланган иң беренче статистик тикшеренүләрнең берсен психиатр Ричард Пиллард уздырган. Аңа ышансаң, һомосексуаль ирнең абыйсы яки энесе 22 процент ихтималлык белән һомосексуал булырга мөмкин. Ә инде һетеросексуал ирнең бертуганы 4 процент очракта гына гей булып чыккан. Башка сорашулар да шундыйрак ихтималлыкларны күрсәткән. Әмма охшаш «кызыксынулары» булган бертуганнарның булуы бу сыйфат-үзенчәлекнең нәселдән күчүен исбатламый әле.
Монозиготалы (беркүкәйдән булган) игезәкләрне, ягъни бер үк төрле генлы кешеләрне өйрәнү һәм аларны дизиготалы игезәкләр, башка абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, шулай ук уллыкка-кызлыкка алынган балалар белән чагыштыру ышанычлырак мәгълүмат бирә. Әгәр нинди дә булса сыйфатның җитди генетик компонентасы булса, ул, башка балаларга караганда, беркүкәйле игезәкләрдә бер үк вакытта ешрак очраячак. Шул ук Пиллард әфәнде 56 монозиготалы ир-ат игезәк, 54 дизиготалы һәм 57 уллыкка алынган ир баладан торган тикшеренү уздырган. Нәтиҗә шундый: нәселдәнлекнең һомосексуальлеккә керткән өлеше 31 – 74 процентны тәшкил итә. Соңрак уздырылган тикшеренүләр, шул исәптән, барлык швед игезәкләрен (бер җенестәге 3826 монозиготалы һәм дизиготалы игезәк парлары) сораштыру бу саннарны төгәлләштерде; сексуаль ориентацияне формалаштыруда генетиканың кертеме 30-40 процентны тәшкил итә булса кирәк.
Сораштырулар нәтиҗәсендә Пиллард һәм кайбер башка тикшеренүчеләр һомосексуалларның башка һомосексуал туганнары булуы нәселнең күбрәк ана линиясенә туры килүен ачыклаган. Шуннан чыгып, «һомосексуальлек гены» X-хромосомада булырга тиеш дигән нәтиҗә ясаганнар. X-хромосомада маркерларның бәйләнгәнлеген анализлау юлы аша үткәрелгән беренче молекуляр-генетик тәҗрибәләр Xq28 кисәгенең тикшеренүчеләр эзләгән элемент булырга мөмкинлеген күрсәтте. Ләкин соңрак үткәрелгән эзләнүләр бу бәйләнешне исбатламадылар, һомосексуальлекнең хатын-кыз ягыннан күчүе дә расланмады.
Җенес хромосомасы белән тәҗрибәләрдән соң маркерларның бәйләнгәнлеген тулыгеномлы анализлау башланды, аның нәтиҗәсендә җиденче, сигезенче һәм унынчы хромосомалардагы локуслар һомосексуальлек белән бәйләнгән дигән фикер туды. Мондый анализларның иң масштаблысын чагыштырмача күптән түгел генә Алан Сандерс, Пиллардның хезмәттәше Майкл Бэйли белән берлектә уздырды. Анализ нәтиҗәсендә янәдән Xq28 кисәге калкып чыкты, шулай ук сигезенче хромосома центромерасы янындагы генетик локуска (8р12) игътибар ителде. Соңрак Сандерс ир-ат һомосексуальлегенең бернуклеотидлы полиморфизмнар (SNP) белән ассоциацияләре булуны беренче тапкыр тулы геном эчендә эзләде. Мондый анализ бик тә мәгълүматлы була ала, чөнки полиморфизм конкрет бер генга күрсәтә ала, ә бәйләнгәнлек анализы исә хромосоманың бер кисәген генә күрсәтә, анда йөзләгән ген булырга мөмкин.
Сандерсның хезмәтендә искә алынган ике намзәт маркер әүвәлге эзләнүләр белән бөтенләй бәйле булмаган булып чыкты. Аларның беренчесе 13 нче хромосомада SLITRK5 һәм SLITRK6 геннары арасында кодлаштырылмый торган өлкәдә табылды. Бу төркемдәге геннарның күпчелеге баш миендә ифадә итә (экспрессияләнә) һәм нейроннарның үсеше һәм синапсларның формалашуы өчен җаваплы аксымнарны кодлаштыра. Икенче вариант 14 хромосомада тиреотроп һормоны рецепторының TSHR генының кодлаштырылмый торган кисәгендә табылды.
Искә алынган тикшеренүләрдә табылган каршылыклы мәгълүматларга таянып, нәрсә әйтеп була соң? Мөгаен, «һомосексуаль геннары» бардыр, ләкин әлегә алар табылмады. Бәлки, бу сыйфат бик тә күп факторга бәйле булып, аны бихисап вариантлар кодлаштырадыр. Хәер, үз җенесеңдәге кешеләр белән «кызыксынуның» тумыштан булуын аңлата торган башка гипотезалар да бар. Алар арасында – җенес һормоннарының яралгыга йогынтысы, «энекәш синдромы» һәм эпигенетиканың йогынтысы.
Һормоннар һәм баш мие
Яралгы баш миенең «ир» яки «хатын» тибы буенча үсеш алуына тестостерон тәэсир итә булса кирәк. Йөклелекнең билгеле бер этапларында бу һормонның зур микъдары формалашып килгән баш миенең күзәнәкләренә тәэсир итә һәм аның структураларының үсешен билгели. Баш мие төзелешендәге аерма (мәсәлән, кайбер өлешләренең күләме) соңрак үзеңне тотуда җенси аермалыклар, шул исәптән, сексуаль кызыксынуларны да хәл итә. Бу версияне гипоталамус һәм префронталь кабык өлкәсендә баш мие шешләре булган кешеләрнең сексуаль ориентацияләре үзгәрү очраклары дәлилли.
Баш мие структураларын өйрәнү чыннан да, һетеро- һәм һомосексуаль ир-атларның гипоталамус төше күләме төрле булуын күрсәтә. Хатын-кызларда алгы гипоталамус төшенең зурлыгы ир-атларныкыннан гадәттә кечерәк була. Гейларда баш миенең өлешчә «хатыннарча» типта үсеш алуы хакында алгы комиссураның охшаш зурлыгы да сөйли (хатын-кызларда һәм һомосексуаль ирләрдә ул зуррак була). Әмма дә ләкин һомосексуал ирләрдә гипоталамусның супрахиазматик төше дә зуррак булып чыккан, тик аның зурлыгы ирләр белән хатыннарда аерылмый. Димәк, һомосексуальлек баш миендә ниндидер «хатын-кыз» сыйфатлары булу белән генә аңлатылмый, «һомосексуал баш миенең» үзенә генә хас булган уникаль үзенчәлекләре бар.
Антитәнчекләр һәм баш мие
1996 елда Рэй Бланчард һәм Энтони Богарт исемле психологлар гейларда, һетеросексуал ир-атлар белән чагыштырганда, бертуган абыйларының күбрәк булуын ачыклаганнар. Бу күренеш fraternal birth order effect, яки «энекәш синдромы» дип атала башлады. Соңгы елларда феноменның статистикасы күп тапкыр расланды, шул исәптән, Көнбатыштан тыш илләрдәге популяциядә дә. Шуңа күрә авторлар аны һомосексуальлек күренешен аңлата торган төп версия буларак тәкъдим итте. Шулай да, һипотезаның тәнкыйтьчеләре әйтүенчә, чынлыкта ул һомосексуальлекнең һәр җиде очрагының 1-2сен генә аңлата ала.
«Энекәш синдромы»ның нигезендә аналарның Y-хромосома белән бәйле аксымнарга каршы иммун җавабы ята дигән фараз бар. Мөгаен, бу баш миендә нәкъ менә югарыда искә алынган, сексуаль ориентацияне формалаштыру белән бәйле өлкәләрдә синтезлаша торган аксымнардыр. Хатын-кыз балага узган саен, ананың организмында бу аксымнарга каршы антитәнчекләр күбәя. Антитәнчекләрнең баш миенә йогынтысы тиешле структураларны үзгәртә.
Галимнәр, Y-хромосома геннарын анализлап, ананың яралгыга каршы иммунлашуы өчен җаваплы дүрт төп кандидатны сайлап алган: SMCY, PCDH11Y, NLGN4Y һәм TBL1Y бу. Күптән түгел генә Богарт, үзенең коллегалары белән берлектә, ике генны тәҗрибә юлы белән сынап та карады (протокадгерин PCDH11Y һәм нейролигин NLGN4Y). Кече уллары һомосексуал булган әниләрнең канында нейролигин 4кә антитәнчекләрнең концентрациясе күпкә зуррак булып чыккан. Бу аксым нейронара элемтәләр урыннарында постсинаптик мембранада урнашкан, күрәсең, ул аларны формалаштыруда катнашадыр да.
Һормоннар һәм эпигенетика
Эпигенетик тамгалар – ДНКның яки аның белән бәйле аксымнарның химик модификациясе – геннар ифадәсе (экспрессиясе) профилен формалаштыра һәм шул рәвешле нәселдәнлек мәгълүматының үзенә күрә бер «икенче катламын» төзи. Бу модификацияләр әйләнә-тирә мохитнең тәэсире аркасында барлыкка килә ала һәм хәтта бер-ике буын дәвамында нәселдән күчә дә ала.
Һомосексуаль үзтотышның формалашуында эпигенетиканың җитди роль уйнавын галимнәр ничек аңладылар соң? Эш шунда ки, монозиготалы игезәкләрдә дә конкордантлыкның (сыйфатның бер төрле чагылуының) иң югары дәрәҗәсе нибары 52 процентны гына тәшкил иткән. Шул ук вакытта, күпсанлы тикшеренүләрдә туганнан соңгы мөхит шартларының, әйтик тәрбия һәм башкаларның, һомосексуальлекнең формалашуына йогынтысы теркәлмәгән. Димәк, билгеле бер тәртип типларына яралгы халәтендә үсүнең шартлары йогынты ясый булса кирәк. Бу факторларның икесе – тестостерон һәм әнинең антитәнчекләре искә алынды инде.
Эпигенетика теориясенә күрә, кайбер факторларның, аерым алганда, һормоннарның йогынтысы ДНК модификацияләре үзгәрү хисабына баш миендә геннар экспрессиясе профиленең үзгәрүенә китерә. Ана карыны эчендә игезәкләргә тышкы сигналлар бертөрле тәэсир итәргә тиеш булсалар да, чынлыкта бу алай түгел. Мәсәлән, ДНК метиллашуы профильләре игезәкләрдә туган вакытта аерыла.
Эпигенетика теориясен исбатлый торган мәгълүматлар (һомосексуал улларның әниләрендә X-хромосома инактивлашуы турында) 2006 елда ачыкланды. Хатын-кызларның күзәнәкләрендә ике X-хромосома, әмма аларның берсе эпигенетик модификацияләр аркасында очраклы рәвештә инактивлаша. Кайбер очракларда бу махсус юнәлеш алырга сәләтле икән – гел бер үк хромосома инактивлаша һәм анда күрсәтелгән генетик вариантлар гына экспресслана (ифадә итә).
Уильям Райс төркеменең һипотезасына күрә, һомосексуальлекне билгели торган эпигенетик тамгалар әти яки әнинең җенси күзәнәкләре белән бергә күчә ала. Мәсәлән, күкәй күзәнәктәге «хатыннарча» үзтотыш моделенең үсешен билгели торган ДНК модификацияләре аталанган чакта югалмыйлар һәм ир җенесенең зиготасына күчәләр. Бу һипотеза әлегә тәҗрибә юлы аша берничек тә исбатланмаган, ләкин авторлар алга таба кәүсә күзәнәкләрдә аны тикшерергә телиләр.
Һомосексуальлек һәм эволюция
Мәкаләнең башында китерелгән статистикага яңадан күз салсак, төрле популяцияләрдә һомосексуаль кешеләрнең билгеле бер проценты һәрвакыт булуын аңларбыз. Өстәвенә, һомосексуаль үзтотыш хайваннарның мең ярым төрендә табылган. Чынлыкта исә чын һомосексуальлек, ягъни тотрыклы берҗенесле парлар төзүгә хирыслык, күпкә азрак хайваннарда күзәтелә. Имезүчеләр арасында сарыклар яхшы өйрәнелгән. Сарыкларның ата затлары арасында якынча сигез проценты һомосексуаль мөнәсәбәтләрдә катнаша һәм ана затлар белән «кызыксынмый».
Күп кенә төрләрдә берҗенесле җенси якынлык социаль функцияләрне башкара, мәсәлән, кемнең дә булса өстенлек итүен раслый ала (хәер, кешеләрнең кайбер коллективларында да ул шул ук максатка хезмәт итә).
Кеше җәмгыятендә дә үз җенесеңнең вәкилләре белән сексуаль мөнәсәбәт булу очраклары гел һомосексуальлек турында сөйләми. Сораштырулардан аңлашылганча, мондый очраклар булган күп кенә кешеләр үзләрен һетеросексуаллар дип саныйлар.
Мондый үзтотыш төре эволюция барышында ни өчен сакланган соң? Һомосексуальлекнең генетик нигезе булганга күрә, ниндидер генетик вариантлар буыннан-буынга күчә баралар һәм табигый сайланыш тарафыннан юк ителмиләр. Шуңа күрә дә һомосексуальлек феноменын «дарвин парадоксы» дип йөртәләр. Бу күренешне аңлатканда, галимнәр мондый фенотип җенесләр арасындагы антагонизмның, башкача әйткәндә, «җенесләр сугышының» нәтиҗәсе дигән фикергә киләләр.
«Җенесләр сугышы» дигән төшенчә бер үк төр эчендә төрле җенес вәкилләренең репродуктив уңышны арттыру максатыннан капма-каршы стратегияләр куллануын аңлата. Мәсәлән, ата затларга күбрәк ана затлар белән якынлык кылу отышлырак, ә ана затлар өчен бу хәтта куркыныч стратегия булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә эволюция ике стратегия арасында компромиссны тәэмин итәрлек генетик вариантларны сайлый ала.
Җенесләр каршылыгы һипотезасын антагонистик селекция теориясе дәвам итә. Аныңча, бер җенес өчен отышлы булмаган вариантлар башкасы өчен бик тә отышлы булып, популяциядә барыбер сакланырга мөмкин. Мәсәлән, ата затлар арасында һомосексуаль вәкилләр процентының артуы белән бергә, ана затларның үрчемлеге дә арта. Мондый мәгълүматлар күпсанлы төрләр очрагында табылды. Бу теорияне кешеләргә карата да кулланып була: италия галимнәре исәпләп чыгарганча, нәселнең кайбер вәкилләренә хас булган ир-ат һомосексуальлегенең хатын-кызларның югары үрчемлеге хисабына компенсацияләнүе турында барлык мәгълүматлар ике генетик локусның (берсе Х-хромосомада урнашкан) нәселдән күчүе белән аңлатылыр иде.
Дарья Спасская мәкаләсе
Nplus1 сәхифәсеннән «Гыйлем» тәрҗемәсе.