Яшүсмерләр үзләренең киләчәген ничек сайлый? Психолог Кирилл Хломов бу күренешне фәнни яктан өйрәнеп, тирәнтен җавап бирә.
Психологиядә тормыш траекториясе дип кеше тормышының төрле өлкәләрендә (гаилә, карьера, белем алу, җәмәгать тормышы) социаль вакыйга һәм рольләр эзлеклеге үтү һәм бу үтүләрнең нисбәте атала.
Бүгенге көн психологиясенең бер юнәлеше тормыш коруга тәэсир итә торган факторларны тикшерүне үзәккә куя. Әлеге факторлар булып когнитив функцияләр үсешенең үзенчәлекләре, гомумиләштерү, иҗтимагый ландшафт, диспозиция һәм кыйммәтләр (мәсәлән, сайлау иреге һәм җаваплылыкны күзаллау, тормыш мәгънәсен аңлау, һәм дини ышанулар) тора. Балтес, Линдербергер һәм Стандингер үсеш траекториясенә тәэсир итә торган факторларның түбәндәге төркемнәрен аерып күрсәтәләр:
— яшь үзенчәлекләренә карата (age-graded), мәсәлән, укырга керү, җенси өлгерү;
— җәмгыятьтәге тарихи вакыйгалар (history-graded), мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышы, телевизор уйлап чыгару;
— норматив булмаган (non-normative) факторлар — һәр кешенең төрле яшендә була ала торган вакыйгалар, мәсәлән, гадәттән тыш хәлләр, эмиграция һәм башкалар.
Тормыш траекториясен төзү яшь вакыттан ук башлана. Үсү барышында кеше буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнәсен, нинди түгәрәкләргә йөрисең, 11гә кадәр укыргамы, чыгарылыш сыйныфтан соң югары уку йортына керергәме, хәрби хезмәткә барыргамы яки эш эзләргәме икәнен үзе сайлый. Карарларның бер-берсе артыннан баруы кешенең киләчәк траекториясенә тәэсир итә. Мәсәлән, норматив булмаган вакыйгалар – җитди зыян китерү яки 13 яшьләрдә хокук бозу — үсешнең иҗтимагый шартларын һәм яшүсмернең үзенә карата булган мөнәсәбәтен кардиналь рәвештә үзгәртергә һәм аның алдагы тормышында мөһим мәсьәләләрне ничек чишүен хәл итәргә мөмкин.
Тормыш траекториясе буенча тикшеренүләр
Аурупа илләрендә тормыш траекториясен өйрәнү актив рәвештә 1970 нче еллар уртасында өйрәнелә башлый, бу шулай ук яшьләрнең эшсезлеге һәм иҗтимагый билгесезлек белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Иң элек әлеге проблема буенча фикер алышу К.Левин, Ш.Бюлер, Н.Израели, Л.Франк һәм башкаларның хезмәтләрендә күзәтелә. Русиядә бу дисциплинаара юнәлеш А.Н. Макаренко, М.Я. Басов, С.Л. Рубинштейн, Б.Г. Ананьев, А.А. Кроник, И.С. Кон, К. А. Абульханова-Славская, Н.Н. Толстых, Е.И. Головахо, Д.А. Леонтьев кебек авторлар хезмәте аркылы 1920 елларда формалаша башлый. Алар тормыш траекториясен өйрәнүгә кагылышлы шәхес үсешенең төрле аспектларын тикшерәләр, мәсәлән, тормыш юлы, аның мәгънәсе, үз-үзеңне тану һәм һөнәри ориентация, тормыштагы максатлар һәм планнар, вакытлы перспектива һәм башкалар.
С.Л. Рубинштейн «агым уңаена йөзүче» кеше образыннан читләшеп, үзенең чынбарлыгын рефлексия аша караучы инсанга бөтен игътибарын юнәлтеп, субъектив ракурсны, кешенең активлыгын, аның үз гомеренә мөнәсәбәтен тикшерә. И. Ялом кеше үзенең тормыш траекториясен төзү өчен позиция, һәр кешедән җавап таләп итә торган кеше гомере, үз тереклеге өчен җаваплылык, ялгыз булмау ихтималлыгы һәм яшәү мәгънәсе кебек сорауларны үзәккә куя. Д.А. Леонтьев һәм аның укучылары яшүсмер үсешенең траекториясен тикшергәндә, аларны яшүсмернең ике мөһим – азатлык идеясе һәм җаваплылык – идеяләренә мөнәсәбәтенең үзенчәлеге аша классификацияли.
Рус мәкальләрен куллану нигезендә кешенең «экзистенциаль тормыш мантыйгы» үзләштерелүен тикшерү – яшүсмерләрнең холерик, мәгънәле һәм ихтимал-мөмкин мантыйкны өстен куюларын, индукция-императив «тормыш мәҗбүр итте» мантыйгын кире кагуларын дәлилләве – яшүсмернең чынбарлык турында, анда үзләренең урыны хакында, әһәмиятле тормыш мәгънәләрен, үсмер вакытта бу аңлаулар туа гына башласа да, тулы итеп күзаллауны күрсәтә.
Без 2015–2017 елларда узган тикшеренүләрдә яшүсмерләр яшен, гомер юлында нихәтле әһәмиятле булуына карап, үзәккә куйдык. Нигездә, үсмерләрнең кем белән киләчәге турында сөйләшүен, кем алар өчен күбесенчә тәэсир итә һәм референт зур кеше булып саналуын анализладык. Нәтиҗәдә, 70% яшь кешеләр әниләре белән киңәшләшүне өстен куялар. Шулай итеп, нәкъ хатын-кызлар 30-45 ел россия җәмгыятенең нинди буласын күрсәтәләр. Әни кешедән соң, әһәмиятлелек ягыннан дуслар һәм сыйныфташлар, әтиләр, әбиләр, абый-апалар, бабайлар, укытучылар бара.
Сорау алынган яшүсмерләрнең 700дән бары тик 23% гына тормышы үрнәк булырлык кеше, абый, яисә дус, барлыгын әйтә алдылар. Бу 80% яшьүсмернең тирәлегендә үрнәк алырлык тормыш рәвеше алып барган кеше юк дигән сүз. Икенче яктан, бу – бәхет күрсәткече дә булып тора; күп кенә сорау алуда катнашучылар үзләренең һәм якыннарының тормыш рәвешеннән канәгать түгел, һәм алар бу күренештә өстенлеккә караганда, күбрәк кимчелекләрне күрәләр.
Эчке сайлау һәм тышкы хәлләр
Тормыш траекториясенә тәэсир итүче мөһим чыганак булып яшүсмернең яраткан шөгыле һәм кәсебе тора. Зур уңышларга ирешкән спортсменнарның индивидуаль траекторияләренең анализы күп кенә халыкара чемпионнар һәм спорт осталары гомерләрен нинди шөгыльгә бәйләүләрен, башлангыч сыйныфта төрле түгәрәкләргә йөреп, 9-10 яшьләрендә үк сайлаганнар. Искәрмә булып, 17 яшьләрендә чынлап торып спорт белән шөгыльләнә башлаган спортчыларның спорттагы уңышлары тора. Шундыйрак очраклар башка профессияләрдә дә очрый: мәсәлән, рәссамнар 11 сыйныфка кадәр, югары уку йортына кергәнче рәсем ясарга өйрәнәләр. Шул ук вакытта күп кенә һөнәрләрне сайлау – ул эш сайлау гына түгел, тормыш рәвешен алып бару үзенчәлеген сайлау да булып тора.
Специфик тормыш траекториясен сайлауда нонконфоризм зур роль уйный. Кайчандыр башка регионнардан калага укырга килгән уңышларга ирешкән спортчылар сөйләвенчә, спорт траекториясенең альтернативасы барлыгын искә алырга кирәк – район үзәгендә калып сатучы, менеджер, сакчы булу яисә хәрби хезмәткә китү. Әгәр инде район үзәгендә дә торып булмаса, авылга кайтып, шахтер булып урнашу. Әһәмиятле фактор булып нонконформизм тора, чөнки мөмкин булган, җиңел ирешеп була торган һәм сыйныфташлар өстен куйган – мондый траеторияләр булачак чемпионнар өчен туры килерлек булмый. Шулай итеп, сайлау тирәлек кабул иткән траекторияләр белән риза булу, яки үз юлыңны үзең төзү белән аңлатыла.
Русиядә иҗтимагый институтлар яшүсмерләрнең 2 төркемен аерып чыгаралар: сәләтле балалар (олимпиадаларда уңышлы катнашучы) һәм С.А.Чернышев билгеләп үткән хокук бозучылар. Ихтимал, мондый игътибарның сәбәпләре икътисадидыр: сәләтле балалар, үсеш өчен таяныч алып, илнең кешелек капиталын үстерәләр, ә авыр холыклы үсмерләр үзләренең зыяннарын киметү өчен антисоциаль юнәлешне төзәтүче махсус программалар таләп итәләр.
Үсмерләрнең девиант траекторияләре дә кызыклы проблема булып тора. Зур кеше тасвирлавының бер кейсында, үсмер хокук боза икән, аның алдында дилемма тора: колониягә яки хәрби хезмәткә Әфган сугышына китү. Бер яктан, ул криминаль авторитет була алыр иде – үзенең иерархиясе, престижы һәм әһәмияте белән иҗтимагый тирәлеккә чыгып, мөгаен, шул системада уңышка ирешер, җәмгыятнең игътибарын да үзенә юнәлтер иде (вакытлы матбугатта криминаль шәхесләрнең үлеме турында, танылган журналистлар һәм актерларныкы кебек зур энтузиазм белән сөйлиләр). Шул ук вакытта бу яшүсмер хәрби һөнәр сайлап, Советлар Союзы герое исемен алып, һавалы десантлар разведчигы да була ала. Бу очракта хокук бозу һәм яшь вакытта сайлаган юл киләчәктәге тормыш траекториясенә зур йогынты ясый.
Ата-ана карары һәм баланың шәхси сайлавы
Еш кына яшүсмер өчен һөнәри яки укуга кагылышлы тормыштагы сорауларны ата-ана хәл итә. Һәр бишенче гаиләдә «безнең кебек бул» дигән фикер яши, мәсәлән, «Мин юрист идем, син дә юрист булырга тиешсең». Бала белән сөйләшкән вакытта ата-аналар «тиеш» дигән сүзне «телисең» дигәнгә карата 4 тапкыр ешрак кулланалар. Мәсәлән, «Син бик яхшы рәсем ясыйсың, син модельер яки рәссам булырга тиешсең», «Син үзеңнең киләчәген турында уйларга тиешсең». Яшүсмер үз чиратында, киләчәк турында әңгәмәне йә басым буларак, йә күрсәтмә буларак кабул итә.
Үсмернең психологик иминлегенә балалар һәм ата-ана арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр һәм эзлеклелек характерлы, шул ук вакытта, психоэмоциональ иминлек булмау үсмернең гаиләсеннән тора дип әйтү дә дөрес түгел.
Гаиләнең белемлелек ресурслары (ата-ананың белем дәрәҗәсе һәм өйдәге китаплар саны) баланың урта төп яисә урта махсус белемне турыдан-туры түгел, ә шәхси белемлелек нәтиҗәлегендә, ягъни академик өлгерешкә һәм мәктәптән тыш эшчәнлектәге уңышларына тәэсир итә.
Баланы тәрбиягә алган ата-аналар позициясе һәм һөнәри ориентация өстендә эшләүче белгечләр күрсәтмәләре белән бәйле рәвештә, белемне киләчәктәге уңышларның нигезләре дип санаучы гаиләдән булган балаларга караганда, ятимнәр йортында тәрбияләнгән балалар белемлелек күрсәткеченә аз дәрәҗәдә игътибар бирәләр.
Яшь вакытта иҗтимагый рольләрнең үзгәрүе күзәтелмәвенә карамастан, яшүсмернең укуга карата мөнәсәбәтенә игътибар итәргә мөмкин: уку йортын сайлауда катнашамы, мәктәптә һәм өстәмә белем бирү оешмаларында укуны тәмамлыймы, гаиләдә үсмернең роле үзгәрүе сизеләме (ул үз өстенә яңа вазифаларны алырга әзерме яки гаилә тормышында катнашудан баш тартамы), иҗтимагый тормышта катнашамы, гыйльми лагерьларга эләгер өчен көч куямы, яисә үзенә кызыклы булган түгәрәкләрдәге вакыйгаларда катнашамы, акча эшләү юлларын эзлиме һәм табамы. Болар барысы да яшүсмернең тормыш траекториясен төзүдәге иҗтимагый дәрәҗәсен күрсәтәләр.
Әгәр бала өчен ата-ана карар кылса, якынча еш кына алар «алдан белеп алалар»: бала аның өчен сайланган һөнәрне кабул итә һәм аңа җайлаша. Башка очракта, бала негатив нәтиҗәләр белән очраша, һәм аларны хәл итү ата-ананың үзсузлелегеннән (яисә юл куюларыннан) торачак. Ата-ана тарафыннан сайланган белгечлек студентка туры килмәсә, ул укуга карата булган мотивын югалтачак һәм студентлар төркеменә авыр ияләнәчәк. Мондый балаларга төркемдәшләр белән уртак тел табу авыр була һәм еш кына аларны дәресләрнең эчтәлеге ярсыта.
Бу очракта ата-ананы да, баланы да бары тик кызганырга гына кала. Ата-аналар берьюлы 3 куянны атмакчы булалар: балага карата мәхәббәтен аңлатырга, аңа яхшы белем бирергә, уңышлы итеп акчаны кулланырга телиләр. Әмма нәрсәдер план буенча бармаса, 3 максатның берсенә дә ирешеп булмый. Әгәр дә, баланың укырга теләге булмаса, ул ата-анасы мәхәббәтен күрмәсә, уку өчен булган акча җилгә генә очачак.
А.В. Жилинскаяның укырга керер өчен таләпчән сайлаулар уздырган элиталы мәктәп үрнәгендә 2017 елгы тикшеренүе күпчелек укучыларның зур
мотивлары булуы һәм үзләре бу юлны сайлаулары ачыклана. 23тән 9 кейста укырга керү яшьүсмернең шәхси карары була, ә тагын 9ында – ата-ана белән баланың уртак карары. Ягъни, уңышка ирешкән үсмергә карар кылганда зур дәрәҗәдәге мөстәкыйльлек хас.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Т.В. Абанкина, А.Н. Красилова, Г.А. Ястребов авылда укучы югары сыйныф укучыларын тикшергәндә, аларның шәһәргә укырга һәм эшкә урнашырга ниятләүләрен ачыклыйлар. Авылда әти-әниләренең шәхси эшләре булган яшьләр күчү турында азрак уйлыйлар, чөнки бу эшне алар да дәвам итә алачаклар бу – күчүне таләп итми торган, ачык күренеп торучы траектория.
Бу копинг-стратегияләрнең чагыштырмача тикшеренүләрнең – стресслы, авыр ситуацияләрдән чыгу юллары – Мәскәү белем бирү учрежденияләрендәге төрле рейтинглы балаларның нәтиҗәләре белән туры килә. Югары рейтинглы мәктәп укучылары үз-үзеңне контрольдә тоту, җаваплылыкны алу, планлаштыру, позитив формалаштыру кебек осталыклардан югарырак билгеләр курсәтәләр. А.М. Прихожан мәгълүматлары буенча, ятимнәр йортында тәрбияләнгән балалар, мәктәп балаларына караганда иҗтимагый терәк, манипулятив стратегияне азрак сайлыйлар, алар өчен таррак копинг-стратегия репертуары хас.
Киләчәккә план кору
Яшүсмер өчен киләчәктә шәхсилек һәм конкретлык турында күзаллаулар хас түгел. Барысы да диярлек, киләчәктә бәхетле гаилә, яратучы тормыш иптәше, һөнәри уңышларны теләүләрен тасвирлыйлар. Без – балалар аңсыз рәвештә әби-бабай, әти-әниләренең, дусларының тормышын күзәтеп мондый абстракт образларны барлыкка китерәләр дип уйлыбыз. Махсус рәвештә бала белән киләчәкне ничек күз алдына китерүе, ничек аңа ирешергә турында детальләп сөйләү һәр гаиләдә дә күзәтелми.
Бары тик аз процентлы яшүсмерләр генә (төрле билгеләр буенча, 27%тан алып зур мәктәп яшендәгеләр, 5% бөтен яшүсмер чорына кадәр) үзләренең алдагы тормыш траекториясен ачык күрәләр һәм озак бара торган конкрет максатлар куялар, төгәл перспективалары һәм үзенең киләчәгенә мөнәсәбәтле (мәсәлән, нинди югары уку йортына керәчәген, ни өчен бу юлны сайлаганнарын, конкрет адымнарны тасвирлап, ничек әзерләнүләрен һәм аннан соң ни булачагын беләләр) формалаштырылган позиция белән яшиләр. Асрауга алган балаларга караганда, ятимнәр йортыдагы балаларның үз киләчәкләре турында күзаллаулары күпкә төгәл түгел. Бу гаиләнең балада тормышчан уйлар, сайлау һәм стратегия кебек абстракт төшенчәләрне формалаштыру ролен ассызыклый. Киләчәк турында сөйләгәндә яшүсмерләр еш кына һөнәр турында уйлыйлар, әмма гадәттә һөнәрләрнең алдагы 15-20 елда никадәр кирәкле булачагын, дөньядагы үзгәрешләрне, кеше тормышындагы һөнәри сфера ничек үзгәрүен белмиләр.
Кеше үзенең тормыш юлын төзегәндә бер бөтен уй-теләкләре булганда, нәрсә аның өчен мөһим, нәрсәгә ул омтыла, нәрсә өчен җаваплылык тотарга әзер, нинди максатка ирешү юлларын кулланырга мөмкин кебек сорауларга җавап биргәндә, ул үзенең тормыш траекториясендә субъект булып санала. Сайлау өчен гомернең контекстында ситуацияне карарга кирәк, альтернативаны формалаштырырга, һәр сайлау китерә алырлык уңышларны һәм югалтуларны исәпкә алырга, эшләгән эшләрне бәяләргә һәм киләчәкне алдан уйларга киңәш ителә.
Еш кына яшүсмерләр олыраклар яисә яшьтәшләре белән аралашканда үзләренең киләчәкләре турында уйланалар һәм планнар төзи башлыйлар. Тормыш траекториясен төзү өчен максатларны формалаштыру һәм вакытлы перспектива әһәмиятле бурыч булып тора. Әфьюн куллану һәм шәхси максатларга ирешү бер-берсе белән бәйле булмауны аңлау, үсмерләрнең марихуана белән тәмәке тартмаулары белән бәйле. Яшүсмер үзенең тормыш траекториясен төзегәндә аның белән киләчәкнең төрле вариантлары буенча фикер алышырга кирәк.
Хәзерге заман яшьләре үзләренең күзаллауларын интернет челтәре аша киңәйтәләр. Аларга үз тирәлегендә кабул ителмәгән алтернатив вариантлар турында һәм кайбер уңайлыклар белән танышу (мәсәлән, гыйлем яки онлайн акча эшләү) мөмкинлеге бар.
Аңлы рәвештә тормышка карата мөнәсәбәтне формалаштыру, яшүсмерләне уйлап сайларга өйрәтү, ситуациянең үзенчәлегеннән чыгып, үсешнең альтернатив вариантларын күрү, максатларны тәгъбир итәргә ярдәм итү, мөмкинлекләрне күреп, яңаларны төзү өчен булышлык итәргә кирәк. Планнарны әти-әниләр һәм яшьтәшләр белән бергә уйлау, нигездә, үсмердә аңлы һәм реаль киләчәк образын формалаштыруга ярдәм итә. Алар өчен – куркытмый торган, куркыныч түгел, файдалы – үзенең киләчәге һәм аны булдыру турында фикер алышу мөмкин булган киңлек булуы мөһим.
Чыганакларга сылтамалар
- Giele, Elder 1998
- Baltes, Linderberger, Standinger, 1998
- Ялом, 1980 /1999
- Леонтьев, Мандрикова, Фам, 2015
- Сапогова, Чадаева, 2014
- Бочавер, Хломов, Жилинская и др., 2018
- Бочавер, Довжик, 2017
- Чернышев, 2011
- Бочавер, Хломов, Жилинская. 2017
- Подольский, Идобаева, 2011
- Попов и др., 2013
- Корнеева, Стрельникова, 2009
- Абанкина и др., 2012
- Бочавер, Хломов, Корнеев, 2018
- Прихожан, 2012
- Семья, 2014; Арапова, 2015; Леутина, 2013
- Абульханова-Славская, 1991
- Mountaring, 2006; Жилинская, 2015
- Massey, Slater et al., 2009
Кирилл Хломов, психология фәннәре кандидаты, ИОН РАНХиГС когнитив тикшеренүләр лабораториясендә өлкән гыйльми хезмәткәр
Постнаука сәхифәсеннән Чулпан Арысланова белән Сөмбел Мисбахова тәрҗемә итте