• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

«Кодекс куманикус». Гасырлар аша узган сүзлек

29.01.2017

«Кодекс куманикус» яки «Куман мәҗмугасы» — 1294-1303 еллар арасында католик миссионерлары тарафыннан төзелгән латинча-фарсыча-куманча (кыпчакча) сүзлек. Анда шул чорда Хәзәр далаларында яшәгән кыпчак, болгар кабиләләре телендә йөргән өч меңгә якын төркичә сүз һәм иллеләп табышмак, мәкальләр теркәлгән. Христианлыкка бәйле кыска язмалар, догалыклар да бар.

Гомум кыпчак-төрки теленең, шул җөмләдән татар теленең, борынгы үрнәкләре булу ягыннан сүзлек зур тарихи әһәмияткә ия.

«Кодекс куманикус»ның кулъязмасы Италиядә Венеция китапханәсендә табыла. Китапханәгә аны 1362 елда мәшһүр итальян шагыйре һәм һуманисты Франческо Петрарка тапшырган була. Китап беренче тапкыр 1880 елда Будапешт шәһәрендә венгр галиме Геза Кун тарафыннан нәшер ителә.

Йөкләргә: Google Drive файлы

Китап турында бирелгән мәгълүматның чыганагы — Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 399 б.

Рубрика: КитапТеглар: алтын урда, кыпчак теле, кыпчаклар, латин теле, сүзлекләр, татар теле, телләр, төрки телләр



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.