Игътибарыгызга Брайан Трейсиның «Аша бу баканы! Шәхси нәтиҗәлелекне үстерү өчен 21 ысул» китабыннан өзек тәкъдим итәбез. Ул сезгә нәтиҗәле булырга, күп нәрсәгә җитешергә һәм тормышыгызны үзгәртергә булышыр дип ышанып калабыз.
Барысын бергә тупласак…
Шулай итеп, һәр көнне эшкә керешер алдыннан, иң беренче итеп бака ашауны гадәткә кертегез. Бу — уңышка, бәхеткә һәм сөенеч-шатлыкка, үзегезне искиткеч көчле һәм кирәкле итеп хис итүгә ачкыч. Боларга өйрәнеп була, бары тик күп шөгыльләнү генә кирәк. Әгәр үзегезне иң мөһим эшне сайлап алырга һәм, барлык вак һәм кирәкмәгән эшләрне калдырып, кичекмәстән шул мөһименә керешергә күнектерсәгез, уңыш сезнең якта булачак. Сезнең алда торган егерме бер ысул — кагыйдә һәм принциплар — сезне озакка сузмыйча эшне башларга, тиз һәм нәтиҗәле итеп башкарырга, күп нәрсәгә җитешергә өйрәтәчәк. Бу ысуллар белән вакыт- вакыт яңадан танышып чыгыгыз, алар сезнең аңыгызда һәм эш тәртибегездә уелып калсын. Менә шул чакта, сезнең киләчәк үзегезгә үк искиткеч булып тоелыр.
1. Өстәл җәегез.
Сезгә нәрсәнең чыннан да кирәк булуын уйлагыз. Иң мөһиме- ачыклык. Иң әүвәл максатларыгызны кәгазьдә теркәгез.
2. Һәр көнегезне алдан планлаштырыгыз.
Кәгазь өстендә фикер йөртегез. Планлаштыру өчен сарыф ителгән һәр минут, эшне башкарганда, биштән ун минутка кадәр вакытны саклап калачак.
3. Һәрчак «80 гә 20» кагыйдәсенә таяныгыз.
Сезнең тырышлыкларыгызның егерме проценты сиксән процент нәтиҗә китерәчәк. Бар көчегезне һәм игътибарыгызны шул егерме процентка юнәлтегез.
4. Һәрвакыт нәтиҗә турында уйлагыз.
Үтәлүе яки үтәлмәве аркасында, сезнең тормышыгызга һәм эшегезгә җитди йогынты ясаячак (уңай яисә тискәре йогынты) бурычлар — иң әһәмиятлесе. Игътибарыгызны беренче чиратта шуларга юнәлтегез.
5. Эшләрне калдырып торуга иҗади караш.
Бар эшне дә бер юлы башкарып булмаганга, вак-төяк эшләрне аерып алырга һәм калдырып торырга өйрәнегез. Бар вакытыгызны чын мәгънәсендә мөһим эшләргә багышлагыз.
6. ABCDE алымы.
Башкарып чыгарга кирәкле эшләрнең исемлеген төзегәндә, тагын берничә минутыгызны сарыф итегез һәм барыннан да өстенрәк булганнарын билгеләгез. Аларын сез һичшиксез беренче итеп үтәргә тиеш.
7. Эшчәнлекнең төп күрсәткечләре.
Эшегезне яхшы итеп башкарам дисәгез, үзегезнең һөнәри эшчәнлегегездә мөһим өлкәләрне билгеләгез.
8. Өч бурыч кануны.
Үзегезнең хезмәтегезгә сез кертә торган өлешнең 90 проценты белән бәйле булган өч компонентны билгеләгез, һәм беренче чиратта, шуларга игътибар итегез. Үзегез өчен һәм гаиләгез белән аралашу өчен, вакытыгыз күбрәк калыр.
9. Эшне башлар алдыннан, җентекләп әзерләнегез.
Сезгә кирәк булачак бар әйбер дә кул астында булсын. Бурычны үтәү барышында сезгә кирәк булачак барлык кәгазьләрне, мәгълүматны, саннарны, эш материалларын һәм коралларны әзерләп куегыз.
10. Эшне этаплар буенча башкарыгыз.
Иң зур һәм катлаулы эшне этапларга бүлеп башкарырга кирәк.
11. Квалификациягезне күтәрегез.
Төп бурычларыгызны үтәү өчен кирәк булган күнекмәләрне яхшырак белгән саен, эшкә керешү җиңелрәк, аны башкарып чыгу тизрәк булачак.
12. Уникаль сәләтегезне кулланыгыз.
Барыннан да яхшырак итеп нәрсә эшли беләсез? Моны ачыклагыз һәм бу өлкәләрдә иң югары камиллеккә ирешү өчен, бар көчегезне бирегез.
13. “Зәгыйфь урыннарыгызны” билгеләгез.
Иң мөһим максатларыгызга ирешүдә нинди киртәләр яки комачаулаучы факторлар барлыгын билгеләгез һәм көчегезне аларны юк итүгә багышлагыз.
14. Үзегезгә басым ясагыз.
Сезгә бер айга сәфәргә чыгарга кирәк дип күз алдына китерегез, һәм бар эшегезне, шул сәфәргә кадәр эшләп бетерергә тырышкан кебек башкарыгыз.
15. Бар көчегезне туплагыз.
Тәүлек дәвамында акыл һәм физик эшләрне барыннан да яхшырак башкара ала торган “эчке сәгать” һәм периодларны билгеләгез; аннары эшләрегезне бүлгәндә, иң мөһим һәм катлаулы бурычларны шул вакыт кысаларына куегыз. Тиешенчә ял итегез, ә эшләгәндә, җиң сызганып эшләгез.
16. Алга таба хәрәкәт итү өчен стимуллар эзләгез.
Игътибарыгызны проблемага түгел, ә аның чишеленә юнәлтегез. Бар әйбергә дә конструктив рәвештә һәм оптимистик рух белән карагыз.
17. Югары технологияләрнең колына әверелмәгез.
Хәзерге элемтә чараларын кулланып, аларның колына әверелә күрмәгез. Вакыт-вакыт бар элемтә җайланмаларын сүндерергә һәм күпмедер вакытка алардан баш тартып торырга өйрәнегез.
18. Мәсьәләнең кисәкләре.
Зур һәм катлаулы эшләрне фрагментларга бүлегез, ә аннары һәрберсен мөстәкыйль бурыч буларак башкарыгыз.
19. Үзегезне вакыт запаслары белән тәэмин итегез.
Көнегезне планлаштырганда истә тотыгыз: иң мөһим мәсьәләләр өстендә игътибар белән эшләр өчен, күп вакыт калдырыгыз.
20. Үзегездә “ашыгычлык хисе”н үстерегез.
Иң мөһим бурычларны тиз башкарып чыгарга гадәтләнегез. Зур тизлек һәм сыйфат белән эшләүче кеше буларак танылыгыз.
21. Бары бер генә бурыч.
Өстенлеккә ия булган бурычларны билгеләп чыккач, кичемәстән аларны башкаруга керешегез; аларны тәмамлаганчы туктаусыз эшләгез. Югары нәтиҗәлелеккә һәм максималь җитештерүчәнлеккә чын ачкыч менә шунда.
Фото: ирекле чыганаклардан.
Айдар Шәйхи тәрҗемәсе