Безне стресс белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк дип ышандыралар. Стресс – ул безнең организмның әйләнә-тирә мохиттәге нинди дә булса үзгәрешләргә җайлашу өчен барлыкка килгән реакциясе. Мондый реакция үзгәрешләрнең безнең өчен гадәти булмаган чагында, безнең организмда бу күренешкә җавап бирердәй гамәлләр программасы булмаганда, кыскасы, бөтенләй яңа ситуация белән очрашкан вакытта барлыкка килә. Беренче тапкыр пәйда булган физик яки психологик факторлар безгә тәэсир иткәндә, стресс реакциясе башлана.
Контрольдә тотылмый торган стрессның тәэсире
Бик еш очракта стресс уңай эмоцияләр белән берлектә килә. Шундый стресс артыннан без театрга барабыз, куркыныч атынгычларда атынабыз. Стресс тормышыбызны эйфория белән баета. Ләкин ул контрольдән чыга башлагач, организмны җимерерлек йогынты ясый башлый. Стресс реакция буларак контрольдә кала, ә менә стрессның тәэсире бәйдән ычкына. Аннан качып котылу мөмкин түгел, авыртуга ияләшкән кебек, аңа ияләшә яки аны бетерә дә алмыйбыз. Һәм без стрессны чыгара торган стимулның кайчан пәйда булачагын да фаразлый алмыйбыз. Мондый очракларда, бу ситуация даими кабатланып килгәндә, стресс сәламәтлегебезне җимерә башлый һәм кайчагында үз тотышыбызда бик тә фаҗигале үзгәрешләр китереп чыгара.
Стресста шартлы рефлексларның юкка чыгуы
Бу күренешне И.П. Павлов лабораториясендә эшләгән галимә Наталья Шенгер-Крестовникова ачкан. 1924 елда бастырылган хезмәтендә ул эт белән үткәрелгән бер тәҗрибә турында сөйли. Эткә шартлы рефлексларны аерырга булыша торган гади бурычны үтәргә кирәк була. Әйләнә рәсеме пәйда булганда, эт тик торырга тиеш була, әгәр овал килеп чыкса, аягы белән педальгә басарга кирәк диелә. Шулай эшләсә, эткә ит кисәге биргәннәр.
Овал тиешенчә сузынкы булганда, ягъни фигура күчәрләре 1:2 рәвешендә калганда, барысы да яхшы барган. Ләкин галимә овалны әкренләп түгәрәк формасына охшатып, эллипсның зур һәм кече күчәрләренең чагыштырмасы 8:9 булгач, эт овал белән түгәрәкне аера алмый башлаган. Ике атна мәшәкатьләнгәннән соң, эттә нерв ычкынуы дип атала торган халәт башланган. Эт борчыла, бәйдән ычкынырга тели. Өстәвенә, ул озынча эллипсны түгәрәктән аера белү күнекмәсен дә оныта.
Элегрәк өйрәнгән шартлы рефлексларының барысы да югала. Тәҗрибә барышында эт бернинди физик авырлыклар да кичерми: бер җире дә авыртмый, тамагы тук, аны тәҗрибәдә ничек катнашуына карамастан, яхшылап ашатканнар. Эткә көтелмәгәнлелек дигән психологик фактор гына тәэсир иткән: бичара хайван үзенең тотышы белән тышкы дөнья вакыйгалары арасындагы бәйлелекне таба алмаган.
Өйрәнелгән ярдәмсезлек
Мондый идарә ителми торган стресс күренешләрен галимнәр бик җентекләп өйрәнергә тырыша, чөнки алар лабораторияләреннән чыгып, урамнарга күз салгач, кешеләрнең даими рәвештә идарә ителми торган стресс кичерүләрен һәм бер-берсенә шундый стрессны оештыруларын күргәннәр. Бу ситуация бөтен җирдә кабатлана. Әйтик, мәктәптә: укытучы бик яратып бетермәгән укучысын тактага чакыра, ул әзерләнмәгән темага сорау бирә һәм шунда ук «икеле» куя – кыскасы, контрольдә тотып булмый торган ситуация оештыра. Балада депрессиягә охшаганрак халәт барлыкка килә. Хайваннарда аны «өйрәнелгән ярдәмсезлек» дип атыйлар. Өйрәнелгән ярдәмсезлекне укучыга аның тик тормаучанлыгын туктатыр өчен махсус авыр сорау биргән укытучы «өйрәтә». Иң мөһиме шул ки, өйрәнелгән ярдәмсезлек халәтендә, идарә ителми торган стресс аркасында, кешенең ихтыяр импульслары басыла, нәтиҗәдә, ул кеше күндәмгә әйләнә.
Кызганычка каршы, контрольдә тотылмый торган ситуацияне күбрәк ата-аналар балаларына оештыра. Мәсәлән, әти яки әни баласы урынына бөтен нәрсәне дә эшләргә әзер булган гиперконтроль очраклары. Әни кеше улының бүлмәсен гел үзе җыештыра, шул рәвешле, яшүсмергә шушы ситуация белән идарә итү мөмкинлекләрен киметә. Бу исә балаларның тәртибендәге күп кенә адекват булмаган хәлләргә сәбәпче булып тора. Ни өчен бала адекват булмаган, сәер адымнарга бара? Ситуацияне контрольдә тотуны субъектлаштырыр өчен. Баланың, бәлки, яхшы малайлар һәм кызлар белән дус буласы, эчүдән, тартудан читтә торып, спорт белән шөгыльләнәсе һәм мәктәптә яхшы укыйсы киләдер, ләкин бу нәкъ менә әти-әнисенең карары – ситуация белән аларның идарәсе – булганга, ул шушы эшләрдән баш тартачак. Ситуация өстеннән контрольне объектлаштырып, бала теләсә нәрсә белән шөгыльләнәчәк.
Идарә ителми торган стресс һәм физиологик үзгәрешләр
Идарә ителми торган стрессның тормышта урыны зур булганга, аны лабораторияләрдә игътибар белән өйрәнәләр. Бүгенгесе көндә шундыйрак тәҗрибәләр уздырыла: беренче тычканның читлегенә су савыты куела. Савытка педаль беркетелә. Күсе педальгә басканда, савытка су ага башлый. Бу савыт күршедәге читлектәге савыт белән тоташтырылган. Андагы педаль чын түгел. Икенче тычкан күпме генә тырышса да, педальгә басудан гына су килми. Беренче тычкан үз педаленә басса гына, икенченең савыты су белән тулачак.
Шул рәвешле, эшләми торган педальле тычкан контрольсез ситуациягә килеп эләгә: кайчан су эчәсен ул күз алдына да китерә алмый. Бер атна эчендә тычканда «өйрәнелгән ярдәмсезлек» формалаша. Беренчедән, тәртип дефициты башлана, тычкан бернәрсәгә дә өйрәнми, хәтере начарая, хәрәкәтләнүе кими. Моннан тыш, хайванда кеше депрессиясенә охшаш физиологик үзгәрешләр дә пәйда була: мәсәлән, тешләре коела, цинга барлыкка килә. Цингадан саклану өчен C витаминын күп ашау да җитә дигән сүз йөри. Бу авыру витамин җитмәүдән генә түгел, ә шушы С витаминының организмда дөрес алмашмавыннан килеп чыга. Ә витамин матдәсе алмашуның сәбәбе өйрәнелгән ярдәмсезлектә дә була ала. Ярдәмсезлеккә өйрәнгән тычканнар цинга белән авырый: ашказаны-эчәк тракты лайласы җәрәхәтләре арта, йөрәк эшчәнлеге бихисап үзгәрешләр кичерә.
Прогестерон гормоны
Үзәк нерв системасындагы кайсы механизмга зыян килә, бу үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә – галимнәр бүген шуны ачыкларга тели. Икенчедән, мондый үзгәрешләрне булдырмас өчен нишләргә кирәклеген дә белү мөһим. Фәнни тикшеренүләрнең бу өлкәсендә прогестерон дигән гормон зур кызыксыну уята. Аның стресстан саклый торган мөмкинлеге булырга тиеш. Бу гормон инде күптән билгеле, төп функциясе белән дә танышбыз: прогестерон йөкле хатыннарның сәламәтлеген саклый. Әмма бу гормон ир-атларда да зур күләмдә бүленә. Шуңа да аның ир-ат затларында, кешеләрдә генә түгел, лаборатория хайваннарында да уйный торган роле галимнәрнең игътибар үзәгендә торырга тиеш. Күрәсең, нәкъ менә прогестерон безнең үзәк нерв системасын идарә ителми торган стрессларның начар тәэсиреннән саклаучы механизмнарда катнашадыр.
Дмитрий Жуков, биология фәннәре докторы, РФА И.П.Павлов ис. Физиология институты хезмәткәре
мәкалә Постнаука сәхифәсеннән тәрҗемә итеп алынды
фото Amy McTigue