Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Фән аларның серләрен чишә белә. Менә, мәсәлән, агач яфраклары. Язын яшел булып ярылалар, яшел булып яшиләр, ә аннары табигатьнең сары, кызыл-сары, кызыл киемнәргә киенүе дә озак көттерми, көз җитә. Яфракларның шундый көзге төсләре каян килеп чыкканын белергә тырышыйк әле.
ХЛОРОФИЛЛ
Хлорофилл – үсемлекләрне яшел төскә буйый торган химик матдә. Хлорофилл барлыкка килсен өчен, үсемлекләргә җылы температура һәм кояш яктылыгы кирәк. Ә көз көне бу факторлар кими, нәтиҗәдә, үсемлектәге хлорофилл күләме дә азая. Ахыр чиктә, үсемлек яшел төсен югалта башлый.
КАРОТИНОИД ҺӘМ ФЛАВОНОИД
Каротиноидлы һәм флавоноидлы пигментлар үсемлекләрдә һәрвакыт була, ләкин алар көз көне хлорофилл күләме кимегәч кенә күренә. Ә сары төсне ксантофиллар – каротиноидларның аскы классы вәкилләре ясый. Иң билгеле ксантофилларның берсе – лютеин, әлеге матдә йомырка сарысының да «сарылыгы» өчен җавап бирә.
КАРОТИНОИД
Каротиноидлар кызылсары төсне дә ясарга булыша. Бета-каротин үсемлекләрдә иң күп таралган каротиноидларның берсе. Ул яшел һәм зәңгәр төсләрне үз эченә йота, нәтиҗәдә кызыл һәм сары төс чагыла һәм алар кызылсарыга әйләнә. Моннан тыш, каротиноидлар кишерне дә кызылсарыга буйый.
Үсемлекләрдәге каротиноидлар хлорофилл белән бер үк вакытта кими башлый, ләкин алар озаграк таркала. Бета-каротин исә бик тә даими каротиноид, шуңа күрә коелган яфракларда да аз күләмдә генә булса да бу матдә саклана ала.
АНТОЦИАННАР
Каротиноидлардан аермалы буларак, антоцианнар көз килү аркасында гына синтезлана: яфракларда шикәр күләме арту белән, кояш яктылыгының тәэсир итүе антоцианнар ясалуга китерә. Аларның табигый функциясе төгәл билгеле түгел, ләкин кайбер фаразлар буенча, алар яфракны артык яктылыктан саклый һәм аларның гомерен чак кына озынайта.
Compound interest сәхифәсеннән тәрҗемә ителде.