Таң-таң ата, Чулпан калка,
Чулпан таңның көзгесе.
Чулпан таңнарның көзгесе,
Минем сагыну билгесе…
Чулпан йолдыз (Таңчулпан), Зөһрә йолдыз, Таң йолдызы, Эңгер йолдызы, Чабан (Көтүче) йолдызы, Алтын йолдыз, Шәфәкъ йолдызы, Кәрван кыйран – безнең бабаларыбыз аны төрлечә атап йөрткән. Әмма бу атамаларның барысы да бер күк җисемен – Кояш системасының 2 нче планетасы булган Венераны белдерә. Ул Зөһрә кыз шикелле гүзәл дә, шул ук вакытта рәхимсез дә.
Венера планетасы турында күбрәк белергә теләсәгез, рәхим итеп түбәндәге инфографиканы укыгыз.
Инфографиканы Ләйлә Миңнуллина әзерләде.