Марс — Кояш системасының иң яхшы өйрәнелгән планетасы, күп кенә фәнни-фантастик әсәрләрдә дә вакыйга 4 нче планетада бара. Иске татар телендә бу күк җисеме Мәррих яки Бәһрам дигән исем йөрткән, ә борынгы төркиләр аны Кызыл йолдыз, Бакыр йолдыз, Ут йолдыз, Күрүд яки Аңарак дип атаганнар.
Без сезгә Марс планетасы турында мәгълүмат белән татарча инфографика тәкъдим итәбез.
Инфографиканы Ләйлә Миңнуллина әзерләде.