Татар милли педагогикасы (этнопедагогика) тарихының беренче чоры бик борынгыдан алып, б. э. кадәр III гасыр төрки кабиләләрендәге тәрбия чорын үз эченә ала. Бу чорга хас тәрбия тупланмасы төркиләрнең ышанулар җыелмасы, халык авыз иҗаты, музыкасы, сынлы гамәли сәнгате, гыйлемнәреннән тора.
Күк һәм Җир улы
Борынгы төркиләрне космогоник, ягъни дөнья яратылышы соравы бик күптәннән борчыган. Бу өлкәдә тулы бер кызыклы карашлар тупланмасын булдырганнар. Бу үзәк сорау татар халык мәкалендә түбәндәгечә куела һәм хәл ителә. Әүвәл Ай белән Кояш ярала, аннары Күк белән Җир барлыкка килә.
«Өстә зәңгәр күк, аста көрән җир барлыкка килгәч, ике арада ике кеше яралды».
Дөнья яратылышын шулай күз алдына китергәннәр борынгы төркиләр. Кеше — бер үк вакытта Күк һәм Җир улы. Күк һәм аның гөмбәзе түгәрәк. Алар күзаллавынча, Җир төзелеше дүрточмаклы яссылык. Дөньяның төп юнәлешләре, дөнья яклары — «дөньяның дүрт почмагы». Җир дүрт ягы да диңгезләр белән юылган квадратны тәшкил итә. Төркиләрнең бу чорга караган мифлары борынгы кешенең дөньяга карашын чагылдырган, аны әйләндереп алган мохитне танып-белүдә зарури баскыч булган. Бу чорга хас сынлы сәнгатьнең үсүе, халык авыз иҗаты, өлешчә матур әдәбият шушы мифларга нигезләнгән. Бу мифларда фәнгә кадәр булган үсешне чагылдырган тәҗрибә эзләре калган.
Төрки кемгә табынган?
Борынгы төркиләрнең мифларына, ышануларына, шулар җирлегендә туган йолаларга, гореф-гадәтләргә киңрәк тукталыйк.
Һуннар төп ике төркем көчкә табынганнар. Беренче табыну җисемнәре — затка әйләндерелгән Галәм, Күк, Ай, Йолдызлар. Аның алтын поты гыйбадәтләр вакытында үзәк урынны алган, аңа корбан китерелгән. Бу чорны тасвирлаган чыганакларда әле Тәңре исемен очратып булмый. Әмма аларда Төрки каганлыгында киң таралыш алачак Тәңрелекнең оешып килүен күрү кыен түгел. Һуннар гамәлләрен ай, йолдызлар торышына карап башкарганнар. Моннан тыш, алар икенче төркем изгеләргә (культларга): сыннарга, рухларга, теге дөньяда тормышның дәвам итүенә ышанганнар. Әйтик, аксөякләр икеле табутта зур байлык белән күмелгән. Аларга теге дөньяда «хезмәт итәр өчен» хезмәтчеләр дә корбан ителгән. Һуннар карашынча, Җир асты дөньясына үлеләр елгасы алып барган. Бабалар рухына бик күп корбан китергәннәр. Әрвахлар канлы корбаннар таләп иткәннәр. Аларның яңадан тереләр дөньясына әйләнеп кайтуы зур бәлаләр китереп чыгара дип уйлаганнар. Бу ике төркем табыну җисемнәре киң таралышта булуга карамастан, һуннарның инануларында аларның ике төркеменә дә урын табылган. Күк, Галәм алласы шундый зур булган ки, хәтта ул бу изгеләрне (культларны) сизмәгән дә. Ә бу сыннар, изгеләр дөнья төзелешенә кагылмыйча, үз эшләрен эшли биргәннәр. Һуннар һәр елны, элгәре ике, соңрак 3—4 тапкыр, ә инде табигый афәтләр еш кабатланып торса, алар санынча үзләренең бабалары, Күк, Җир, әрвахлар рухына корбан китергәннәр.
Шаньюй — дәүләт, гаскәр башлыгы гына түгел, ә бәлки иң югары рухани да булган. Аның атамасы ук күк халәте, җисемнәре белән бәйле: «Күк һәм Җирдән туган, Кояш һәм Ай тарафыннан куелган». Шуның өчен дә Шаньюй һәр көнне ике тапкыр дога укып баш игән: берсе иртән — чыгып килүче кояшка, икенчесе кичен — айга. Һуннарда чыгып килүче кояшны каршы алуның махсус йоласы да булган. Алар иртән чыгып килгән кояшны баш иеп сәламләгәннәр. Безнең бер мәкалебездә болай әйтелә: «Күзеңне ачсаң, көнне әйт» (ягъни йокыдан уянып кояшны күрү белән аны сәламлә). Безнең телебездә «көн күреш, көн күрү» дигән сүз бар. Ул телебездә тормыш, яшәеш сүзләренең синонимы буларак кулланыла. Кояш сүзенең борынгы тамыры көн. Ягъни көн сүзе кояшны да белдергән. Димәк, бик борынгы заманнардан ук килгән бик мәгънәле бу сүз — көнкүреш (кояшны күрү) яшәү, тормышны, ә кояшны күрмәү үлемне белдергән. Борынгы төркиләрдә дәүләт төшенчәсе үзәк изгеләрнең берсенә әверелдерелгән. Изге төркиләр дәүләте Тәңре тарафыннан яратылган. Шуңа күрә дә ул мәңгелек ил дип аталган. Бу изге, мәңгелек илнең хакимнәре — каганнар да күктә туган, Тәңре тарафыннан халыкка бүләк ителгән. Төркиләр үзләрен «күк асты» халкы дип санаганнар һәм үзләрен шуңа күрә «күк түркләр» дип йөрткәннәр.
Өч өлешле дөнья
Борынгы төркиләр карашында күккә аша торган дөнья өч өлештән гыйбарәт булган: Югары, Урта һәм Җир асты дөньясы. Бу дөньяның һәрберсе белән аерым Алла идарә иткән. Аларның икесе югарыгы Аллага буйсынган. Тәңре-Күк — Югарыгы дөнья Алласы. Тәңре башка Аллаларны яратучы һәм барлыкка китерүче дә. Тәңре, вак Аллалар белән берлектә, дөньяда булган һәр нәрсә белән идарә итә һәм кешеләрнең язмышларын билгели, яшәү вакытларын бүлеп бирә. «Вакыт Күк карамагында, кеше балалары барсы да үләр өчен туганнар», диелә язмаларда. Тәңре каганнарга акыл һәм хакимлек сыйфатлары бирә, аларны халыкка бүләк итә. Ул каганнарга каршы барганнарны, гөнаһ кылганнарны җәзага тарта. Ул каганнарга әмер бирә, әһәмиятле дәүләт, хәрби эшләрне дә җайга сала. Борынгы төркиләр Тәңре-Күк алласы төшенчәсе астында зәңгәр күкне, андагы кояш, ай, йолдызларны изгеләштергәннәр. Кояш чыгышы ягын ихтирам иткәннәр. Әмма ул матди күк түгел, ә күзгә күренми торган рухи күк булган. Нәкъ менә «Күк рухын» Тәңре дип йөрткәннәр. Борынгы төркиләр чатыр ишекләрен кояш чыгышы ягында калдырганнар. Иртән алардан чыгып, иртәнге кояш нурларына баш игәннәр. Борынгы төркиләрнең төрле йолалары кояш хәрәкәте уңаеннан башкарылган. Хәтта хан сайлаганда да, тәхеткә менгергәндә дә, дәрәҗәле ил кешеләре аны ак киезгә утыртып югары күтәргәннәр һәм тугыз мәртәбә кояш хәрәкәте уңаена әйләнә буенча йөрткәннәр. Дөнья яклары да, нигездә, кояш торышы белән билгеләнгән. «Алга-көн чыгышына, уңга-көн уртасынача, артка-көн батышынача, сулга-көн уртасынача» .
Борынгы төркиләрдә мәҗүсилек бик үзенчәлекле. Аның иң асыл сыйфаты — бер аллалы дингә (монотеизмга) якынаю.
Җир-Су
Һуннар, борынгы төркиләр үзләренең туган илләрен, җирләрен яратуны да изгеләштерү дәрәҗәсенә җиткергәннәр. Аны Урта, Җир өсте алласы — «Уйдук Йир-Суб» (изге җир-су) дип атаганнар. Аны изгеләштерү тау, кыя, күл, елга, җир ияләренә баш ию белән бәйле. Изге таулар, биеклекләр, биек ялгыз агачлар да «Җир-Су» изгелегенең аерылгысыз бер өлеше булган. Аңа багышлап төрле йолалар башкарганнар. Аны искә алып ант иткәннәр: «Җир йотсын». Милләтебез келәүләрендә дә аңа илаһи затка мөрәҗәгать иткән кебек эндәшелә. Аңарда кешегә хас сыйфатлар да чалымлана:
«Җир атасы —җирән сакал! Җир анасы — асыл бикә!».
Төркиләрнең су белән бәйләнгән карашлары да кызыклы. Төркиләрнең бишенче айның икенче ункөнлегендә елга буена җыелып, Күк рухына корбан бирүләре мәгълүм. Бу йолага бөтен ыру-кабилә җыелган.
Җир астында Эрклиг
Җир асты дөньясы Алласы булып Эрклиг хисапланган. Ул кеше җаннары белән эш иткән, аларга «үлем хәбәрчеләрен» җибәргән, кешеләрне аерган. Аның җир асты сараенда үлгәннәрнең җаннары интеккән. Эрклиг тора-бара татар әкиятләрендә диюгә әверелгән. Асылда, төркиләрдәге ышанулар тупланмасы табигатьне изгеләштерү, җанландыру, ягъни анимистик карашларны тәшкил иткән.
Борынгы төркиләр үткәнне, тарихны, бабаларны изгеләштергәннәр. Үлгән бабаларны, каганнарны хөрмәт белән искә алганнар. Бабалар-Бумын һәм Истәми каганнарны искә алу Күк һәм Җир яралу, ягъни шушы мифлар яралу вакыты артыннан ук килә. Алар фикеренчә, кешеләр һәм вакыйгалар никадәр борынгырак булса, шулкадәр данлырак, ихтирамга лаеклырак саналганнар. Үзләренең каһарман бабалары хөрмәтенә төркиләр төрбәләр, тулы бер кабер корылмалары төзегәннәр. Әйтергә кирәк, бу чорда тәрбия төшенчәсе чаткылары барлыкка килү шушы йолаларны үтәүгә, халык авыз иҗаты әсәрләреннән мифларны, риваятьләрне белүгә кайтып калган.
Баланы бабасы тәрбияләргә тиеш
Картлар, ата-бабалар, әби-бабайлар борынгы заманнарда бирле төрки җәмгыятьләрендә аерым урын алып торганнар. Алар йола дәрәҗәсенә җиткән гомум хөрмәт күрсәтелгән. Йолаларның берсе шундый: әгәр бер ир кеше углының баласы туса, гадәтләре буенча, баланы атасыннан элек бабасы ала һәм: «Моны үсеп зурайганчыга кадәр тәрбия итәргә атасына караганда минем хакым зурырак»,— ди. Ир бала балигъ булганчы тормыш тәҗрибәсе туплаган бабасы янында кала, аннан төрле һөнәрләргә, сугыш эшенә, тормыш акылына өйрәнә. Бу йола Казан ханлыгы яшәеше чорларына кадәр безнең милләттә дәвам иткән. Хан һәм хаким балаларын тормыш тәҗрибәсе туплаган бабайларга тәрбиягә биргәннәр. Аларны зурлап сөт аталары, аталыклар дип йөрткәннәр. Шулай итеп, бабаларны изгеләштерү борынгы һуннардан, борынгы төркиләрдән үк дәвамлы килә. Бу йола җәмгыятьнең аксөякләр катламына хас була. Аларның бай, көчле бабаларын изгеләштерү лаек саналган.
Борынгыдан килгән гадәт башкару тәртибе түбәндәгедән гыйбарәт: борынгы ыруг өстәлендә ыруг башлыгы аштан авыз итми торып, калганнар ашамлыкка кул сузмый.
Кайда табынырга һәм хайваннар белән нишләргә
Мәҗүси диннең дә үзенә күрә табыну урыннары булган. Әйтик, Була елгасының уң як ярындагы Тигәш, Биләр янындагы Хуҗалар тавы һәм андагы чишмә, Алабугадагы ак мәчет урыны бик борынгыдан мәҗүсиләрнең гыйбадәтханәләре булып торганнар.
Болгар бабаларыбызның сынлы сәнгатендә кош-корт, хайван, җанвар сурәтләре еш очрый. Савыт тоткасына поши, болан, ат, аю һ. б. хайван рәвешен биргәннәр. Савытларны хайван кыяфәтендә ясаганнар. Хайваннар үзләренең башлары белән савыт кырыена карап торалар. Күрәмсең, алар савытка салынган азыкны явыз көчләрдән саклыйлар.
Борынгы төркиләрдә бүре һәм тәкәне изгеләштерү булган. Болгарлар бүре белән рәттән этне дә хөрмәтләгәннәр. Эт, бүре уласа, алар аңа шатланганнар: «Бу иркенчелеккә вә бәрәкәт елы буласына ышанганнар». Борынгы кешегә эт теге дөньяда да ярдәм иткән. Шул фикердән чыгып, аны еш кына үлгән кеше белән бергә күмгәннәр. Эт Тәңрегә бүләк ителә торган төп хайваннарның берсе булган. Яңа нигез корганда да эт корбан ителгән. Эт явыз көчләрдән саклаучы буларак кабул ителгән.
Тотем хайван исемен яңа туган балага кушу бик борынгыдан килә торган гадәт. Шуның белән балага тотем көчен бирергә, аны шуның яклавына тапшырырга теләгәннәр. Мондый исемнәр бирү бигрәк тә аксөякләргә хас.
Саннар ни сөйли
Борынгы төрки, болгар исәпләү тәртибе 12 шәрләп санаудан гыйбарәт. Бу санга үзгә мөнәсәбәт һуннар чорыннан ук килә. Һун йортының уң һәм сул канатка бүленгән 12 шәр кабилә-ырудан торуы мәгълүм. Моның гамәлдә булганлыгын 12 еллык хайван җәдвәлендә (календаренда) да күрергә була. 12 саны халык авыз иҗатында да ниндидер бер түгәрәк сан буларак кулланыла. Әкиятләрдә — 12, 24 башлы аждаһалар, 12 йолдызга әверелгән 12 кыз турындагы легендага ышану. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да 12 саны бер санау берәмлеге буларак кулланыла: 12 елда мәетнең туфракка әйләнүе, 12 ел зинданда утыру, Йакуб һәм аның улы Йосыфның 12 шәр баласы булуы һ. б.. Алыпның буй озын лыгы 12 терсәк булуы шулай ук очраклы түгел.
Шик юк: исәп-хисап тупланмасының тарихи үсешендә бу бер баскыч. Бик борынгы заманнардан бирле күп кенә халыкларда, шул исәптән борынгы төркиләрдә дә өчләп санау тәртибе кулланылган. Кешеләр әле саннарның чиксезлек төшенчәсен аңламаганнар. Шуңа күрә ниндидер сан чик төшенчәсен аңлаткан. Ул өч саны. Саннарның этимологиясе дә шул фикергә китерә. Тел галимнәренең фикеренчә, «өч» сүзе «уч» сүзе белән бер тамырдан икән. Баш, имән, урта бармакларның очларын бергә җыйсаң, кечкенә генә уч барлыкка килә — үзе бербөтен, чик нәрсә. «Биш» (болгарча «биал») шулай ук кулны белдерә. «Җиде» (болгарча «җиат») «җитте» дигән сүздән, ягъни хисаплауда соңгы сан. Шушы ук мәгънәдә кырык саны, ягъни кырый, соңгы сан һ. б.
«Чик саннар» болгарның акча санау тәртибендә дә кулланыла. Өч акчаның авырлыгы бер мыскалга тигез булган. Алтын динар өч нократка (көмеш акча) тигез. «Алтын» дип болгарлар динарны атаганнар. Ул алты болгар ярмагына тигез, яки дирһәмнән торган. «Алтын» ике мәгънәле өлешкә бүленә: алты һәм тиен, ягъни алты тиен. Болгарларда акча әйләнеше барлыкка килгәнче, ул вазифаны тиен тиресе үтәгән. Металл акчаларның бер ягын күн, икенче ягын иләк дип атау да товар алмашы берәмлеге булган тиеннән алынган. Акчаның бер ягы — күн, ягъни иләнмәгән ягы һәм иләнгән ягы иләк дип аталган.
Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты
библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.
иллюстрацияләр: www.altairegion22.ru, azat-minnekaev.narod.ru, www.turkhackteam.org, donovedenie.ru, vk.com/equilibriumtatarstan