«Куллану җәмгыятендә кешегә яшәү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, әмма ул бу тормышның мәгънәсен таба алмый». XX гасыр уртасында ук фәлсәфәче һәм өченче Вена психотерапия мәктәбенә нигез салучы Виктор Франкл (1905 — 1997) шулай дип язган. Аның сүзләренә караганда, мондый «экзистенциаль вакуум» депрессиягә һәм җәмгыятьтәге золымга илтә, һәм әлеге яшәеш мәгънәсенә җавап бирү өчен проблеманы яңача формалаштыру кирәк — үзенчәлекле Коперник борылышы таләп ителә. «Гыйлем» Виктор Франклның «Логотерапия һәм экзистенциаль анализ» исемле мәкаләләр җыентыгыннан бер өзекне татарчага тәрҗемә итте.
Гасырыбызның (сүз XX гасыр турында бара — тәрҗ. иск.) егерменче елларында Освальд Шпенглер язган «Аурупа көненең баешы» китабы тиз арада бестселлерга әверелә. Аның беренче фаразы чынга ашмаса да, утызынчы елларда әйткән икенчесе чынбарлыкка әверелә. Аның фаразына күрә, безнең гасыр тәмамланганчы ук, акыл ияләре бу көннәрдәгечә фән һәм технология белән кызыксынудан туктаячаклар һәм үзләрен яшәү мәгънәсе турында фикерләүләргә багышлаячаклар. Шулай итеп, хәзерге вакытта бу сүзләр чынбарлыкка әйләнеп бара, ләкин шактый гына тискәре мәгънәдә. Хәтта халыкара киңлекләрдә дә дөньяда-булулыкның (In-der-Welt-Sein) мәгънәлелегендә шикләнү көчәя бара. Күптән түгел АКШта үткәрелгән эмпирик тикшеренүләр күрсәткәнчә, көллият студентларының 80%ы әйтеп кителгән мәгънә югалту хисеннән җәфа чигә. Моннан тыш, башка мәгълүматка игътибар итсәк, АКШта ел саен ярты миллионнан артык яшүсмер үзләренә кул салырга омтылыш ясый. Үзеңә кул салу яшәү мәгънәсе хакында сорауга тискәре җавап бит инде ул.
Боларның барысын да ничек аңлатырга кирәк соң? Мөмкин кадәр кыска аңлатма түбәндәгечә яңгырый: индустриаль җәмгыять кешелек ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтыла, ә куллану җәмгыяте, моннан тыш, канәгатьләндерергә мөмкин булган яңа ихтыяҗларны барлыкка китерергә омтыла. Әмма бер ихтыяҗ — мөгаен, кешелек ихтыяҗларының иң кешелеклесе — канәгатьләндерелмичә кала. Бу — тормышта, тагын да төгәлрәк әйтсәк, тормышта без юлыга торган һәртөрле очракларда, яшәеш мәгънәсен күрү ихтыяҗы һәм, күреп кенә калмыйча, аны чынбарлыкка ашыру ихтыяҗы. Бүген кешеләргә, гомумән, тормыш итәр өчен бөтен әйбер җитәрлек, ләкин яшәр өчен максат кына таба алмыйлар. «Нигә» дигән сораудан башка тормыш төчегә әверелә, хәтта мәгънәсез тоела. «Экзистенциаль вакуум» формалаша. Мондый хәл Көнбатышта гына түгел, ә Көнчыгышта да күзәтелә. Мин яңа гына Мәскәүдән кайттым. Беренче тапкыр анда берничә ел элек, Брежнев вакытында булган идем, шуңа күрә андагы хәлләрне Көнбатыш белән дә, элегрәк булганнар белән дә чагыштыра алам. 70 ел дәвамында Советлар берлегендә Марксның «Дин — халык өчен әфьюн» тезисы сакланды. Ул арада марксизм бу илдә дингә әверелде. Әмма мәҗбүри марксист идеологиясе түбән тәгәрәү белән аңа буйсынучыларны тәрбияләүнең мәгънәсе калмады. Мин хәтта буйсыну тәрбияләүне, намус тәрбияләүгә алыштырырга кирәк иде дип әйтер идем. Әмма намус тәрбияләр өчен вакыт кирәк, ә бу вакыт эчендә Көнчыгышта өстәмә вакуум хасил булачак, ә бу — тагын да тирәнрәк дәрәҗәдә мәгънә югалту хисе. Чөнки намус, телисез икән, — бу бит кеше җанына салына торган «мәгънә органы», аның функциясе һәрбер ситуациядә аның эчендә яшерелгән мәгънә мөмкинатын чагылдырудан гыйбарәт. Хәзер табиблар «бушаган урында үсү» дигән патология белән таныш; бу очракта бер орган атрофияләнә, бу органда, мәсәлән, йөрәктә, мускул күзәнәкләре һәлак була да, бушаган урында тукымасы җәелеп үсә. Массакүләм психологиядә дә шуңа охшаш хәл күзәтелә: бушаган урында экзистенциаль вакуум җәелеп үсә, мондый җәелү аркасында «вакыт рухы патологиясе» хасил була.
«Бүген кешеләргә, гомумән, тормыш итү өчен бөтен әйбер җитәрлек, ләкин алар нәрсә хакына яшәргә икәнен аңлый алмыйлар»
Бервакыт, АКШта булганда, мин булачак доклад өчен җирле шартларга туры килә торган мәгълүмат эзләдем һәм шуңа күрә бер таксистның яшь буын турында нәрсә уйлавы белән кызыксындым. Таксист бу сорауга карата үз тәҗрибәсеннән чыгып, кыскача гына җавап бирде:
«They kill themselves — they kill each other — and they take dope». «Алар үзләрен үтерәләр — бер-берсен үтерәләр — һәм наркотиктан кәеф алалар» (ингл.).
Бу кыска җөмләсе белән хәзерге яшьләр арасында хакимлек сөргән карашларга йогынты ясый торган эксцессларны тасвирлап бирде: «депрессия — агрессия — бәйлелек». Асылда, бу шуны аңлата: «үзеңә кул салырга һәвәслек — агрессиялек — наркотикка бәйлелек». Үзләренә кул салуга килгәндә, мин теманы бераз чамалыйм. Ун ел дәвамында, «Тормыштан арыган кешеләр өчен психологик консультация» гә нигез салган Вильһельм Бернер белән хезмәттәшлек иттем, моннан тыш, дүрт ел дәвамында мин Австриядә иң зур психиатрия хастаханәсенең үзенә кул салырга маташып, авыр депрессиядә булган хатын-кызлар бүлеген җитәкләдем. Минем исәпләүләрем буенча, бу чорда мин ким дигәндә, 12 000 очрак белән танышырга тиеш идем. Өстәвенә, һәр аерым очракта да миңа, авыруларны тулысынча хастаханәдән чыгарырга мөмкинме яисә ул хәтәр төркеменә кертелергә тиешме дигән сорауга җавап бирергә туры килә иде. Мондый карарларны һәрвакытта да санаулы минутларда гына хәл итергә туры килә. Авыру минем каршымда утыра, ә мин ул арада аның авыру тарихын актарам да, сорау бирәм: «Сез монда үзегезне үтерергә теләгәнгә килеп эләккәнегезне беләсез бит?» «Әйе», — дип җавап бирә ул. «Сез, элеккечә үк, тормыш белән хушлашырга телисезме?» — «Юк, юк». Шул чакта мин бу мизгелне эләктереп алам һәм: «Нигә юк?» дип сорыйм. Бу мизгелдә вакыйгалар сөреше мондыйрак була: кайбер авыру карашын күчерә, оялып кәнәфидә кыбырсына һәм берникадәр тынлыктан соң гына җавап бирә: «Доктор, борчылмагыз, мине өйгә кайтара аласыз». Мондый кешенең үзенә кул салырга мөмкиннәр исемлегендә калачагы ап-ачык. Күрәсең, авыруны кабаттан үзенә кул салудан тотып калырлык берни дә юк, берни дә рецидив булмаячак дип ышандыра алмый. Ә кайбер авырулар исә шунда ук соравыма җавап кайтаралар иде. Алар йә гаиләләрен сакларга тиеш, яисә башка вазифаларны яки бурычларны үтәргә тиешләр дип хәбәр итәләр, яки хәтта мин үзем аларны депрессия хәленнән чыгарып, сәламәт кешегә әйләндердем дип әйтәләр. Шулай бервакыт мин бер авыруны тыныч күңел белән чыгардым; ул «нишләп әле юк» принцибы белән үзеңә кул салуның нәрсә икәнен дә белә һәм андый «нишләп әле» дигәнне ничек җиңәргә кирәклеген белә иде. Ницше әйтмешли, «ни өчен яшәргә икәне булган кеше теләсә кайсы ничеккә түз алачак».
1944 елда мине Терезиенштадт концлагереннән Освенцимга күчерделәр. Ул вакытта минем исән калу мөмкинлегем (иң заманча тикшеренүләрдән чыгып әйтәм) 1:29 тәшкил иткән. Мин моны ничектер үземдә тоемларга тиеш булганмындыр. Бу хәлдә иң аңлаешлы чыгу юлы «тимерчыбыкка ыргылу», ягъни концлагерьларда гадәти булган ысул белән үзеңне юк итү булмас идеме? Лагерьны уратып алган энәле чыбык электрга тоташтырылган иде. Әмма мин анда менә нәрсә уйладым: «Бөтен дөньяда кем минем моннан чыннан да исән чыкмаячагымны тәгаен белеп әйтә ала?» Беркем дә. Ләкин әле мөмкинлек бар чагында, мин исән калачагым төгәл билгеле булган сыман итеп яшәргә тиешмен. Бәлки, минем кайтуымны көткән кешеләр бардыр, мин алар каршында җаваплымын. Аларның өметләрен аклар өчен мин бар тырышлыгымны куярга тиеш, алар хакына мин тырышырга бурычлы. Соңыннан гына (мин ул хакта Венага кайткач кына белдем) бөтен гаиләмнең һәлак булуы, мине беркем дә көтмәгәне мәгълүм булды. Әтием Терезиенштадта, бертуганым Освенцимда, беренче хатыным Берген-Бельзенда һәлак булган, ә әниемне Освенцимның газ камерасында үтергәннәр.
Әмма соңыннан мин шуны да аңладым: беркем көтмәсә дә, нәрсәдер мине барыбер көткән икән. Освенцимда мин үземнең беренче китабымның («Табиб һәм җан») кулъязма вариантын басмага әзерләдем, шуннан соң, ким дигәндә, «рухымның бу сабые» булса да мин яшәмәгәнне яшәр дип өметләндем. Бу яшәргә сәбәп биргән «ни өчен» иде инде! Кайткач, кулъязманы торгызырга вакыт килеп җитте. Мин баш-аягым белән эшкә кереп киттем. Текст минем докторлык диссертациямә әверелде.
«Үз-үзеңне танып белүгә килгәндә, ул гиперрефлексия күнегүенә әйләнмәсен өчен, аның гипертрофиясеннән саклану зарур»
Әлеге шәхси истәлекләрдән үз-трансценденция дип нәрсәне аңлавым күренә дә инде: бу фундаменталь дәрәҗәдә антропологик феномен шуннан гыйбарәт ки, кешенең булулыгы һәрвакыт үз чикләреннән үзе булып саналмаган нәрсәгәдер тарала; нәрсәгәдер яки кемгәдер; тормышка ашырылырга лаеклы тоелган мәгънәгә, яисә син үз мәхәббәтең белән тугры булган кешегә; чөнки ихлас хезмәттә яки башка кешене ихлас яратканда гына исә без кеше була алабыз һәм үзебезне тулысы белән чынга ашырабыз. Шулай итеп, үзеңне чынга ашыру турыдан-туры түгел, ә бары тик әйләнгеч, урау юллар белән генә ирешелә. Иң әүвәл нинди дә булса сәбәп булырга тиеш, һәм шушы сәбәпнең нәтиҗәсе сыйфатында үзеңне чынга ашыру башкарыла да инде. Кыскасы, үзеңне чынга ашыруга ирешеп булмый, ул берәр нәрсәдән соң килергә тиеш. Әмма, әгәр дә ул мәгънәнең тормышка ашырылу нәтиҗәсе булып тора икән, шулай ук кешелек популяциясенең шактый зур өлеше үз тормышында ниндидер мәгънә табарга сәләтле булмаган вакытларда «урау юлы» бүтән салынмаганын, киресенчә кыскарак юл эзләнгәнен аңларга мөмкин. Әлеге кешеләр бумерангны хәтерләтә: ташланганнан соң бумеранг һәрвакыт атучысына кире кайта дигән киң таралган мифка карамастан, чынлыкта исә бу закончалык бумеранг максатына ирешмәгән ягъни табышын аягыннан аудармаган очракта гына башкарыла. Үзеңне чынга ашыруда да шундыйрак хәл күзәтелә: мәгънә эзләгәндә фрустрация кичергән кешеләр аеруча ул турыда кайгырталар, үзләренә яңадан әйләнеп кайталар һәм үз эчләренә бикләнәләр, үз-үзләрен «рефлексиялиләр», ләкин бу очракта үзеңне күзәтү генә көчәйми, шулай ук үзеңне чынга ашыру артыннан куу да көчәя. Нәкъ менә әлеге көчәйткеч интенция контрпродуктивлык белән аерылып торганга күрә, иртәме-соңмы әлеге кешеләрнең уңышсызлыкка таруы котылгысыз.
Үзеңне чынга ашыруга килгәндә, мин шулай ук үзеңне танып белүгә аның психотерапевт белеменең мәҗбүри өлеше булуын аңлату ягыннан чыгып мөнәсәбәтемне чагылдырырга теләр идем. Чыннан да, белем — психотерапевт практикасы өчен таләп ителгән бердәнбер алшарт түгел. Белемнән тыш моның өчен беренчедән, шунда ук эшеңә өстәргә кирәк булган шәхси сәләт һәм икенчедән, үзеңдә булдырырга зарур булган шәхси тәҗрибә кирәк. Үз-үзеңне танып белүгә килгәндә, ул гиперрефлексия күнегүенә әйләнмәсен өчен, аның гипертрофиясеннән саклану зарур. Ләкин моны исәпкә алмаганда да, үз-үзеңне танып белүдә чикләр бар, хәтта априор чикләр. Әлеге очракта «Мин» тәнкыйди булмаган рәвештә турыдан-туры үзең белән тиңләштерелә. Монда популярлаштырыла торган «үзеңнең хис-халәтләреңне күзәтү» (Һайдеггер) генә дә булышмый. Гете үзенең фикере белән хаклы: «Үзеңне ничек танып белеп була? Күзәтү юлы белән түгел, бәлки бары эшчәнлек юлы белән генә. Вазыйфаңны үтәп кара һәм син үзеңдә ни барын белерсен. Вазыйфаң нәрсә соң ул? Көннең таләбе».
Шушында Шиллерның бер гыйбарәсе хакында уйлануның кирәклеген кисәтүне әйтеп китү урынлы булыр иде. Ул: «Җан болай сөйләгәндә, аһ, ул болай сөйләми инде», — дип әйткән. Моннан тыш, сеанс вакытында катнашучылар бик теләп бер-берсенә күңелләрен ачалар. Әгәр дә инде киресенчә теге яки бу катнашучы үзен оялчан тота икән, ул башка катнашучылар тарафыннан үзенчәлекле интектерүчән бер инквизициягә дучар ителүгә әзер булырга тиеш.
Вакыт рухы патологиясенең икенче аспекты — наркотикларга бәйлелек. Әлеге бәйлелекне дәвалау ничек авыр булган кебек, шулай ук аның профилактикасын тәэмин итү дә мөһим, монысы күпкә җиңелрәк. Без наркотикларга бәйлелек ике сәбәп аркасында барлыкка килүеннән чыгып кына фикер йөртергә тиеш. Ул сәбәпләр шул: беренчедән, кызыксыну, ә икенчедән, «төркемнең басымы». 1938 нче елда минем җитәкчем, университеттагы психик шифаханә мөдире Отто Пецль, галимнәр яңа гына уйлап тапкан амфетаминны (үз вакытында аны «бензедрин», соңрак — «перветин» дип атадылар) психик авыруларны дәвалауда нәтиҗәлелек ягыннан тикшерүне миңа йөкләде. Ул чакта миңа берәр таблетканы кабып карамас өчен вәсвәсәгә каршы торуы бик авыр булды. Бәлки мин инстинкт дәрәрәҗәсендә наркотикка бәйлелекнең куркынычлыгын аңлаганмындыр, гәрчә ул вакытта әлеге бәйлелек хакында тулысынча билгеле булмаса да. Һәрхәлдә, ни өчен нәкъ менә яшьләрнең кызыксынуга һәм теге яки бу химик җисемнең аларга ничек тәэсир итүен белер өчен аларны татып карау теләгенә каршы тора алмавы аңлашыладыр. Төркем басымына килгәндә, тәнәфес вакытында сыйныфташларының тәмәке тарту бүлмәсенә (күптән түгел әлеге бүлмәләр Австрия фән министрлыгы тарафыннан барлык мәктәпләрдә дә оештырылды) йөгергәнен күзәткән укучының да ни кичергәнен күз алдына китерүе җиңел; әлбәттә, ул алардан «калышмаска» тырышачак, үзенең дә «җитешкәнлеген» һәм тартучылар янында урынга лаеклы булуын күрсәтергә теләячәк. Ул моның белән горурлана! Әйтергә кирәк, беркем дә, тартучыларның үрнәгенә бирешмәгән очракта, ничек горурлан алачагына аның игътибарын юнәлтмәгән. Бәлки, студент газеталарында тулы бер полосага басылган социаль реклама аша АКШта нәкъ менә шушы «иң югары» горурлык белән уйнарга карар кылганнардыр. Ул рекламада студент кыз газета укучыга сынаулы караш ташлый һәм мыскыллап (инглизчә) сорый: «Сез Виктор Франклның „экзистенциаль вакуумы“ турында фикер йөртерлек дәрәҗәдә белемле, әмма шул ук вакытта тәмәке тартуны ташлауга көчегез җитмиме?» «Иң югары» горурлыкка китерүче әлеге шактый гадәти булмаган өндәмә чыннан да эссез үтми.
«Барысы да мәгънәсен югалткач, көч куллануга каршы контраргументлар юк»
1961 елда Һарвард университетында бер хәл булды. Америка психология ассоциациясенә президент вазыйфасына сайланган профессор Гордон Олпорт миннән сорады: «Франкл әфәнде, бездә Тимоти Лири исемле яшь профессор эшли. Эш шунда ки, аның галлюциноген, „лизергин кислотасының диэтиламиды“ атамалы матдә (ЛСД) пропагандалаганы өчен без аны эштән куарга тиешме? Сез аны эштән куар идегезме?». Мин уңай җавап бирдем. «Мин сезнең фикер белән килешәм, ләкин факультет мөгаллимнәренең күпчелеге укытуның академик хөрлеген яклап калып, минем фикерне күтәреп алмадылар». Әлеге тавыш бирүнең нәтиҗәләре чын глобаль наркотик ташкынына этәргеч бирде! «Ирек, шул исәптән, белем бирү иреге дә — ул әле барысы да түгел, чынбарлыкның яртысы гына. Ә аның икенче ягы — җаваплылык; чөнки җаваплылык контроленнән башка ирек үзенең асылын югалта» дигән сүзләрне Америкадагы дусларыма әйткәндә никадәр хаклы булуыма бу вакытта янәдән инандым. Шуңа күрә мин сезгә илегезнең Көнчыгыш ярында урнашкан Азатлык сынын тулыландыруыгызны, шуның өчен Көнбатыш ярда «Җаваплылык сыны»н куюгызны бик теләр идем.
Ниһаять, вакыт рухы патологиясенең өченче аспектына килгәндә, мин күптән түгел Эссенда булган вакыйганы искә алыр идем. Анда көч куллану, агрессия вакыйгасы булды, ә яшьләр гаепле булып чыкты. Ни өчен сез бу җинаятьләргә бардыгыз дигән сорауга, алар бары тик: «Ә нигә юк?» дип җавап бирделәр. Таныш вакыйга: аларны инде мондый гамәлләрдән берни дә тотып кала алмый иде. Барысы да мәгънәсен югалтканда, көч куллануга каршы контраргументлар юк.
Элеккеге Алмания Демократик Җөмһүриятендә махсус «кризис телефоны» булган шәһәр бар. Дәүләтләр берләшкәнче, җенси мөнәсәбәтләр белән бәйле кискен сораулары булган кешеләр аны еш кулланган. Сораулары исә гадәттә менә нәрсә турында булган (турыдан-туры цитата китерәм): «депрессияләр — көч куллану — эчкечелек». Күргәнебезчә, бу триада алда сөйләнеп кителгән «депрессия — агрессия — бәйлелек» белән туры килә. Карап үтелгән авторлар да шуны әйтә: алар күзәтә торган өч өлешле клиник картина нәтиҗәдә тормыш ориентирының юклыгы нигезендә ята. Әмма тормыш кыйбласының юклыгы ул кеше турында лаеклы карашның, нәкъ менә кешегә хас феноменнар ачыла торган һәм кеше үлчәменә урын табарлык антропологиянең юклыгы ук түгелмени инде. Эзләнә торган бу үлчәм (бу очракта Фрейд мирасыннан яраткан китабымның исемен кулланам) «ләззәт принцибының теге ягында» табыла.
Кеше булулыгының үз трансцендентлыгын фундаменталь дәрәҗәдә антропологик феномен буларак билгеләгәннән соң, әлеге күренешнең кеше турында психоаналитик күзаллау кысаларында җитенкерәмәве, мөгаен нәкъ менә Фрейд җенси теориясен сөйләп биргәндә ап-ачык күзәтеләдер. Нинди генә һәвәслекне алсак та, җенси инстинкт билгеле бер «максат» һәм «теләк объекты» на юнәлгән. Максат — йомшару, җиңеләю, онытылу, ә теләк объекты — ул канәгатьләндерүче партнер. Әмма әлеге максатка ирешү өчен тулысынча «үз-үзеңне канәгатьләндерү» дә җитәр иде кебек; ә әгәр дә сүз бер объект турында гына түгел, ә теләсә кайсы объект турында барса,, фахишә белән генә дә чикләнергә мөмкин булыр иде. Әмма боларның берсе дә кешелек яссылыгына кагылмый; Кант императивының икенче версиясенә күрә, максатка ирешү өчен кешене гади чара буларак кулланырга ярамый. Әмма партнер үзенең кешелеклегендә танылган очракларда да промискуитет чәчәк ата; чөнки кем дә булса өстәп партнерның кабатланмас һәм уникаль булуын аңласа гына, бу мөнәсәбәтләрнең, ягъни мәхәббәт һәм тугрылыкның, озакка сузылуына һәм ышанычлыгына сәбәп булып тора. Ник дигәндә, бу кабатланмаслык һәм уникальлек (Дунс Скоттагы Haecceitas, шуллык) партнерын яраткан кешегә генә аңлашыла.
Игътибар итәргә кирәк, әгәр дә эмпирик тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләренә ышансак, яшьләрнең күп өлеше җенси мөнәсәбәтне хисләрне белдерү вариантларының берсе дип карый. Әмма «ләззәт принцибының теге яктагы өлеше» белән бергә бу, «бу яктагы» өлеше дә бар: ул җенси мөнәсәбәтне мәхәббәтне күрсәтер өчен түгел, ә шәһвәтне канәгатьләндерү өчен куллана торган кешенең үз тотышын идарә итә. Ләззәт үзмаксатка әйләнә, һәм аның әүвәлге статусын шундый үзгәртү, шундый «бозылганлык», ахыр чиктә фиаскога илтәчәк. Кем өчендер ләззәтлек мөһимрәк икән, шулкадәр тизрәк ул аннан ерагая. Гомумән әйткәндә: бәхет артыннан тизрәк куган саен, аны үзеңнән ныграк ерагайтасың. Күп очракта оргазм һәм потенция бозылу этиологиясе шул мизгелдән башлана. Җенси теләкне максат итеп куеп булмый, ул чара булып калырга тиеш. Ләззәт, әгәр сәбәбе булса, үзеннән-үзе килеп чыга, икенче төрле әйткәндә, ләззәткә ирешеп булмый, ул нәтиҗә буларак килеп чыга. Канәгатьләнү ирешер өчен дә урау юлны үтәргә кирәк, ә юлны кистерәм дисәң, һичшиксез тупикка юлыгасың.
Әмма невротик югарыда искә алынган «үзеңнең хис-халәтләреңне күзәтү»гә, ягъни көчәйтелгән интроспекциягә омтылмый, ул чамадан тыш ретроспекциягә һәвәс. Альфред Адлер бер мәзәге белән безне көлдерергә ярата иде. Берзаман туристлар лагеренең уртак йокы бүлмәсендә бер хатын-кыз «Аллам, эчәсем килә минем…» диеп шыңшырга тотына. Ниһаять кемдер аңа аш бүлмәсеннән су алып килә. Ниһаять, барысы да йокыга китә генә, берникадәр вакыттан соң шул хатын-кыз тагын «Аллам, эчәсем килә иде минем» дип янә шыңшый башлый. Невротик шулай ук гел үткәнгә кайта, үзенең балачагын, тәрбиясен искә ала, «явыз ата-аналары комплексы» (Элизабет Лукас) турында фикер йөртә башлый, неврозында башкаларны гаепли. Чынлыкта Колумбия һәм Калифорния университетларында бәйсез рәвештә алып барылган озакка исәпләнгән эмпирик тикшеренүләрдән соң, балачактан калган начар тәэсирләрнең киләчәк тормышка элек уйланылганча йогынты ясамаулары аңлашылды. Сан-Францискода укыдан бер аспирант кызның диссертациясен искә төшерәм: әлеге эштә фаҗигале балачак нәтиҗәдә киләчәккә бернинди дә зыян китерергә тиеш түгел; киресенчә, шул авырлыкка да карамастан, тулысынча «бәхетле», «уңышлы» һәм «мәгънәле» тормыш төзергә була. Автор концлагерь әсирләренең биографияләренә таяна, һәм ул нәрсә язганын белә: балачагында ул берникадәр вакыт Освенцимдә тоткынлыкта була. Моннан тыш, ике авторның бер-берсеннән тулысынча бәйсез рәвештә алынган тикшеренү нәтиҗәләренә дә таянып эш итә.
Китерелгән эмпирик дәлилләрдә өч Вена психотерапия мәктәбенең мотивация теорияләре чагылыш тапмый әллә? «Бәхет» — ләззәт принцибына, «уңыш» — хакимлеккә ихтыярны, ә «мәгънәлелек» — мәгънәгә ихтыярны аңлатмыймы әллә?
Мәгънәгә ихтыяр дигәнгә тукталыйк һәм сорау бирик: бу хезмәтнең башында сөйләгән мәгънә югалу хисенең барлыгына дәлилләр булган сыман, мәгънәгә ихтыярның да булуына объектив дәлилләр табылыр микән? Әгәр һәрберебезнең күңеленә мәгънә табуга ихтыяҗ салынмаса, бүген шулкадәр киң таралган халәттән кешеләр ничек газап чигә алыр иде? Сезгә мөрәҗәгать итәм: әгәр дә чынлыкта мәгънә булмаса, ә төгәлрәк әйткәндә, безнең чынга ашырганны көтеп кенә торган мәгънәви мөмкинлекләр булмаса, ничек итеп табигать кешедә мәгънәгә ихтыяҗны тудыра алыр иде? Бу җәһәттән, бәлки, минем Франц Верфелның искиткеч сүзләренә таянганымны аңлагансыздыр: «Сусау — ул су кебек җисемнең барлыгына дәлил». Әмма тормышның мәгънәсе турындагы сорау җиңел генә башка сорауга барып тоташа: бу дөньяда иң зирәк адым нидән гыйбарәт? Әлбәттә, мондый «адым» бөтенләй булмаска мөмкин, чөнки шахматтагы кебек үк, һәрбер адым уендагы ситуациягә бәйле һәм уенчыдан шулай ук күп әйбер тора. Мәгънә белән дә шул ук хәл: схоластикларча «универсалиялар турында бәхәс«ләргә кермәс өчен, мәгънә универсалия түгел, ә һәрбер аерым очракта уникум икәнен әйтәсе килә. Шуның белән аның кагылгысыз үтәлүе, мәгънәви өндәмәнең мәҗбүрилеге, һәрбер хәлнең кабатланмаслыгы һәм аңа тарыган кешенең уникальлеге билгеләнә дә инде. Әмма теге яки бу очракның никадәр уникаль булуга карамастан, потенциаль мәгънә яшерелмәгән халәтләр юк, хәтта ул мәгънә бары тик кешелекнең «газап — гаеп — үлем» фаҗигале триадасын шәхси триумфка әйләндерү сәләтен раслаудан гына гыйбарәт булса да. Нәкъ менә шундый мөнәсәбәттә кешенең дөньяда-булулыгының мәгънәлегеге шартсыз да була.
Ханымнар һәм әфәнделәр, мәгънәсез сыман тоелган тормышта газапланулар никадәр чыдамаслык булса, мәгънә турында сорау да бүген шулкадәр актуаль. Әмма әлеге сорауга җавап бирү өчен үзенчәлекле Коперник борылышы кирәк, ә атап әйткәндә — проблеманы яңа формулаштыру; чөнки ахыр чиктә сорау алынучылар үзебез бит, тормыш алдыбызга куйган сорауларга без җавап бирергә тиеш. Әмма әгәр мондый сорауга бер мәртәбә җавап бирсәк, бу мәңгелек җавап булачак. Без әлеге җавапны үткәннәребездә саклап калачакбыз. Бер нәрсәне дә кирегә борып, теге яки бу вакыйганы «бетереп» булмый. Үткәндә калганнар мәңгегә югалмаган, ә киресенчә, ышанычлы итеп сакланганнар. Өстәп шуны әйтим: гадәттә, без үткән заманнарның урылган басуларын гына күрәбез, әмма уңышы җыелган үткәннәрнең тулы амбарларын күрми калабыз, ә бит анда барысы да бар: тудырган иҗат әсәрләребез, кылган гамәлләребез, мәхәббәтебез һәм, бигрәк тә әһәмиятлесе, без кыюлык һәм намус белән кичергән газаплар.
Theory&Practice сәхифәсеннән тәрҗемә ителде.
Тәрҗемәчеләр: Алинә Хәсәнова, Эльвира Тукаева, Сөмбел Мисбахова.
Фотосурәтләр: Beacon Broadside