• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Leelavati – 2018 бүләге төрек профессорына бирелде

29.08.2018

Төрек математигына мәртәбәле премия тапшырылган. Ачышлары өчен түгел, эшләре өчен: ул Измир шәһәре янында математиклар өчен авыл төзегән.

Төрек математигы Али Несин, галимнәр бергәләп математика эзләнүләре алып барып, тыныч кына тикшеренүлəр ясый алсын өчен 2007 елда Төркиянең Измир шəһəрендə «Несин Математика авылы»н төзи һəм аны үстерү өчен туктамыйча эшли. Шул уңайдан 2018 елның 1 августында мәртәбәле Leelavati 2018 бүләге Али Несингə бирелде.

Али Несин //eba.gov.tr

Leelavati премиясе яхшы тəртип белəн математикада социаль хəбəрдарлыкны күтəрү өчен өлеш керткəн математикларга 2010 нчы елдан бирле дүрт елга бер IMU (Халыкара математика берлеге) тарафыннан бирелə. Əлеге бүләк үзенең исемен XII гасырда һинд математигы Bhãskara тарафыннан язылган һəм арифметика белəн алгебрага багышланган «Lilavati» исемле математика китабыннан алган.

Али Несин 1956 елда Төркиядə Истанбул шəһəрендə туа. Аның әтисе – атаклы төрек драматургы һәм язучысы Азиз Несин, аның нәселе исә кырым татарларына барып тоташа. Али 1981 елда Париж VII университетын тəмамлый һəм соңыннан магистр дəрəҗəсен ала.

Йель университетында мантыйк һəм алгебра өлкəсендə докторантуда укыган вакытта Калифорния университетында да лекциялəр укый.

1989-1995 елларда Нотр Дам университетында Калифорния университеты Ирвин капусында башта доцентлык, аннары профессорлык гыйльми дəрəҗəлəре белəн лекциялəр укый.

Əтисе Азиз Несин 1995 елда вафат булгач Төркиягə кире кайта һəм Несин фондында җитəкче булып эшли башлый.

Али Несин турында тулырак (инглиз телендə): ​http://www.alinesin.org/

Таңсылу Алтай әзерләде

Рубрика: МәкаләТеглар: leelavati бүләге, галимнәр, математика, математиклар, төркия, шәхесләр



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.