1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 татар яугире җәзалап үтерелә. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил , Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. «Идел-Урал» легионында хезмәт иткән бу әсирләр «Алманиягә хыянәт иткән өчен» хөкем ителә. Сүз нинди хыянәт турында бара? Алар нинди легионда катнашкан? Әйдәгез, белгәннәребезне яңартып алыйк.
Җәлилчеләрме, Кормашчылармы?
Плетцензееда җәзалап үтерелгән «хыянәтче» әсирләрнең җитәкчесен гадәттә Муса Җәлил дип әйтәләр. Моның сәбәбе, күрәсең, Җәлилнең, «Моабит дәфтәрләре» һәм, гомумән, әсирлектә язылган искиткеч кыю шигырьләр авторы буларак, зур дан казануындадыр. Алман документларында исә татар яшерен оешмасының җитәкчесе итеп Гайнан Кормашев күрсәтелә. Өченче рейх Икенче рейхмәхкәмәсенең 1944 елның 12 февралендә Дрезденда чыгарылган 36/44 санлы карарында да аларны Kurmaschew und 10 andere — Кормашев һәм бүтән унысы дип атаганнар. Күрәсең, төркемнең җитәкчесе Кормашев булганга, 12 сәгать 06 минутта беренче булып аның башы киселә.
Шагыйрьләр, төзүчеләр, бухгалтерлар һәм 20 яшьлек директор
«Идел-Урал» легионы эчендә эшләгән яшерен татар оешмасында — Кормашчылар/Җәлилчеләр төркемендә төрле һөнәр вәкилләре катнаша. Муса Җәлил сугышка киткәнче үк шагыйрь буларак таныла, Язучылар берлегенең беренче җаваплы сәркатибе була.
Абдулла Алиш балалар язучысы буларак билгеле.
Гариф Шабаев исә финанс хезмәткәре (хисапчы) була, ә әсирлектә ул «Идел-Урал» газетасында хәреф җыючы булып эшли.
Әхмәт Симаев шулай ук язучы һәм журналист буларак билгеле. Сугышка алынгач, аңа радист-десантник булырга туры килә. Әсирлектә «Идел-Урал» комитетыныңрадиостудиясендә тәрҗемәчелек итә.
28 яшендә һәлак ителгән Абдулла Баттал, абыйсы — атаклы шагыйрь һәм очучы Салих Батталдан үрнәк алып, хәрби хезмәт турында хыялланган. 1937 елда аны армиягә алалар, Казан Кирмәнендә хезмәт иткәч, «Татар-башкорт хәрби мәктәбе» исемле кече командир курсларына җибәрәләр. Ләкин, ни кызганыч, ул аягын җәрәхәтли. Авылга кайткач, клуб мөдире булып эшли һәм шул вакытта сугышка алына.
Зиннәт Хәсәнов совет сәүдә техникумын тәмамлый һәм товаровед вазифасында хезмәт куя. Кызыл Армиядә кече командир курсларын тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсендә рота белән идарә итә. Яшерен оешмада элемтәче буларак катнаша.
Галләнур Бохараев (әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри) Дәүләт банкының Миякә районы бүлегендә бухгалтер булып эшли.
Әхәт Атнашев, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән кыю сугышчы, шулай ук бухгалтер була.
Фоат Булатов Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын (хәзерге КДАТУ — КГАСУ) тәмамлый һәм төзүче-инженер булып эшли.
Фоат Сәйфелмөлеков Таҗикстанның сәүдә халык комиссариатында хезмәт куя.
Төркемнең рәсми җитәкчесе Гайнан Кормашев исә Мари Иленең Бәрәңге районында укытучы булып эшли. Ул математика һәм география укыта. Туганнарына«кулак» дигән гаепләү тагылгач, ул Актүбәгә күчеп китә. Монда аны, 20 яшьлек татар егетен, мәктәп директоры итеп билгелиләр.
Күрүебезчә, Бөек Ватан сугышы тарихында кабатланмас эз калдырган бу шәхесләр төрледән-төрле һөнәр ияләре булып хезмәт куйганнар.
Легион ни өчен төзелә
«Идел-Урал» легионы төзелү максатлары рейх җитәкчелегенең татар-башкорт әсирләрен советлар белән көрәшү өчен кулланырга хыяллануы белән бәйле.Әйтергә кирәк, мондый легионнар һәм башка гаскәри берләшмәләр төрле милләтләр өчен төзелә. Әйтик, рус корпусы, Рус азатлык гаскәре һәм казак дивизияләре, корпуслары була. Советлар берлегендә «тоткынлыкта яткан» милләтләр өчен әзери, әрмән, грузин, латыш, Төркестан һәм Төньяк Кавказ легионнары корыла. Һитлер, күрәсең, татар-башкорт халыкларына бик нык ышанган. Аның фикеренчә, алар чыннан да җаны-тәне белән большевик хакимиятен күрә алмый, шуңа күрә, мөмкинлек туу белән, кулына корал алып, Советларга каршы көрәшергә әзер. Нәкъ менә шуның өчен «Идел-Урал» легионы әгъзаларына иреклекләр бирелә дә инде. Ныклы гаскәр төзергә һәм русларга каршы сугышырга кирәк була легионга. Чынлыкта бу гаскәри берләшмә алманнарга файда китерми, киресенчә, зыян гына сала. Кормашчылар төркеме әгъзалары тарафыннан «котыртылган» татар-башкорт солдатлары, мөмкинлек туу белән, советлар ягына күчә, алган коралларын нацистларга каршы куллана.
Легион әгъзалары ничек яши
Легион — гаскәри берләшмә булгач, аның әгъзалары казармаларда яшәгән. Анда тәртип һәм чисталык була. Солдатларны әйбәтләп ашаталар, эчертәләр, киендерәләр. Алар барыбер әсир дип саналсалар да, шәһәргә чыгып йөргәннәр. Легионда муллалар хезмәт иткән, шуңа күрә биш вакыт намаз мәҗбүри рәвештәдиярлек укылган. «Идел-Урал» исемле әлләни сыйфатлы булмаган газета чыккан.
Легион татарга файда китерә алыр идеме
Бүген бу турыда төрле фикерләр яши. Һитлер кайчандыр ярым шаяру белән «Мин татарларның ханы булачакмын» дип әйтсә дә, татар-башкортларга, башка Россия халыкларына аерым дәүләтчелек төзергә вәгъдә бирми. Кем белә, бәлки, бу легионнар чынлап торып сугышса, Рейх җиңгән дә булыр иде. Әмма«Идел-Урал штаты» да, башка нинди дә булса дәүләт яки милли төбәк төзелмәс иде — монысы бәхәссез. Һитлерчыларга бары корал гына кирәк булган, алар милләт мәнфәгатьләренә, башка империячеләр кебек үк, төкереп кенә караганнар.
«Гыйлем» берләшмәсе материалы
фотолар ирекле чыганаклардан.