Сәнгать тарихчысы Мартин Кемп Мона Лизаның барлыкка килүе һәм Леонардо рәсем сәнгатенең фәнни нигезләре һәм аның геологиягә керткән өлеше хакында
Леонардо да Винчи – күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә.
Леонардо сәләтенең үзенчәлекләре
Леонардо да Винчи Ренессанс сәнгатенең фәнни нигезләрен (перспектива, яктылык, пропорцияләр, анатомия һ.б) өйрәнә һәм әлеге белемнәрен табигатьне тикшерүнең һәрбер юнәлешендә диярлек куллана. Ул сәнгатьне табигатьнең төзелеш принципларын аңлау өчен нигезләнгән визуаль белем формасы буларак кабул иткән. Үзенең барлык башлангычларында да ул табигатьтәге барлык процессларны тәртипкә сала торган математика кагыйдәләренең (математика, статистика, динамика) асылын табарга тырышкан. Чөнки бу кагыйдәләр безгә сәнгатьтә, фәндә һәм яңа технологияләрдә табигатьне ни рәвешле янәдән булдырырга тиешлекне билгелиләр. Һәрбер техник җайланманы табигатьтән алынган күчермәсе, әмма турыдан-туры охшатып ясалмаган яңа «җисем» буларак кабул итәргә мөмкин. Леонардоның барлык уйлап тапканнары табигатьнең төзелешен фәнни яктан аңлауга тырышуга нигезләнгән була. Элекке заманнарда әлеге юнәлештә беркем дә эшләмәгән.
Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, Ренессанс чорының күп кенә рәссамнары инженер булып эшләгәннәр. Әйтик, Филиппо Брунеллески, Флоренциядә урнашкан кафедраль Санта Мария де Фьоре соборының мигъмары, зәркәнче булырга укыган, әмма инженер һәм беренчеләрдән булып перспектива ачучысы буларак дан казанган.
Билгеле, Леонардоның механизмнар төзүгә дә омтылышы булган, ул Брунеллески машиналары турында яхшы белгән. Флоренция артистлары да кеше тәненең төзелешен өйрәнгәннәр, ләкин Леонардо үзенең элгәрләреннән алгарак китә: ул төрле өлкәгә караган фәннәрне үзлегеннән өйрәнгән. Аеруча эмпирик тикшерүләр табигатьне кеше игътибарының үзәгенә куйган Урта гасыр һәм мөселман натурфилософия аспектларын өйрәнгән. Бу Алла тарафыннан барлыкка китерелгән камиллеккә төшенүнең иң яхшы юлы булган. Шуңа күрә тормышының азагында, 1519 елда, Франциско I королендә хезмәттә булганда, Леонардоны рәссам түгел, ә фикер иясе буларак ихтирам иткәннәр.
Рәссамның инкыйлаби ачышлары
Леонардоны безнең заманга булган йогынтысына карап бәяләү бик үк уңышлы түгел. Без аны башка чорларга (үз чорына һәм соңрак) булган йогынтысына һәм аның фикерләре үзенчәлегенә карап түгел, ә безнең өчен гомумән шәхес буларак әһәмиятенә карап бәяләргә тиешбез. Әгәр дә аның технология өлкәсендәге белемнәре турында әйтсәк, ул гражданнар һәм хәрби инженериянең гаять зур мөмкинлекләрен колачлый. Алар үз эченә автоматлаштыруның катлаулы дәрәҗәләрен алган була. Әмма гаять зур машиналарның төзелешләре махсус фантастик булганнар һәм кәгазьдә бары тик «визуаль мактанчыклык» формасында гына яшәгәннәр.
Безнең чорга барлык язмалар да килеп җитмәгән. 1500 елда Венециядә елгаларны көйләүче шлюзлар турында таныклаучы факт яши, моңа Леонардоның да катнашы бар. Мөгаен моңа охшаш әйберләр тагын бардыр, ләкин алар язылмаган. Ә рычаг кебек җайланма, мөгаен, аңа хәтле үк уйлап чыгарылган булгадыр. Леонардо тормышка ашырган җайланмалар ул – театр өчен кыйммәтле булган, мәсәлән, ачыла торган таулар кебек, зур механизмнар.
Леонардоның инженерия өлкәсенә керткән иң мөһим өлеше – аның беренчеләрдән булып механик җайланмаларның математика законнарына яраклаштырып проектлашкан булырга тиеш дип әйтә башлавында. Ул шулай ук беренчеләрдән булып башка җайланмаларда да кулланыла ала торган аерым компонентларны, «машина элементларын» барлыкка китерә. Әгәр дә без сәнгатькә, Леонардо теләгәнчә, уйлап тапкан әйбергә караган кебек карасак, кабатлап үтәргә кирәк, ул сәнгатьтә визуаль белемнәрнең ахыргы формасын күргән. Ул шулай ук эскизлар ясау өчен «баш мие штурмы» методын уйлап таба. Әлеге метод композициянең динамик характерын тудыруга китергән.
Ул нарратив барлыкка китерелү формасын үзгәрткән. Бу аеруча Мадоннаны ясау ысулларында чагылыш таба: персонажларның бер-берсе белән аралашуы, яктылык, күләгә һәм төсләр куллану шулай ук хәрәкәтне сурәтләү. Ул вакытта Микеланджело белән Рафаэль, ә соңрак Рубенс, Пуссен һәм башкалар да бу ачыштан зур тәэсир астында калалар
Яңарыш чорындагы сәнгать һәм фән
Рәссам һәм галим эшчәнлеге ул чорда тиңдәш булган диярлек: табигатьнең барлык күзгә күренеп торган эффектларын үтә таләпчән ысуллар белән өйрәнү, әйберләрнең нәкъ менә шундый булуларының, ни өчен шул рәвешле, ә башкача эшләмәүләренең сәбәбен табарга кирәк була (мөмкин һәм кирәк булган очракларда төрле экспериментларга мөрәҗәгать итеп). Бу алым сәнгатькә һәм фәнгә карата да кулланылган. Табигатьне күзәтү вакытында үзләштерелгән кагыйдәләр, аларның модельләр рәвешендә барлыкка килә алу мөмкинлеге белән исбатланганнар. Мәсәлән да Винчи йөрәк клапаннарында кан йөреше процессын төгәл аңлауга ирешә һәм бу әлеге процессның физик моделен төзү мөмкинлеген тудыра. Шулай ук, ул күзнең ничек эшләвен күрсәтү өчен аның пыяла моделен дә төзергә планлаштырган. Әгәр ул күз төзелешен һәм оптиканың тышкы дөньяда ни рәвешле эшләвен аңлаган икән, димәк, Леонардо «икенчел натура» кебек сурәтләр ясар хәлдә дә була.
Бу – натурализм табигатьнең фотосурәте булуын гына түгел, ә аны үзгәртеп кору һәм эшләү принципларын күрсәтү икәнен дә аңлата.
Сокландыргыч «Мона Лиза»
«Мона Лиза»га кагылышлы хәзерге заман карашларының күбесе дөреслектән ерак торалар. Алар кешеләрнең картинаның чыганагы үзенә бертөрле булу теләген ныгытып торалар. Шуның өчен бу картина турында миф һәм легендалар җитәрлек. Бу чыннан да күренекле сурәт, тик аның барлыкка килүе алай ук үзенчәлеккә ия түгел. Картина аксөяк нәселле Флоренция ханымы – Франческо дель Джокондо, ефәк сатучы, сәүдәгәр һәм эшмәкәр хатынының – портреты буларак ясалган. Соңрак ул Леонардоның оптика, күз күреме, психология, кешеләр арасындагы аралашу, анатомия, геология, су һәм материалларның үзлекләре турында барлык белемнәрен туплаган «универсаль картина»сына әверелә. Ул үзләренең стереотипик картиналарында сөйгәннәренең күзләрен һәм елмаюларын һәрвакыт сизелер-сизелмәс итеп сурәтләгән итальян поэтларыннан өстен чыгарга теләгән. Әлеге картина өстендә ул гомере буе эш алып барган. Бу хезмәтенә ул үзеннән бик күп өлеш керткән, шулай да ул формаларны шул хәтле сизелер-сизелмәс итеп калдыруга ирешә ала. Һәм бу сурәтне караган һәркем үзенең фантазиясен сынап карарга мөмкин. Бу картинаның барлык серләрен белү өчен чыннан да бик зур китап кирәк булыр иде.
Леонардоның геологиягә керткән өлеше
Леонардо иң зур йогынты ясаган өлкәсе ул – геология. Кеше организмының төзелеше белән чагыштырып ул «җир тәне» «су тамырларыннан» туклана һәм аның үзенә күрә тормышы бар дип санаган. Ул ташка әйләнгән җир катламнарын тикшереп, җир өслегенең гаять зур өлешләре озак вакыт аралыгында су астында торган дигән фикергә килгән. Ләкин туфан калкуының (Библиядәге су басулар) берничә көне моның өчен җавап бирә алмый. Леонардо җир кабыгының ни рәвешле ишелеп, тигезсез һәм сулы урыннарда яңадан гаять зур шуышулар белән күтәрелүен гаҗәеп сизгерлек белән сурәтләгән. Аның фикеренчә Тоскананың зур өлеше су астында булган һәм кайчан да булса Урта диңгез зур елгага әйләнергә мөмкин. Моннан тыш ул Ай Җиргә охшаган, анда да үзенең океаннары бар дигән фикердә булган. «Лестер кодексы»нда язылган әлеге фикерләр XVII, XVIII, XIX гасырларда Җирнең борынгы тарихы турындагы фикерләрне ныгытып торганнар. Хәзерге вакытта «Лестер кодексы»ның хуҗасы Билл Гейтс. Кодекс берничә тапкыр күчереп алынып, Леонардоның башка кулъязмаларыннан аермалы буларак, киң таралган була.
Рәссамның мирасы турында мифлар
Леонардоның һәрбер иҗат өлкәсендәге эшчәнлегенә караган, күп кенә яшь галимнәр тарафыннан эшләнгән искиткеч хезмәтләр, аеруча аның фән һәм инженерия өлкәсендәге эшчәнлеге турында күп мәгълүмат бар. Оригинал кулъязмалар – Миланның Амброзий китапханәсендә сакланучы «Атлантик кодекс» һәм Британия китапханәсендәге «Арунделла кодекс»лары, безгә хәзерге көндә дә бик күпне сөйли алалар. Моннан тыш, Леонардоның соңгы кулъязмаларын тикшерүгә караган күп кенә мәсьәләләрне әле дә чишәргә кирәк. Шуның белән беррәттән, Дэн Браунның «Да Винчи коды» тарафыннан тудырылган шау-шуга бәйле, “Леонардо дип хисләнгән” кешеләр аның рәсем сәнгатендә һәм картиналарында серле кодлар һәм хатлар табарга омтылалар. Алар «Мона Лиза»да яшерелгән хайваннар, килмешәкләр, мистик саннар һәм фарсы юлламалары турында башка сыймаслык теорияләр уйлап чыгаралар. Браун «популяр» һәм «реаль» Леонардо арасында үзенә күрә бер упкын тудыра. Һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Леонардо белән бәйле күп кенә канәгатьсезлекләр дә була: аның шул хәтле күп идеяләре булып та, тормышка ашырылган хезмәтләре бик аз. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: ул дөньяда һәркемгә мәгълүм «Мона Лиза» һәм «Яшерен мәҗлес» картиналарын, һәм шулай ук данлыклы «Витрувиан кешесе» рәсемен иҗат иткән.
Мартин Кемп
Emeritus Research Professor in the History of Art at Oxford University
Serious Science сәхифәсеннән. Тәрҗемәче Сиренә Миндубаева