Аның язмышын ике вакыйга үзгәрткән: әтисенең математика китаплары белән танышу һәм төрек кызына гашыйк булу. Төркиянең үз улына әверелгән япон математигы Масатоши Гүндүз Икеда турында укыгыз.
Гаилә драмасы математикны үстерә
Масатоши Гүндүз Икеда 1926 елның 25 нче февраль көнендә Токио шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе Жунзо Икеда бер иминият оешмасында статистика бүлеге башлыгы, әнисе Яеко Икеда исә укытучы булып эшләгән. Масатоши Икеданың ике апасы һәм үзеннән 16 яшь зуррак бер абыйсы булган. Икеда гаиләсе элек бай яшәгән. Ләкин Масатошинең абыйсы 24 яшендә вафат булгач, әтисе бик каты борчуга бата һәм эчкечегә әйләнә. 4 яки 5 ел дәвамында баш миенә кан саву сәбәпле бүтән эшли алмый. Болай булгач, гаилә финанс проблемалары белән яши башлый.
Масатоши бала чагында үз үзе белән вакыт үткәрергә яраткан. Бик күп китап укый торган, хәтта вакытының 99 процентын өйдә китап уку белән үткәргән. Ул бер интервьюсында шуларны сөйли:
«Әтием статистика буенча эшләгән кеше булгач, аның математика китаплары да бар иде. 12-13 яшьләр тирәсендә, ягъни урта мәктәпкә йөргәндә, әтиемнең математика китапларын укый башлаган идем. Әлбәттә аларны роман укыган шикелле укый алмый идем, ләкин бераз уйлап аңлый ала идем. Беркем дә миңа “Әйдә шуны укы, моны өйрән” дип әйтмәде. Мин үзлегемнән өйрәнә башладым…»
Икеда мәктәптә укыганда укытучыларыннан да математикадан өстәмә мәсьәләләр сорап, аларны чишү белән шөгыльләнә башлый. Бер үк вакытта математика китаплары һәм популяр фәнни журналлар да сатып алып укый. Шушы журналларның берсендә француз математигы Галуа¹ турында сүз барган. Масатоши аның тормыш юлы һәм Галуа теориясе² белән шөгыльләнә башлый. Хәтта шул теория һәм алгебрага артык игътибар бирүе аркасында инглиз теле сынауларында нәтиҗәләре түбәнрәк була башлый. «Әтием бер вакыт өстәлемә шундый бер язу китереп куйган: “Углым, син бары тик математика китаплары гына укыйсың, бераз инглиз теле дәресенә дә әзерлән”», – ди Масатоши. Аның математика белән танышуы менә шулай булган.
Масатоши университетка кергәндә Икенче бөтендөнья сугышы дәвам итә. Сугыш елларында фән һәм технология өлкәсендә эшләүчеләрне, тикшеренүләр алып барган галим һәм студентларны армиягә алмаганнар. Масатоши дә шуның аркасында сугышта катнашмый. «Әлеге сәясәт Япониянең технология өлкәсендә эшләгән кешеләрен югалтмавына зур өлеш кертте», – ди ул.
Масатоши Икеда 1948 нче елда Осака университетының математика бүлеген тәмамлый һәм «Rigaku-Shi» (Bachelor of Science, фән бакалавры) дәрәҗәсе ала. Аннан соң шул ук университетта магистратурага керә. 1953 нче елда «On Absolutely Segregated Algebras» исемләнгән эшен яклап, шуның белән бергә алты мәкаләсен тапшырып, Осака университетында «Rigaku Hakushi» (Doctor of Philosophy, фәлсәфә докторы) дәрәҗәсе ала.
«Син төрек булачаксың һәм төрек исеме алачаксың»
1954 нче елда Нагоя университетының математика бүлегендә алгебраик системалар теориясе (cohomology theory of associative algebras) өлкәсендә тикшеренүләр ясый. Бер елдан соң Токиода алгебраик саннар теориясе буенча бер симпозиумда катнаша һәм тикшеренүләренең юнәлешен үзгәртә. Ул әлеге теория буенча тикшеренүләр алып барырга карар бирә һәм 1957 – 1959 нчы елларда Гамбург университетында саннар теориясе өлкәсендә, Хельмут Хáссенең³ тикшеренү төркемендә эшли.
Шушы елларда Икеда, киләчәктә бергә гаилә корачагы Әмәл Ардор белән Гамбургта таныша. Әмәл ханым — төрек кызы, биохимик. 1960 нчы елда алар Төркиягә баралар. Әмәл ханымның гаиләсе өйләнүләренә баштарак риза булмый. «Әлбәттә, алар хаклы иде. Япониядән килгән ниндидер бер егет кызларына өйләнергә тели…» Масатошигә «Син төрек булачаксың һәм төрек исеме алачаксың», – диләр. Ул моның белән килешә. 1964 нче елда Масатоши Төркия ватандашлыгын ала һәм Әмәл ханым белән өйләнешеп, мәхкәмә карары белән үз исеме янына Гүндүз исемен өсти. Хәзер инде ул, Масатоши Гүндүз Икеда.
«Мин Гамбургта Әмәл ханым белән бергә Төркиягә китәчәгемне сөйләгәч, Хассе, “Төркия математика өлкәсендә бер авыл сыман ул, барма анда” дип әйткән иде. Аннары фикеремнең үзгәрмәячәген аңлагач, миңа үзенең Истанбулда яшәгән элеккеге укучысы Джахит Арф⁴ янына барырга кушты», – дип аңлата Гүндүз Икеда.
«ЛӘКИН БЕР СУГЫШНЫ ДА ГЕНЕРАЛЛАР БЕЛӘН ГЕНӘ ҖИҢЕП БУЛМЫЙ»
1965 нче елда, Төркия Җөмһүриятенең университетлар кануны буенча, Гүндүз Икеда доцентлык имтиханын биреп Әгәй университеты фән факультетының математика бүлегендә доцент буларак эшли башлый. 1966 нчы елда Гамбург университеты аны үзенә чакыра вә Гүндүз Икеда шунда Галуа алгебрасы дәресен укыта. 1967 нче елда исә Төркиягә кайтып Әгә университетында профессор була. Шул ук елда Джахит Арф, Урта Көнчыгыш Техник университетына (Middle East Technical University-METU) күчә. Шушы университетны математика өлкәсендә ныгытыр өчен Гүндүз Икеданы анда чакыра һәм Икеда 1969-1976 елларда Урта Көнчыгыш Техник университетында эшли. 1970-1973 елларда да Анкара шәһәрендә ТҮБИТАКның5 рәисе булып хезмәт куя. 1979 нчы елда Алгебра һәм Саннар теориясе өлкәсенә өлеш керткән өчен ТҮБИТАК белем премиясен ала.
Гүндүз Икеда математикларны менә шулай билгели:
«Математиклар ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдә конкрет проблемалар буенча методлар табып, шулар белән проблема чишәргә тырышкан математиклар бар. Аларны бер армиядәге гаскәрләр кебек күз алдына китерә алабыз. Ә икенче төркемдә тагын да мөһим эшләр башкарган, теория үстергән генераллар бар. Мин беренче төркемдә урын алам. Ләкин бер сугышны да генераллар белән генә җиңеп булмый, әйеме?»
Икеда Ярмук университетында (1986), Обервольфах математика тикшеренүләре институтында (1988) һәм Принстон тикшеренүләр институтында (1976) чакырылган профессор (visiting professor) буларак эшли. Соңгы елларында да Фәза Гүрсәй институтында (1997-2003) эшли.
2003 елның 9 нчы февраль көнне Истанбулда вафат була. Гүндүз Икеда дөньяда, хосусый буларак Төркиядә математика өлкәсенә зур өлеш керткән галим. Минемчә, Төркиядәге математиклар ана рәхмәт бурычлы. Гүндүз Икеданың ике улы бар: Синан Икеда белән Илхан Икеда. Илхан Икеда да әтисе кебек математик галиме. Ул хәзер Богазичи университетында (Boğaziçi University-BOUN) профессор булып дәресләр укыта.
Таңсылу Алтай мәкаләсе
Искәрмәләр
¹ Эвариста Галуа: 1811-1832 елларда яшәгән француз математик. Галуа теориясенә нигез салучы.
² https://www.math3ma.com/blog/what-is-galois-theory-anyway
³ Хельмут Хáссе: 1898-1979 елларда яшәгән алман математик. Алгебраик саннар теориясе (Algebraic Number Theory) буенча тикшеренүләр ясаган.
⁴ Джахит Арф: 1910-1997 елларда яшәгән, “Arf Rings”, “Arf Invariants” һәм “Arf Closure” атамаларын математика өлкәсенә керткән төрек математигы. “Төркиянең Эйнштейны” дип йөртәләр.
5 ТҮБИТАК (TÜBİTAK): Төркиядә фән һәм технология өлкәсендә тикшеренүләр алып барган оешма.
Чыганаклар
Gökhan TOK, “Uzakdoğulu Bir Türk Matematikçisi Gündüz İkeda”, Bilim ve Teknik, Sayı: 347, Ekim 1996, s.74-79
Mehpare BİLHAN, “Gündüz İkeda”, Matematik Dünyası, Sayı: 2003-l, s.38-41
http://www-history.mcs.st-and.ac.uk/Biographies/Ikeda.html