Фәлсәфә һәрдаим мәңгелек диеп әйтә ала торган сорауларга җавап эзләү белән мәшгуль: Ходай һәм дин, җан һәм матдә, җаваплылык хисе һәм вөҗдан иреге. Соңгы ике гасыр эчендә исә фәлсәфәчеләрнең алдында яңа бурычлар барлыкка килде. Хәзерге заман фәлсәфәчеләре нәрсә белән кызыксына һәм бүгенге көндә нинди сорауларны яңа классик мәсьәләләр дип әйтеп була?
1. Mind-body problem
Аң һәм баш мие бер-берсе белән ничек бәйләнгән? Бүгенге көндә нейрофәннәр шундый бөек дәрәҗәләргә ирештеләр ки, аң белән бәйле бик күп фәлсәфи мәсьәләләр нейтробиология фәне сорауларына күчеп бара. Бәлки тиздән без баш миендәге нинди процесслар безнең аңыбызга, аның эшләү сәләтенә тәэсир итүен, шулай ук аңның билгеле бер халәтендә баш миендә нәрсәләр эшләнгәнлеген өйрәнә алырбыз.
Әлеге проблеманың бирелеше ике категориягә бүленүгә кармастан, күпчелек фәлсәфәчеләр аңда барган билгеле бер процесс баш миендә чагылуын, ә баш миендәге процесслар аңга тәэсир итүен аңлаткач кына аңны төшенү мәсьәләсендә прогресска ирешүебезне искәртәләр.
Кеше диңгез турында хыялланганда, үзенең суга сикерүен, аннан волейбол уйнавын күз алдына китергәндә, аның баш миендә аерым бер процесс башкарыла һәм әлеге образлар билгеле бер тәртиптә нейрон төркемнәре белән теркәлеп кала. Шул ук вакытта кеше йоклаган чакта аның баш миенә электростимулятор ярдәмендә берәр төрле йогынты ясасак, әлеге йогынты аң эшендә дә чагылачак. Ләкин барлык фәлсәфәчеләр дә бу фикер белән килешми, шуңа күрә бүгенге көнгәчә бер фәлсәфәче икенче фәлсәфәчене редукционизм (артык гадиләштерү) һәм сциентизмда (артык фәнниләштерү) гаепләп язган мәкаләләр чыгып тора.
Авторлар: Дҗон Серл, Хилари Патнем, Дэниэл Деннет.
2. Зиһенгә алу процессы
Зиһенгә алу, яки үзләштерү (восприятие) процессы бездә ничек башкарыла? Тышкы дөнья хакында без ничек мәгълүмат алабыз? Хисләргә таянган зиһенгә алу процессы галлюцинация һәм иллюзия кебек тайпылышлар булган очракта, безне ничек чынбарлыкка турыдан-туры күчерә ала? Безнең тирә-юнь турында белгән барлык белемебез матди дөньяны нәкъ без үз күзләребез белән күргән килеш булу ышанычыннан гына тора. Без агач күрсәк, аның бездән тыш яшәвенә ышанабыз, шуңа күрә агачны нәкъ без күргән җирдә урнашкан диеп саныйбыз.
Бу хакта теоретиклар уйланган барлык сорауларны икегә бүлеп феноменологик һәм эпистемологик дип карарга мөмкин.
Феноменологлар бездә үзләштерү процессы барышында барлыкка килгән кабул итү процессын тасвирларга тырышалар. Әйтик, сез көрән төстәге атны, аның басып торуын күрдегез ди. Әлеге вакытты сезнең аңда нинди процесслар бара? Галимнәрдән аермалы буларак, фәлсәфәчеләрне шул процесс барышында нейроннарның халәте, кешенең баш миендә тышкы дөнья турындагы мәгълүматларның берникадәр үзгәрүе һәм кешенең чынлыкта ат, ә тулырак әйткәндә көрән төстәге ат күрүе түгел, ә “зиһенгә алу” сүзенең мәгънәсе, бу сүзне тасвирлау ысуллары һәм аны фундаменталь рәвештә аңның башка халәтләреннән нәрсә белән аерылып торуы кызыксындыра.
Эпистемология (белем турындагы теория) күзлегеннән чыгып, зиһенгә алу процессын тикшерүче фәлсәфәчеләр исә аңга алуны дөнья турында өйрәнгәндә беренчел чыганак буларак тикшерә. Бүгенге көн теоретиклары алдында зиһенгә алу процессын ике төрнең дә тасвирламаларына туры китереп һәм шул ук вакытта зиһенгә алу хакында соңгы фәнни ачышларны да күздә тотып, тасвирлау мәсьәләсе тора.
Авторлар: Susanna Siegel Martin
3. Тел фәлсәфәсе
Готлиб Фрегедан башлап тел фәлсәфәсе өлкәсендә ирешкән нәтиҗәләр күп булуга карамастан, бүгенге көндә дә әлеге мәсьәлә бик күп сораулар тудыра.
Галимнәр телнең килеп чыгышын һәм, гомумән, кешедә тел булу сәбәпләрен ачыклауны дәвам итәләр. Мәсәлән, Джон Серл кешенең билгеле бер тел структурасын кулланганда алган файдасын, телнең нинди функцияләр башкара алуын һәм кеше тарафыннан ничек кулланылганлыгын өйрәнү аркылы, тел барлыкка килсен өчен борынгы кешеләрдә нинди “тел-туганчы” когнитив мөмкинлекләр булганлыгын ачыклау мөмкинлеге турында әйтә. Фреге үк искәртеп киткән тагын бер мөһим мәсьәлә – сүзнең мәгънәгә ия булуы, әлеге мәгънәнең барлыкка килүе һәм безнең сүз семантикасын аңлый алуыбыз. Моннан аралашу фәлсәфәсе белән кисешкән сораулар калкып чыга. Бер кеше сөйли (ничек ул сөйләгән нәрсә мәгънәгә ия булырга мөмкин соң?), икенче кеше беренчесе сөйләгәнне аңлый (һәрбер сүз контекстка бәйле рәвештә төрле семантик төсмергә ия булган килеш, метафора турында әйтәсе дә юк, кешеләр бер-берсен ничек аңлый ала соң?), һәм әлеге кешеләр арасында коммуникация барлыкка килә (кешеләргә, гомумән, бер-берсе белән аралашу нигә кирәк?)
Яңа яңгыраш шулай ук тел һәм уйлау эшчәнлегенең бәйләнеше турында сораулар тудыра. Сепир һәм Уорф кебек галимнәрдән соң әлеге мәсьәлә аз галимнәрне кызыксындыра башлый, әмма 2000 нче елларда Лера Бородицкая хезмәтләрендә лингвистик чагылыш теориясе яңадан үзенә игътибарны җәлеп итә. Лера Бородицкая тел һәм мәдәниятның безнең уйлау эшчәнлегебезгә тәэсир итү фикерен яклап чыга.
Авторлар: Ноам Хоски, Стивен Пинкер, J.L. Austin, P.F. Strawson.
4. Нәрсә ул аң?
Бүгенге көндә аң фәлсәфәсе фәлсәфә өлкәсенең төп тикшеренү юнәлеше булып тора. 2000 нче еллардагы бәхәсләрдә аңның киңәю мәсьәләсе иң мөһим сорау булып карала. Фикер алышулар аңның һәм тышкы дөньяның чикләрен билгеләү өстендә алып барыла. Фикерләр күп төрле. Бер төр галимнәр аң тән тәмамлангач башлана дип исәпли. Сүзләр килеп чыгышы хакындагы экстреналистик теория сүзләрнең безнең баштан тыш барлыкка килүен һәм безнең сүзләрне тышкы дөнья аша өйрәнүебезне раслый. Әлеге теория басымы астында кайбер галимнәр аңыбызның “мин” киртәләре белән чикләнмичә тышкы дөньяда да дәвам итүен искәртәләр. Бу теориядән чыгып аңыбызның тирә-юньгә киңәю фикере белән килешеп була, аерып әйткәндә, Дэвид Чалмерс һәм Энди Кларк кебек галимнәр бу фикер белән килешәләр. Аларның бу темага кагылышлы мәкаләсе көчле шау-шу күтәрде һәм әлеге тезисларны кире кагучы җаваплар барлыкка килүенә сәбәп булды.
Авторлар: Дэвид Чалмерс, Энди Кларк
5. Демократия
Сәяси фәлсәфәнең бүгенге көндә төп соравы ул – демократия. Әле күптән түгел бөтен кешелек дөньясы демократия турында сөйләгәндә, аның бөтен дәүләтләр эчендә булдырылуын бары тик вакыт мәсьәләсе генә диюләре еш очрый торган хәл иде. Әмма бүген сәяси фәлсәфәчеләр бу төр сөйләшүләр белән генә чикләнмиләр. Дини тенденцияләрнең көч алуы яисә киләчәктә Якын Көнчгышта ислам дәүләтләренең урнашу мөмкинчелеге генә моңа сәбәп булып тормый, бу шулай ук АКШ һәм Аурупа берлегендә ачык күзәтелгән демократик кризис белән дә бәйле.
Шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән демократик җәмгыятьләрнең эшләү мәсләкләрен, чын демократик принципларның һәм чын демократиянең нинди булырга тиешлеген, бу идарә формасының дөрес булу-булмавын яңача өйрәнәләр.
Теоретик бәхәсләрнең үзәгендә репрезентатив демократияне чикләү, либерал демократия һәм хокук тигезсезлеге һ.б. бәйләнешләр хакындагы сораулар тора.
Әлеге өлкәдә иң күп кызыксындыру уяткан эшләрнең берсе Дэвид Эстлудның Democratic Authority китабы. Бу китапта ул күзәтү ясау яки яшәп килгән теорияләрне тәнкыйтьләү белән генә чикләнми, шулай ук үзенең эпистологик процедурализм теориясен тәкъдим итә. Эстлунд билгеле бер сәяси карарны канунлы дип тану һәм билгеле бер хакимиятне кабул итү әлеге карарның дөрес яки дөрес булмавы белән генә бәйләү дөрес түгел дип саный. Легитимацияләү демократик эш-хәрәкәтләрнең белем теориясе өчен әһәмияте аркасында барлыкка килә. Башкалардан күбрәк белгән очракта да аерым бер кешенең башкалар өчен карар бирүе дөрес түгел. Карар законлы булсын өчен аны кабул итү процессының бөтен демократик процедуралар аша үткәрелүе мөһим.
Авторлар: Алекс де Токвиль, Фрэнк Анкерсмит, Дэвид Эстлунд.
Артем Темиров мәкаләсе
Галия Мөхитова тәрҗемәсе
Чыганак: Theory&Practice