Борынгы кытай философиясе моннан 3 мең еллар элегрәк төрле дини карашлар белән үрелгән рәвештә барлыкка килә. Ләкин табигать фәннәренең үсә баруы борынгы кытайлар фәлсәфәсен, акрынлап булса да, дини тәгълиматлардан арындыра килә.
Мәгълүм ки, Шан династиясе чорында ук кытай фәлсәфәсендә «яктылык» һәм «караңгылык» дип аталган башланышлар килеп чыга. Алар предметларның һәм процессларның эчке каршылыклы сыйфатлары рәвешендә каралалар. Предметлар, күренешләрнең үзгәрешендә ул сыйфатларның роле күрсәтелә.
Борынгы кытайларның каршылыклар һәм хәрәкәт принциплары хакындагы тәгълиматлары «Үзгәрешләр турындагы китап»та урын ала. Аның тексты безнең эрага кадәр XII— VI гасырларда иҗат ителә. Бу хезмәттә борынгы кытайларның мифологик фикерләүдән фәлсәфи фикерләүгә күчү процессы чагыла. Анда яктылык белән караңгылык арасындагы каршы-ыклар тагын да гомумиләштерәлә төшкән «Ян» һәм «Инь» арасындагы каршылыклар белән алмаштырыла.
Бу тәгълимат буенча, «Ян» яктылык, ирләр башланышы булып карала. Ул активрак һәм бөтен нәрсә, шул исәптән, күк (галәм) белән идарә итә. «Инь» — караңгылык, хатын-кызлар башланышы. Ул сүлпәнрәк, аның идарә ителә торган предметы — Җир. «Ян» белән «Инь» бер-берсеннән аерылгысыз, алар — диалектик бәйләнештә.
«Ян» белән «Инь»ның үзара мөнәсәбәте — дао (юл). Ул — дөньядагы барлык әйберләрнең хәрәкәт итү юлы. Болай фикерләү, гомумән, дөрес юнәлешне чагылдырса да, ул әле барыбер беркатлы (наив) диалектикадан аерылмаган булып кала.
Безнең эрага кадәр 1 нче меңъеллыкта борынгы кытайларда 5 стихия, яки 5 әүвәл элементтурында тәгълимат («Тарих китабы») барлыкка килә. Алар: ут, су, агач, металл һәм җир. Бу, әлбәттә, материалистик фәлсәфәнең чагылышы була. Шушы карашны аеруча Цзоу Янь (б.э.к. III гасыр) куәтли. Ул 5 әүвәл элементның үзара бәйләнешен таный. Бу 5 элемент, бер-берсен алмаштырып, 5 циклдан торган әйләнешне тәшкил итә.
Кытайда ул чор галимнәре табигать фәлсәфәсеннән читләшебрәк иҗат итәләр. Үзәк проблема булып Жэнь (кешелеклелек) тора. Борынгы кытай философиясенең иң югары ноктасы — Конфуций(б.э.к. 551—479) тәгълиматы. Аның төп һәм иң зур әһәмияткә ия булган хезмәте «Лунь юй» («Әңгәмәләр һәм фикерләр») дип аталган. Бу хезмәттә Конфуцийның әңгәмәләрдә бәян иткән фикерләре китерелә. Алар бөек галимнең шәкертләре тарафыннан төзелгән.
Материаль дөнья Конфуцийны да әллә ни кызыксындырмаган кебек. Һәрхәлдә, Җир белән Күк йөзе аның тарафыннан кешегә булган бәйләнештә генә каралалар. Табигатькә карата булган шушындый мөнәсәбәт галимнең мантыйгына каршы килми, чөнки аның тәгълиматы өчен кеше — фәлсәфә фәненең төп предметы. Бу Конфуций фәлсәфәсенең антропология юнәлешендәге гыйлем икәнлеген күрсәтә. Чыннан да, Борынгы Кытайдагы бөек галимнең барлык эзләнүләре һәм философия фәнендәге казанышлары нәкъ шушы юнәлешкә туры килә.
Үзеңә теләмәгән нәрсәне кешегә дә теләмә.
(Конфуций )
Конфуцийның шушы тарафтагы эзләнүләре, аларны иҗатының үзәгенә куюы һич очраклы түгел. Бөек галим яшәгән чор Кытайда кешеләрнең әхлакый яктан бозылу, гомумән кытай җәмгыятенең таркала башлау тенденцияләре белән характерлана. Шунлыктан Конфуций үзенең төп игътибарын идеаль кеше тәрбияләү проблемаларына юнәлдерә. Конфуций бу проблемаларны хәл итү юлында дини гыйбадәтләргә зур урын билгели. Аның фикеренчә, әхлакый гыйбарәләрне үтәмәү кешеләр башына төшкән күп кенә бәлаләрнең сәбәбе булып тора. Конфуцийның бу мәсьәләдәге кайбер гыйбарәләре дөнья күләмендәге әхлак кануннары рәтенә кереп калган. Мәсәлән, «Үзеңә теләмәгән нәрсәне кешегә дә теләмә». Бу, әлбәттә, абстракт нәрсә, һәр очракта да тигез аклана торган принцип түгел. Ләкин ул Конфуций идеологиясенең төп принципларының берсе булып санала.
Конфуцийның бу юнәлештәге фикерләре Кытай җәмгыятенең барлык якларына да йогынты ясый. Аңлашыла ки, алар кытай халкының милли философиясендә дә зур урын биләп тора. Конфуций, философиядән гайре, сәяси белемнәр, тел һәм әдәбият фәннәрен дә укыта. Шушы шартларда Конфуций шәхесе билгеле бер культка әверелә. 1503 елда ул Һиндстанның дини институтлары тарафыннан изге дип табыла.
Дао («Ян» белән «Инь» мөнәсәбәте юлы) Кытай җәмгыятенең хәзерге торышында да зур урын алып тора. Ул хәзерге кытай мәдәниятенең үзәк принципларыннан берсе булып санала.
Казбек Гыйззәтов, философия фәннәре докторы, профессор.
Библиографик мәгълүмат:
Гыйззәтов К.Т. Философия: 2 кит. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорт. өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 37-39 Б.
иллюстрация:taichireflections.wordpress.com, veskitai.ru