«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
УРБАНИЗМ (URBANISM)
Эш билгеләмәсе
Хәзерге заман шәһәрләре һәм шәһәр киңлекләрендәге тормышның аера торган билгесе һәм аның тирә-яктагы территорияләргә һәм авыл җирлекләренә йогынтысы.
Төшенчәнең килеп чыгышы
Шәһәрләр — кешеләрнең зур тораклыклары, еш кына алар якын-тирә районнар һәм кечерәк яшәү урыннары өчен хакимият үзәкләре дә булып тора. Шәһәрләр бик борынгы заманнардан ук билгеле булсалар да, шәһәр һәм шәһәрләрдә яшәүнең характерлы үзенчәлеге бар яки бу, гомумән, яшәүнең үзенчәлекле формасы дигән социологик тезис XIX гасыр ахырында гына языла. Ул вакытта урбанлашу шәһәр халкы саны һәм тыгызлыгының бик тиз үсүенә китерә, моны күпләр цивилизациянең яңа стадиясе башлану дип кабул итәләр. Фердинанд Тённис белән Георг Зиммель тикшеренүләрендә үз чорларындагы шәһәрләрне элеккеге типтагы тораклыклар белән чагыштырганнар һәм индивидларның яңа мохиттә исән калу өчен яңа физик һәм социаль стратегияләр уйлап табуларын күрсәткәннәр [Tonnies, 2001; Simmel, 2005]. Шәһәрне өйрәнү 1920-1930 елларда Чикаго мәктәбенең хезмәтләрендә үсеп җитә. Роберт Парк, Эрнст Бёрджесс, Луис Вирт һәм аларның коллегалары, Чикаго мәктәбенә хас булган «шәһәр экологиясе» алымын кулланып, яңа дисциплинага — шәһәр тикшеренүләренә (urban studies) — нигез салалар. Бу өлкәдә соңрак язылган хезмәтләр шәһәр тормышын формалаштыра торган һәм шул ук вакытта бу тормыш тарафыннан формалаштырыла да торган социаль хәрәкәтләрнең һәм глобальләшү процессларының роленә игътибар итә.
Мәгънә һәм аңлатма
Шәһәр тикшеренүләренең башында Фердинанд Тённис торган. 1880-елларда ул элек бергәлек (Gemeinschaft) эчендә тыгыз һәм дәвамлы булган традицион элемтәләр урынына җәмгыять (Gesellschaft) эчендәге ирекле һәм вакытлы, үтеп китүчән мөнәсәбәтләр килде дип яза. Тённис моны котылгысыз хәл дип карый, әмма шул ук вакытта мондый үзгәрешләр барышында, индивидуальлек эгоистрак һәм инструментальрәк була барган саен, бик әһәмиятле бер нәрсә югала дип бәяләгән. Шәһәр тикшеренүләренең тагын бер «атасы» Георг Зиммель шәһәр тормышы тәҗрибәсен һәм аның сыйфат аспектларын тасвирларга тырышкан, кешеләрнең шәһәр тормышын ничек җиңүләренә төп игътибарын юнәлткән. Зиммель фикеренчә, моның өчен туеп бетү механизмы, ягъни үзенчәлекле менталь юнәлеш — «без моны күрдек инде» — ярдәмгә килә, аның аша шәһәр тормышының хисләрне ярлыландыра торган йогынтысы киметелә һәм хәтта юк ителә. Мондый яраклашу механизмнарыннан башка шәһәр мохитендә яшәп булмас иде.
Луис Вирт шәһәр тәҗрибәсен өйрәнә торган барлык алымнарны бер билгеле гыйбарә белән ныгыта: «Урбанизм ул — яшәү рәвеше» [Wirth, 1938]. Хәзерге урбанизмның килеп чыгуы кеше тереклегенең яңа формасы хасил булуын аңлата. Шәһәрдә яшәүчеләр арасындагы бәйләнеш-контактларның күпчелеге җитез, өзек-өзек, билгеле бер максатларга ирешүгә юнәлтелгән һәм мөстәкыйль кыйммәткә ия түгел. Билет сатып алу, машинага ягулык тутыру, банкта саклык хисаплары турында сөйләшеп утыру — болар барысы да Вирт икенчел контактлар дип атый торган әйбергә хас буган көндәлек мөнәсәбәтләр. Аларның гаиләдә яки бергәлекләрдәге беренчел контактлардан аермасы шунда ки, монда кешеләр «үземлек»ләренең тәэсир итешүне уңышлы тәмамлар өчен җитәрлек өлеше белән генә катнашалар. Бу кыска вакытлы тәэсир итешүләр башка максатлар өчен корал гына. Әлбәттә, икенчел контактлар шактый әһәмияткә ия, ләкин Вирт фикеренчә, урбанизм аларның социаль мөнәсәбәтләрнең өстенлекле тибы булуын ук таләп итә. Нәтиҗәдә, социаль элемтәләр (җәмгыятьнең тулаемлыгын тәэмин итүче җилем) зәгыйфьләнә.
Чикаго мәктәбе шәһәр тикшеренүләрен социология кысаларына керерлек төп кораллар тупланмасы белән тәэмин иткән. Аның вәкилләре шәһәр экологиясе дип аталган алымны үстергәннәр. Моның кысаларында шәһәрләрнең эчке яктан социаль бүленү (дифференциациягә ия булу — тәрҗ.) процессы анализланган. Роберт Парк әйтүенчә, шәһәр — ул бөек сайлап алу механизмы. Биоэкологиядән алынган төшенчәләр (тереклек өчен көрәш, инвазия һәм сукцессия) ярдәмендә шәһәрләрнең үзәктәш боҗралар сыман үсүен күрсәтү мөмкин була. Бизнес шәһәр үзәгенә тартыла, шунда ук бөлгенлеккә төшә бара торган шәхси йортлар да урнаша. Икенче боҗра — күптән барлыкка килгән иске районнар, алар артында исә шәһәр яны бистәләре урнаша, анда чагыштырмача бай социаль төркемнәр яши (өченче боҗра). Экологиядә сыман ук, инвазия һәм сукцессия процесслары үзәктәш боҗраларның чикләре аша даими хәрәкәтне тудыра. Шәһәрләр шул рәвешле үзләренә хас булган динамика һәм мобильлекне саклыйлар.
Шәһәр тикшеренүләрендәге соңрак килеп чыккан юнәлешләр бизнесның башка урыннарга күчүе, инвесторларның җир һәм милек сатып алуы, хөкүмәтнең һәм җирле хакимиятнең эшсезлек белән көрәшүе һәм яшел зоналарны сакларга омтылышы аркасында шәһәр тирәлеге киңлегенең һәрвакыт яңадан корылуын (реструктуризациясен — тәрҗ.) ачыклады. Шәһәр киңлегенең яңадан корылуы — даими процесс, чөнки шәхси ширкәтләр конкуренциядә өстенлек эзләп һәрдаим күченәләр, ә хәзер бу процесс глобаль дәрәҗәгә җитте. Моның нәтиҗәсендә шәһәрнең бер районы бөлгенлеккә төшә, ә икенчесе тиз арада күтәрелә. Шулай ук бу урбанизм формасының бизнес-мохит белән бергә үзгәрүен дә аңлата: соңгы вакытта сәнәгый оешмаларга алмашка офис биналары килә, элеккеге индустриаль объектлар шәхси йортларга әверелә.
Тәнкыйди искәрмәләр
«Урбанизм» төшенчәсенең проблемасы шунда ки, аны хәзер шәһәр тормышын гомуми рәвештә тасвирлау өчен кулланалар, гәрчә ул АКШ белән Аурупада гына үткәрелгән иске тикшеренүләр нигезендә формалаштырылган булса да. Көнбатышның Лондон, Нью-Йорк һәм Париж сыман бай шәһәрләре үсеп килүче илләрнең Найроби, Мумбай яки Дакка шәһәрләренә охшашмыни инде? Халык тыгызлыгының югарылыгыннан башка, аермалар коточкыч зур булып тоела. Мәсәлән, үсеп килүче илләрдәге күп кенә шәһәрләрнең үзәк районнарын уратып алган хәерче, вакытлы корылмалардан торган ярлы мәхәлләләрнең үсешкә ирешкән илләрдә тиңдәшләре юк. Бер шәһәр эчендә генә дә шәһәр шартлары төрле, димәк, Зиммель белән Вирт төзегән сурәт үзәктәге бизнес-районнарга һәм төп сәүдә кварталларына карата гына кулланыла ала.
Күп кенә шәһәр тикшеренүләрендә күзәтелә торган урбанизмны тискәре төсмерләр белән сыйфатлау күренешенә карата да сораулар бар. Шәһәр халкының күпчелеге шәһәрнең шәхси үзенчәлекләрдән азат булуын иреккә чыгу дип кабул итеп, бу хөрлектән тулысынча файдалана да ала бит. Бу очракта урбанизмны, индивидуальлекне изгән тыгыз бәйләнешле берләшмәләр белән чагыштырганда, бер адым алга атлау дип аңларга була. «Сайлап алынган бергәлекләр»нең, ягъни дуслар яки фикердәшләр берләшмәләренең формалашуы да урбанизм — чамадан тыш индивидуализмга илтә торган феномен дигән концепцияне кире кага. Һерберт Ганс искәртүенчә, шәһәр сыман тораклыклар Америка шәһәрләрендә иммигрант төркемнәренең гадәти яшәү формасы булган [Gans, 1962]. Ул урбанизмның бергәлек-мәхәллә тормышын җимерү генә түгел, шундый ук тормышны кора да алуын күрсәткән. Гомумән, экологик алым аңлы рәвештә шәһәрне проектлаштыру һәм планлаштыруның әһәмиятен бәяләп бетерми. Югыйсә, проектлаштыру һәм планлаштыру экологик перспективадан өйрәнелгән проблемнарны чишәргә булыша.
Актуальлегенең саклануы
Урбанизм тарихи яктан уникаль, халык куе урнашкан шәһәр тирәлекләренең үзенчәлекле характерына игътибарыбызны юнәлтә. Зиммельнең шәһәрләрдәге рухи тормышка карата алымы, бәлки, импрессионистик рухтадыр, әмма ул шәһәрдә яшәүнең ни икәнен барыбер чамалый. Зиммель шәһәрнең әһәмиятле социологик һәм киңлек феномены булуын күрсәтте. Чикаго мәктәбе экологик алымны керткәннән соң шәһәр тикшеренүләре бер урында тормады. Мануэль Кастельс белән Альберто Мелуччи үткәргән шәһәр социаль хәрәкәтләре һәм аларның шәһәр тормышын формалаштыруга йогынтысына багышланган ике тикшеренү эше дә, Дэвид Һарвиның шәһәр ландшафты һәм урбанистик формаларының үзгәрешләрен география ягыннан өйрәнүе дә бу проблеманы яңача аңларга ярдәм итте [Castells, 1983; Melucci, 1989; Harvey, 2006].
Хәзер урбанизм аның беренче теоретиклары уйлаганнан күпкә күптөрлерәк була ала, ә дөньякүләм шәһәрләрнең барлыкка килүе исә тышкы көчләрне һәм глобальләшү басымын да исәпкә алырга кирәклеген күрсәтә. Соңгы елларда шәһәр төзелешен планлаштыруга тотрыклы үсеш идеяләре дә йогынты ясады. Мәсәлән, Дуглас Фарр язуынча, АКШ (һәм калган үсеш алган илләр дә) ялгыш юлдан бара һәм аңа, кешелек бергәлекләрен әйләнә-тирә табигать тирәлегенә туры китерү өчен, шәһәр төзелешен тулысынча реформаларга кирәк [Farr, 2008]. Моның өчен саклык мәсләген кабул итәргә кирәк. Аның нигезендә, девелоперлар төзелеш башланганчы ук проектларының әйләнә-тирә мохит өчен имин булуын күрсәтергә тиешләр. Фарр үзенең китабында экологик проектлаштыруның киләчәктә шәһәр тормышының йөзен һәм тәҗрибәсен ничек үзгәртә алуына мисалларны һәм аерым очракларны күпләп тикшерә.
Шарон Зукинның «Шәрә шәһәр» дигән хезмәтендә шәһәр тәҗрибәсенә кызыклы караш белән таныша алабыз [Zukin, 2010]. Бу 1980-елларда АКШта шәһәрләрне яңартуга вакыйгасына шәхси сәяхәт. Әлеге чорда, беренчедән, тузган торак һәм хәтта аерым районнар яңадан төзелә, икенчедән, шәһәрләрнең асыл йөзе югала. Зукин язуынча, Нью-Йорктта шәхси капиталларның агылуы шопинг һәм куркынычсызлыкка чамадан тыш игътибар бирүгә китергән. Ул ярлы, ярым җимерек районнарны, җинаятьчелекнең югары дәрәҗәсен һәм наркотиклар сатуны сагынып утырырга чакырмый, әмма аның фикеренчә, 1980-елларда шәһәрләрне бертөрлерәк итеп яңадан төзү тискәре күренешләр белән бергә, күптөрлелек, иҗадилык, шәһәрләрнең динамизмын да юкка чыгарган. Зукинның алымы шәхсиятлы, әмма ул ностальгиядән котылып, хәзерге шәһәр планлаштыручылары хәл итәргә тиешле бурычларны аңларга ярдәм итә.
Әдәбият
Abrahamson M. Urban Sociology: A Global Introduction. New York: Cambridge University Press, 2014.
Castels M. The City and the Grass Roots: A Cross-Cultural Theory of Urban Social Movements. London: Edward Arnold, 1983.
Farr D. Sustainable Urbanism: Urban Design with Nature. New York: John Wiley, 2008.
Gans H.J. The Urban Villagers: Group and Class in the Life of Italian-Americans. 2nd ed. New York: Free Press, 1962.
Harvey D. Spaces of Global Capitalism: Towards a Theory of Uneven Geographical Development. London: Verso, 2006.
Melucci A. Nomads of the Present: Social Movements and Individual Needs in Contemporary Society. London: Hutchinson Radius, 1980.
Simmel G. The Metropolis and Mental Life // Lin J., Mele C. (eds). The Urban Sociology Reader. London: Routhledge, 2005 [1903]. P. 23-31.
Tönnies F. Community and Society [Gemeinschaft und Gesellschaft]. Cambridge; New York: Cambridge University Press, 2001 [1887].
Wirth L. Urbanism as a Way of Life // American Journal of Sociology. 1938. Vol 44. No. 1. P. 1-23.
Zukin S. Naked City: The Death and Life of Authentic Urban Places. Oxford: New York: Oxford University Press, 2010.
Лорд Энтони Гидденс — социолог, Берләшкән Патшалыкның Лордлар пулаты әгъзасы, Лондон Икътисад мәктәбенең мактаулы профессоры
Чыганак: Urbanism // Giddens A., Sutton P.W. Essential Concepts in Sociology. Second edition (Polity Press, 2017)